Карактан кала, уттан калмый, дибез. Җил-давыл купса, күңелдән: «Йә, Аллаһ, бәла-казалардан, ут-күздән Үзең сакла», - дип сорыйбыз. Бер-беребезгә терәтеп салган йорт, каралты-кураларыбыз кадерле. Ут сайлап тормый бит: баймы син, хәерчеме, динлеме, динсезме - барысын да «кыра».
Тик менә бу арада чиркәү яндыручылар моның турында уйладылармы икән? Чистай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнарында яндырылган Аллаһ йортларына кайсы динсезләрнең куллары күтәрелде икән?
Без авылда гомер буе керәшеннәр белән дус-тату яшибез. Мәчетебез булса да, чиркәү юк. Шуңа алар күрше авылга йөриләр. Балаларыбыз Пасха бәйрәмендә христиан дусларына кунакка барсалар, алар, җыйнаулашып, безгә Гает коймагы ашарга киләләр. Соңгы юлга озату да бердәм алып барыла. Кайгыда да, шатлыкта да шулай аралашып гомер итә идек. Идек дип ялгышам, бу хәзер дә шулай, Аллага шөкер. Тик соңгы вакыттагы хәлләр - чиркәүләргә ут төртүләр арага кара мәче кертмәс дип кем әйтә ала?! Минемчә, моның бөтен сәясәте дә шуңа юнәлтелгән.
Ләкин еллар буе ныгытылган дуслыкны болай җиңел генә боза алмаслар. Әнә бит, яңалыклардан янган чиркәүләрне яңарту эшендә мөселманнар да үз көч-тырышлыкларын куялар, диделәр. Шулай булуы хәерле дә: мөселман халкына карата булган төп шикләр, бәлки, таралып юкка чыгар...
Ут төртүчеләрнең имансыз, динсез кешеләр икәнлеге көн кебек ачык. Сакаллымы ул, сакалсызмы - боларны мөселманнар дип атап булмый. Аңлы, динле кеше моны һичшиксез аңлар, иншаллаһ! Кеше нинди генә диндә булса да, тыныч, тату яшәүгә ни җитә бит!..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар