Шәһри Казан

Аракы дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр

Аракы белән торган кеше судан үләр - бу дәхи бер мәкальдер - ягъни гомере буена күп аракы эчкән кеше ахырында сары су авыруы зәхмәте белән вафат булыр дигән сүз. Шуны белмәк кирәктер, эчемлек кулланучыларның яртысы гакылдан шашып үләдер. Хәтта яшь вакытта эчемлекне күп эчеп пәйда булган сырхаулар, бара торгач көчәеп,...

Реклама

Аракы белән торган кеше судан үләр - бу дәхи бер мәкальдер - ягъни гомере буена күп аракы эчкән кеше ахырында сары су авыруы зәхмәте белән вафат булыр дигән сүз. Шуны белмәк кирәктер, эчемлек кулланучыларның яртысы гакылдан шашып үләдер. Хәтта яшь вакытта эчемлекне күп эчеп пәйда булган сырхаулар, бара торгач көчәеп, вакытыннан алда әҗәлгә сәбәп буладыр. Чынлыкта кеше аны үзе белми, фәлән авыру белән үлде дип, икенче бер авыруны күрсәтә. Чынлыкта авыруы яшь вакытта эчкәннән хасыйл булган авыру була. Тәҗрибәдән беленәдер ки, эчкән кешенең башы авырудан күп чыкмыйдыр, вә эчкән кеше гомеренең ахырына күп барып җитмидер, яшь заманында ук үлеп китәдер.
Эчемлек шикелле адәмне һәлакәткә китерүче нәрсә вә эчемлек шикелле сиздермичә куәтле нәрсә итә торган һичбер агу юк. Адәмдә холкы һәм табигате ягыннан ни яхшы нәрсә булса, эчемлек һәммәсен юкка чыгарадыр. Эчемлекнең кайсы гына төрен алсаң да, һәммәсе адәмгә зарарлыдыр вә агудыр: йөземнән эшләнгән булсын, икмәктән эшләнгән булсын, һәммәсендә спирт бардыр. Аның зарарлы матдәсе шулдыр - аның зарары ашаган-эчкән тәгамнән хасыйл булачак канны тәнгә җибәрми һәм сеңдерми.
Эчемлектән хасыйл булган авыруны туксан табиб дәва кыйлсалар да мөмкин булмыйдыр. Мәгәр эчемлекне бөтенләй ташларга кирәк. Эчемлектән ашказаны бозылып, ашаганы батмас буладыр. Табибларның бераз аракы һәм башка эчемлекләр адәмгә файдалы дигән ялган ышанулары адәмнең бозылуына һәм исереклекнең күбәюенә бер бик олуг сәбәптер ки, күп адәмнәр үзләренең наданлыкларына таянып, аракыны дәва урынына кулланалар, хәтта кайбер табиблар икенче тарафтан аракының адәм тәненә зарарын искә алмыйча, аш алдыннан берәрне җибәрүне хуп күрәләр. Һай-һай, мондый кадерле дәваны уймак шикелле бер кечкенә генә чынаяктан башлап, адәм стаканга ирешә.
Әмма бу аракы вә эчемлек эчүнең сәбәпләре бик күптер ки, кайгы булса - эчә, шатлык булса - эчә, кыш көне туңса, җылыныр өчен эчә, яки берәр авыру өчен төрле үлән яки бер тамыр белән төнәтеп эчә. Ах Алла, бу нинди гаҗәеп дәва, имеш, төрле хәлләрдә файдасы бар, имеш.
Аракы ашказанына төшсә, агу кебек тәэсир итәдер. Ашказаныннан бөтен тәнгә тарала. Тәндә канның гадәти йөрешен боза һәм тәнгә һичбер файда бирмичә, ашказанына кайта. Канның вә тамырларның гамәле бозылып, ничә көннәр яңадан төзәлергә кирәк булачак.
Эчемлек, шиксез, кешедәге биш төрле тойгыны зәгыйфьләндерә. Бер вакытка гына кайгыны оныттыра. Аннан соң бер кайгыны ике итеп кайтара вә аппетитны бетерә, эчкән кеше аны аппетитны ача дип ялгыш уйлый. Вә суыкны сизмәс итә, авыртканны сизмәс итә, әмма бу бер ялган фикер генә; куәтне арттыруы да, әгъзаны тергезүе дә ялган.
Эчемлек белән агуланган кеше куркучан вә хафаланучан, юкны уйлаучан була, юк-барга ачуланучан була, һәм, бара торгач, чынлап авыруга сабышып китә. Туктаусыз эчүнең ахыры үлемдер.
Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермидер, бәлки бөтен нәселен үтерә, чөнки адәм бер чәркә аракы эчсә, тәнендә һичбер тамчы кан калмас, һәммәсендә аракы булыр. Орлыкта да аракы була. Бәс, аннан туган балалар да тиз арада үләләр яки газапланып берничә заман тереклек кылалар. Әлбәттә, исеректән исерек туа. Бер ахмак балага бер хәким карап торды да әйтте: «Сине атаң исерек чагында тудырган икән», - диде...
(Текст кыскартып бирелде.)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: