16+

Авыл МУЛЛАСЫ

Бу язма алданрак язылырга тиеш иде, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу күптән булды. Ә мин бик тиздән Г.Камал сәхнәсендә куелачак «Мулла» әсәренең (Туфан Миңнуллин) премьерасын көттем. Тормыштагы мулла белән сәхнәдәгесендә уртаклык күренмәсме, дип тә ымсындым. Бер премьераны да бу тикле көтмәгәнмендер, әсәрне дә кабат укып чыктым. Көткән тауда киек юк,...

Авыл МУЛЛАСЫ

Бу язма алданрак язылырга тиеш иде, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу күптән булды. Ә мин бик тиздән Г.Камал сәхнәсендә куелачак «Мулла» әсәренең (Туфан Миңнуллин) премьерасын көттем. Тормыштагы мулла белән сәхнәдәгесендә уртаклык күренмәсме, дип тә ымсындым. Бер премьераны да бу тикле көтмәгәнмендер, әсәрне дә кабат укып чыктым. Көткән тауда киек юк,...

Һәр гамәлең күз алдында
Шәһәр җирлегендә имам хатип үз мәхәлләсенең мәчетенә кереп вәгазь укый да, аның ишеген ябып чыккач, халык арасына кереп югала. Ул башкалар арасында гап-гади кеше. Ә авыл мулласына таләпләр бөтенләй башка. Син үзең, гаиләң, бөтен тормышың, һәр гамәлең халык күз алдында. Балаларың да үрнәк, тәртипле булсын, хатының сыерын да саусын, мең төрле хуҗалык эшен башкарып, биш вакыт намазын да калдырмасын, уразасын да тотсын. Башкача булса, ничек итеп кешеләрне әдәпкә, дингә өндисең?! Авылда яшик, дип тә әйтәм икән, иң беренче чиратта үземнең балаларым да авылда яшиләр, татарча сөйләшәләр. Бер улыбыз башка чыкты, кечесе белән, бабаларыбыздан калган күркәм гадәтне саклап, дүрт буын бергә яшибез. Кайбер авыл җитәкчеләре, үз авылларында булмаса, һич югы читтән укыган, яшь мулла кайтартуда ярдәм итүне сорыйлар. Хезмәт хакын түләп торганда да андый кешене эзләп табуы авыр. Моның сәбәпләрен әйтеп киттем инде. Шуңа күрә, авылларда мулла куйганда, белеме булмаса да, холкы уңай булган кешеләрне сайларга тырышабыз.
«Кыш бабай - бер, син ике киләсең»
Кайчакта читтән килгән кешеләр авыл мәчетләренә килүчеләрне саныйлар да, сездә мәчеттә фәлән хәтле генә кеше йөри икән, дип нәтиҗә ясарга ашыгалар. Бу очракта авылдагы кеше саны белән чагыштырып карарга кирәк. Миллионнан артык халык яши торган Казандагы мәчетләргә мәхәлләдәге ничә процент халык килә икән дә авыл мәчетендә күпме була икән?!. Һәр атнада җомга көн авылның берәр урамын сайлап алам. Йорттан йортка кереп, өлкәннәрнең хәлен беләм, яшьләр белән сөйләшәм, мәчеткә килергә өндим.
Өлкәннәр дибез дә, кызганыч, иң динсез халык бүгенге көндәге өлкәннәребез түгелме икән әле?! Атеистлар итеп тәрбияләнгән буын... Сабый чактан күңелгә салынган онытылмый. Шуңа күрә балалар белән еш очрашырга тырышабыз. Бакчага йөрүче бер бала: «Кыш бабай - елга бер, син ике киләсең!» - дигән иде. Елга ике тапкыр балалар бакчасына бүләкләр алып керәм. Авылның яшь егетләре һәм кызлары, яшь гаиләләр белән елына өч тапкыр очрашабыз. Үзем кайчандыр исем кушкан сабыйларга инде никах укыйм, яулык бәйләгән уналты кызыбыз гаилә корды. Укыта башлавыма сентябрьдә 25 ел булды. Яшьләр белән эшләү нәтиҗәлерәк дип уйлыйм, аларның әле холкын үзгәртеп була.
Урамдагы исерек тә башкаларга сабак бирә
Кемдер намаз укый икән, аны бер гөнаһсыз бәндә дип әйтеп булмый. Намазны ул иң беренче чиратта үзе өчен укый. Бу дөньяда тормышым көйле генә, ахирәткә дә бәлешнең бер өлешен аласы иде, дип уйлый ул. Беләсезме, урамда яткан исереккә дә, бу кешелектән чыккан, дип, кул селтәргә ярамый. Әлеге очракта ул башкаларга сабак бирә. «Аракы эчсәгез, менә минем шикелле булырсыз»,- дип, хәмер эчүнең нәтиҗәсен үз мисалында күрсәтә. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә, ул иртәгә тәүбәгә килеп намазга басса, мин аның бөтен гөнаһларын кичерермен, дигән.
Авылны кайгыртучылар шәһәрдә яши
Аңлашылмаган әйберләр күп инде ул. Мәсәлән, бүген күп балалы гаиләләргә бушка җир бирә башладылар. Авыл җирендә өй салырга җир беркайчан да акчага бирелмәде. Шәһәрдәгеләргә җир кирәк икән, авыл җирлегендә өченче баласын алып кайтучыларга бер миллион сум акча бирсеннәр, алар шул акчага йорт җиткерерләр. Бала тугач бирелә торган акчаны әйт инде син! Бирсеннәр иде аны икенче бала алып кайтучыларга - өч яшькәчә аена биш мең, өченчесе туса, аена уң мең сум итеп. Акча ул бала үстергәндә, эшләмичә өйдә утырганда кирәк. Яшь вакытта киенәсе дә, каядыр кунакка да барасы килә, бала үстерү дә чыгымнарсыз гына түгел. Гап-гади кеше белгән, аңлаган мәсьәләләр югыйсә, ә аны гел катлауландыралар. Яшь гаиләләр төпләнеп калса, күпләп балалар алып кайтсалар, авылларыбыз да бетмәс иде. Авылда яшәү шартлары начар түгел. Балалар тәрбияләү дә уңайлырак, җанга да рәхәт: ишекне ачып чыгуга, җиргә басабыз... Ә авылда эшләргә эш юк дию - бөтенләй ялгыш фикер. Инде 56 ел бу авылда яшим, бер генә көн дә эшсез торганым юк. Чәчәкләр үстерергә, гөмбә җыярга яратам, болары - җанга әйтеп бетергесез бер дәва. Авыллар бетүнең сәбәпләрен дистә елларга кире барып эзләргә кирәк. Тулы бер буын авыл җирлегендә тормыш итүне түбән бер эш итеп карап тәрбияләнде: «Начар укысаң, авылда калырсың!» - дип куркыталар иде безне бала чакта. Мин исә авылда начар укыганнан түгел, аны яратканга яшим.
* * *
Балтач районындагы Бөрбаш авылының бүгенге тормыш-яшәеше белән танышканнан соң, Җәлил хәзрәткә, Сез авылда яшәп кенә калмыйсыз, аны яшәтәсез дә, дип әйтергә ашыктык. Юллар, күперләр, хоккей мәйданчыгы, тирә-күрше районнарда тиңе булмаган өр-яңа мәктәп - боларның барысында да Җәлил хәзрәтнең дә өлеше, тынгысызлыгы, кайгыртучанлыгы бар!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading