16+

Беребезнең дә гөнаһлы буласы килми

Соңгы вакытта дин өлкәсендәге, мөфтият тирәсендәге вакыйгалар бер татар мөселман кешесен дә битараф калдырмагандыр. Моңа кадәр бу өлкәгә кереп, андагы вакыйгаларны дөрес яктыртучы журналистлар булмады, бик ачы теллеләре дә бу өлкәне читләтеп үтте, моны гөнаһ дип санады. Менә хәзер генә шул өлкәне тәнкыйтьләп чыгыш ясау динчеләр арасында зур ризасызлык тудырды,...

Беребезнең дә гөнаһлы буласы килми

Соңгы вакытта дин өлкәсендәге, мөфтият тирәсендәге вакыйгалар бер татар мөселман кешесен дә битараф калдырмагандыр. Моңа кадәр бу өлкәгә кереп, андагы вакыйгаларны дөрес яктыртучы журналистлар булмады, бик ачы теллеләре дә бу өлкәне читләтеп үтте, моны гөнаһ дип санады. Менә хәзер генә шул өлкәне тәнкыйтьләп чыгыш ясау динчеләр арасында зур ризасызлык тудырды,...

Мин үзем дә бу мәкаләне язарга бик авырлык һәм саклык белән алындым, беребезнең дә гөнаһлы буласы килми, болай да гөнаһыбыз җитәрлек. Ләкин безгә үрнәк булырга тиешле дин әһелләребезнең гөнаһлы гамәлләр эшләве, Аллаһтан курыкмавы мине кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Мин террорчылык гамәлләренә кагылмыйм, бу тикшерү органнары эше. Моннан байтак еллар элек Җәлил хәзрәт киңәше белән дин тарихын өйрәнүгә алынган идем. Авыл тарихларына багышланган китапларымны язганда бу өлкәдә тагын да күп эзләндем, Казан, Санкт-Петербург, Киров шәһәрләре архивларында эшләдем, Мәскәү, Уфа архивлары белән элемтәгә кердем. Шуңа үз төбәгебездәге мәчетләр, мәдрәсәләр, муллалар турында шактый материаллар, мәгълүматлар җыйналды, алар музейда тупланды. Кыскача әйткәндә, бу теманы күтәрерлек чамам бар.
Дин тотуга, ислам диненә тулы юл ачылуга чирек гасыр вакыт үтте. Баштагы елларда ислам дине таралуда шактый уңышларга ирешелде: бик күп мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр ачылды, дингә тартылучылар күбәйде. Мин шул елларда мәктәп директоры идем, без әхлак-дин дәресләре укыта башлаган идек. Дәрестән тыш, факультатив дәресләр дә үткәрдек, балалар намаз укырга өйрәнделәр, хәтта әти-әниләрен дә өйрәтеп, дин юлына кереп китәргә ярдәм итүчеләр булды. Татарстанда төзелгән мөфтият тә беренче чиратта бездә дин үсешенә, ислам дине таралуга хезмәт итәргә тиеш иде кебек, ә нәрсә килеп чыкты. Узган гасырның 90 нчы еллары белән бүгенге хәлебезне чагыштырып карыйк, дөресен курыкмыйча әйтсәк - ярык тагарак алдында калдык. Мин мәктәп җитәкчесе һәм музей директоры булып эшләгәч, республикабызның бар төбәкләрендә дә танышларым бар, без фикер алышабыз, мәчетләребез хәле турында борчылып сөйләшәбез. Чөнки авыл мәчетләренең күпчелегендә җомга намазы гына укыла, авылы зурлыгына карап 5-6, 10-15 карт йөри, яшьләр йөрми диярлек. Ул мәчеткә кемнәр йөри, мәчетләрне кем җылыта, кем яктырта, кем карый, имам булып кем тора, хезмәт хакы аламы, ислам дине үсештәме - менә беренче чиратта мөфтият кызыксынырга, шөгыльләнергә тиешле эшләр. Бу темага язучыга ташланган мөхтәсибләрне дә әлеге аяныч хәлләр кызыксындырырга тиеш иде, үз хезмәт хаклары гына түгел. Күпчелек авыл мәчетләрендә пенсиягә чыкканнан соң намазга кириллицада язылганнарны укып өйрәнгән муллалар имамлык итә, белемле яшь муллалар бик аз. Безнең бит мөфти сайланырга тиешле корылтайның төп делегатлары да шулар, җәмәгатьчелек ул эштән читләтелгән, югыйсә мәчетне салдыручылар да, бүгенге көндә аны эшләтүчеләр дә муллалар түгел. Мөфти сайлауда җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашырга тиеш дип саныйм, дин тармагы ябык, яшерен оешма түгел. Җәмәгатьчелектән башка мәчет яши алмый, дин үсә алмый.
Рус дәүләте Казан ханлыгын басып алганнан соң бөтен көчен куеп халыкларны чукындыру, руслаштыру сәясәте алып бара, мәчетләр җимертелә, яңаларын төзүгә каршылыклар тудырыла. Казанда христиан диненең югары уку йорты «Духовная академия»се була, сүз уңаенда анда махсус «Исламга каршы фәннәр кафедрасы» булуын, аның мөдире булып профессор Е.Малов эшләгәнлеген, аның мәчетләр төзүгә каршы бик зур тырышлык куйганын әйтергә кирәк. Ә Казанда бервакытта да дини югары уку йорты, мәдрәсәсе булмаган, аны ачтырмаганнар, шуңа безнең югарырак белемгә омтылучы муллалар чит илләргә, Бохарага, Сәмәркандка, Кабулга, Истанбулга, гарәп илләренә барып укыганнар, белемнәрен тирәнәйткәннәр, галим булып кайтканнар. Ислам диненә юл ачылгач, үзебездә мәдрәсәләр булмагач, чит илгә китеп укуны гадәти хәл дип санарга, анда укып кайтканнардан дошман ясамаска кирәктер. Ә менә чит илгә укырга җибәргәндә үзебездә югары дөньяви белем алган, рухи формалашкан кешеләрне сайлап җибәрү белән мөфтият шөгыльләнгән булса, без бүген дөньяви урта белемле генә булган, төпле дини гыйлеме дә булмаган мөфтигә ябышып ятмас идек, берничәсе арасыннан берсен сайлап куя алган булыр идек. Үзебездә югары уку йорты тәмамлап, чит илдә Ислам университетында укып кайткан Рамил хәзрәт Юнысның Коръән укуларын, вәгазьләрен бөтен кеше йотлыгып тыңлый, аны тыңларга яшьләр дә күпләп килә иде. Минем үземә аны Түбән Камада, Балтачта (Җәлил хәзрәт чакыруы буенча берничә мәртәбә кайтты), Казанда тыңларга туры килде, андый хәзрәтне беркайда да очратмадым. Менә алда әйткәнемчә, шундый кешеләрне чит илгә күбрәк җибәрәсе булган.
Казан губернасында, татарлар яши торган башка төбәкләрдә, югары дини уку йортлары булмаса да, имамнар хәзерли торган Түнтәр, Мәчкәрә, Кышкар, Казан һ.б. урыннардагы мәдрәсәләрдә алда әйтелгән чит илләрдә гыйлем эстәп кайткан дәрәҗәле муллалар мөгаллимлек иткән. Бу мәдрәсәләрдә укып чыккан имамнар ислам дине кануннарын тирән өйрәнгәннәр, гарәп телен камил белгәннәр, шуңа Коръәннең теләсә кайсы урынын укып, мәгънәсен аңлата алганнар. Без хәзер бу дәрәҗәдән дә бик ерак. Мөфтият тирәсендә йөрүчеләрнең күбесе гарәп телен тиешенчә белмиләр, тәрҗемәсен сөйлиләр, һәм ни кызганыч, алар аны үзләре өчен мәҗбүри кирәкле гамәл дип санамыйлар да бугай. Югыйсә, Коръән генә түгел, мөселман диненең барлык тәгълиматы гарәп телендә, шуңа дин өлкәсендә җитәкче кешеләргә бу телне белү мәҗбүри булырга тиеш дип саныйм. Әйткәнемчә, өйрәнәсе кешегә вакыт җитәрлек булды. Казан мәдрәсәләренә югары исем тагу да көлке, чөнки профессорлары, шул тәгълиматтан докторлары, галимнәре булмаган уку йорты югары була алмый, бу күз буяу гына.
Динебез өлкәсендәге гаугаларның башы мөфтине һәм аның гамәлләрен дин тотучыларның, халыкның аны кабул итмәвеннән.
Беренчесе, мөфтине кул күтәреп билгеләүне (аны сайлау дияргә тел әйләнми) халык кабул итмәде. Бу күренешнең башы алдагы корылтайда ашык-пошык закон бозып уставка тупас үзгәреш кертүдән башланды. Мөфтинең югары белемле булырга тиешлеген күрсәткән пунктны бетерделәр. Бу бит бүгенге көндә халыкның, бигрәк тә яшьләрнең күпчелеге югары белемле вакытта, XXI гасырда! Моннан түбән гамәл була алмыйдыр! Республика күләмендә берәр җитәкче урта белемле генә була аламы?
Икенчесе, мөфтинең эшли башлау белән кылган гамәлләре: аттестация дигән нәрсә уйлап табып, күп кенә имамнарны эштән алуы, мәдрәсә җитәкчеләрен эштән читләштереп, зур ризасызлык тудыруы. Мин үзем шактый аттестация үткәрүдә катнашкан һәм үзем дә шуны үткән кешемен. Аттестация махсус компетентлы кешеләрдән төзелгән комиссия тарафыннан үткәрелә һәм иң мөһиме - урта белемле кешеләр югары белемле кешеләрне аттестацияләми.
Тагын бер ризасызлык тудырган гамәле - аның хаҗга бару эшен тулысынча үз кулына алуы, бу да гадел гамәл түгел. Халыкка сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк, ул бит гадел акчасына бара, кайсы арзанрак һәм хаҗ кылучыга уңайрак, шуны сайласын, монополия бу өлкәдә начар гамәл - тикмәгә генә аңа каршы оешмалар төземиләрдер. Узган ел «Идел-Хаҗ» оешмасы биргән путевканың бәясе 90 мең сум булган, ә быел Диния нәзәрәте бу эшне үз кулына алгач, бәя 144 меңгә күтәрелгән. Менә шундый «изге» эш. Мөхтәсибләрчә бу тәртипкә салу дип атала.
Илдус Фәйзнең «Кол Шәриф» мәчетенә баш имам булырга маташуы да зур күңелсезлекләр китерде. Күргәнебезчә, кая карама, тупас адым.
Илдус Фәйзнең чит илдә укып кайткан кешеләрдә - «ваһһабчы»ларда дошманнар гына күреп, аларны чит илгә китсеннәр дип әйтүе дә шомландыра. Алар беркая да китмәячәк, чөнки алар безнең ил гражданнары, белемне генә чит илдә алганнар, алар белән уртак тел табарга кирәк, конфронтациягә бару бер файда да бирмәячәк. Мөфти яклыларның басып торуы, кул күтәрүе һәм башка шундый ваклыкларга бәйләнеп аларны дошман санаулары да саваплы эш түгел. Коръән барыбыз өчен дә бер генә һәм аның нигезендә берләшү юлын эзләргә кирәк.
Аның бу «каты куллылык» гамәлләре очраклы түгелдер, калебендәдер. Моннан шактый еллар элек ул безнең райондагы бер мәктәптә ачык дин дәресендә катнашкан иде, бик матур үткән бу дәресне бәяләгәндә башкаларның фикеренә каршы килеп, болай йомшаклап кешене дин юлына бастырып булмый, катырак булырга кирәк дигән фикеренә укытучылар бик аптырап калганнар иде.
Рус әйткәндәй, «правдами - не правдами» ул урынга - мөфтилеккә омтылу да Аллаһка ышанган, аннан курыккан кешеләр гамәле түгел. Аны административ вазифа (должность) дип кенә аңлау беркатлылык. Ул үзенең тирән белеме, үз-үзен тотышы, сөйләме, гадәт-йолалары белән республика мөселманнарына - кешеләренә үрнәк булырга тиеш. Йөзе үк ачулы түгел, ягымлы булырга тиештер. Дингә, иманга кешене мәҗбүриләп, көчләп ышандырып булмый, ул аны күңеле, йөрәге белән кабул итә. Р.Фәхретдиннәр, Г.Барудилар, Ш.Мәрҗаниләр кебек булырга омтылырга кирәк.
Мин озын, катлаулы тормыш юлы үттем, төрле җитәкче эшләрдә дә эшләдем. Ләкин тәкъдим итсәләр дә, бервакытта да булдыра алмастай эшкә алынмадым. Көчең җитмәгән эшкә алыну халык алдында, Аллаһ каршында бурычыңны аңламау һәм үз-үзеңне хөрмәт итмәү дигән сүз.
Мөфтиятнең үзенең керемнәренә-чыгымнарына хисап тотмавы да халыкта төрле сүзләр йөрүгә сәбәп була. Бу мәсьәләне дә юлга салырга кирәк. Гомумән, Диния нәзарәтенең бик абруйлы оешма булырга, анда илаһи затлар гына эшләргә тиешлеген истән чыгармаска иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading