Шәһри Казан

Берәр эшебез барып чыкмаса гына Аллаһыны искә төшерәбез

Мисалга, ризыкланып, өстәл яныннан торып кына китәбез, әмма тамак туймагандай, яңадан ашыйсы килә башлый. Китапны ахырына кадәр укып чыгабыз, ләкин файда бирердәй бер генә мәгълүмат та истә калмый. Шуннан соң, сәерсенеп, үз-үзебезгә сорау бирә башлыйбыз: «Ник болай соң әле бу? Тиешле сәбәпләрнең барысын да кылабыз кебек, нишләп хәерле нәтиҗәсе юк?»

Кайвакыт ниндидер бер эш башкарабыз, гамәл кылабыз, әмма үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз. 

Хәерле һәм үзебезгә файда китерерлек гамәлләргә керешкәндә, еш кына эшне «бисмиллаһ» («Аллаһ исеме белән») дип башларга онытабыз. 

Башкарган эшебезнең хәерле нәтиҗәгә китермәвенә бер сәбәп – Аллаһы Тәгаләне истә тотмыйча, аны зикер итмичә эшкә тотыну. 

Бу уңайдан, «Бисмиллаһ әйтмичә эшләнгән һәрбер эш бәрәкәтсез (хәерле нәтиҗәсез) була» дигән мәгълүм хәдисне искә төшерү урынлы булыр (Ибн Хиббән хәдисләр җыентыгыннан). 

Реклама

Чынлап та, эшебезне Аллаһы исеме белән башласак, ул җиңел эшләнә һәм, ахыр чиктә, теләгән максатыбызга да ирешәбез. Ә кайчак көймәбез комга терәлә, тегеләй дә, болай да эшләп карыйбыз, әмма эш бармый. Шуннан соң, ашыгуыбыз, кабалануыбыз, эшне «Аллаһ исеме белән» дип башларга онытуыбыз искә төшә. Гади һәм җиңел генә сүз булса да, ул үзенә бик тирән мәгънә ала. Бу, беренчедән, Аллаһыны истә тотып, Аның күркәм исеме белән Үзеннән генә бәрәкәт сорап башлауны аңлата. Шуңа да нәрсә генә эшләмик, «бисмиллаһ»ны әйтергә онытмыйк. Коръән укыр алдыннан, тулысынча «Бисмиллаһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтергә кирәк булса, калган эшләрдә, кыскартып, «бисмиллаһ» дип әйтергә дә була. Гади, җиңел генә сүз булса да, нишләптер аны әйтергә онытабыз, моңа салкын карыйбыз. Берәр эшебез барып чыкмаса гына Аллаһыны искә төшерәбез. Ә Ул безнең һәрвакыт күңелдә булса, әгәр дә «бу эшне миңа Раббым бирде, аны эшләп чыгарга аяк-кулларны, күрергә күзләрне дә, сәламәтлекне дә, вакытны да Аллаһы тәгалә Үзе бирде», – дип күңелебез белән инансак, «бары Ул гына миңа хәерле нәтиҗәне, бәрәкәтне бирә ала» дип Аңа тәвәккәл кылып башласак, һичшиксез, гамәлләребез уңышлы булачак. 

Алайса бит Раббыбызны истән чыгарып, зикер-догалар кылмыйча, тәкәбберләнеп, гыйлем һәм тәҗрибәбезгә таянып, «мин, һичшиксез, булдырам, дип теге йә бу эшкә тотынырга яратабыз. Ә эшебез барып чыкмаса: «Ярар, әйтеп карыйм инде, бәлки, булыр», – дип, күңелебез белән ныклап ышанып җитмичә, шикләнә-шикләнә генә әйткән булабыз. Әмма бар нәрсәнең дә Аллаһы Тәгалә иркендә булуына инанмыйча, беркайчан да бәрәкәткә дә, хәерле нәтиҗәгә дә ирешеп булмаячак. Моны, иртәме-соңмы, һәрберебез аңлаячак. 

Әгәр дә иртәрәк аңлап, иманга килеп, игелекле гамәлләр кылып тормыш юлын үтсәк, бик зур уңышларга ирешәчәкбез. Раббыбыз шуны аңларлык акыл, тәүфыйк бирсә һәм һәр эштә дә Үзен истә тотып бәрәкәтле эшләр башкарып чыгырга насыйп әйләсә иде.

Раил Фәйзрахманов.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: