16+

Безнең авыл хәзрәте

Ходайның тиңсез бүләге - бу елның кышында кызыбыз туды! Баланың сау-сәламәт дөньяга килүе бер шатлык булса, бала тугач та башкарыласы төрледән-төрле мәшәкатьләрне икенче шатлык итеп кабул иттем. Шулар арасында исем кушу йоласын үтәү - аеруча олы һәм әһәмиятле эш. Кызыбызга Ясминә исеме сайладык, исемне чиста күңелле, динебезгә чынлап ышанган, намуслы,...

Безнең авыл хәзрәте

Ходайның тиңсез бүләге - бу елның кышында кызыбыз туды! Баланың сау-сәламәт дөньяга килүе бер шатлык булса, бала тугач та башкарыласы төрледән-төрле мәшәкатьләрне икенче шатлык итеп кабул иттем. Шулар арасында исем кушу йоласын үтәү - аеруча олы һәм әһәмиятле эш. Кызыбызга Ясминә исеме сайладык, исемне чиста күңелле, динебезгә чынлап ышанган, намуслы,...

Ходайның тиңсез бүләге - бу елның кышында кызыбыз туды! Баланың сау-сәламәт дөньяга килүе бер шатлык булса, бала тугач та башкарыласы төрледән-төрле мәшәкатьләрне икенче шатлык итеп кабул иттем. Шулар арасында исем кушу йоласын үтәү - аеруча олы һәм әһәмиятле эш. Кызыбызга Ясминә исеме сайладык, исемне чиста күңелле, динебезгә чынлап ышанган, намуслы, гыйлемле муллага гына куштырасым килде. Казан муллаларыннан узып, үзебезнең авыл мулласына, үзебезнең Ибраһим янына кайтып киттек.
Ибраһим - гади авыл егете. Авылда яши, ферма мөдире булып эшли. Ферма тирәсендәге бөтен булган эшне җайлап, карап тора, күп очракта үзе дә сәнәк тотып эшли.
- Төрлесен эшлибез инде: үгезләр карыйм, сыерлар да бозаулатам. Быел 300 баш бозаулаттым, былтыр 466 баш... Тиресләрен дә чыгартасың инде аның, сөтен дә төйисең... Бер ел сыер сау­дым, Равил Бариеч белән инде (безнең авылда бер генә кешене атасының исеме белән йөртәләр. - А.Б.). Аңа 25 баш тана бирделәр, миңа 25не...
- Ә нишләп, авылда дояркалар җитмәде микән?
- Ничектер эшләргә кеше булмады ул елны. Берничә доярка бар иде барын. Тик безгә, ирләр буларак, эшнең авыррагы эләгә иде инде. Берзаман кыш көне фермада ут бетте дә сыерларны кул белән саварга калды. Хатыннар, куллары өшегәнгә чыдый алмыйча, кайтып киттеләр, ә Равил Бариеч белән безгә аларның сыерларын да савып бетерергә туры килде.
Гадәттә, авыл тулы ке­ше булса да, фермада, кыр­да эшләп, бөтен колхозны алып баручы ышаныч­лы кешеләр бармак белән санарлык кына була. Ибраһим да шундыйларның берсе. Һәм шулар өс­тенә авыл мулласы вазифаларын да алып бара ул. Анысы бушка инде, әлбәттә.
- 2003тә кызыксынып киттем мин дин белән. Авыл мәчетенә шәкерт кил­гән иде, әзрәк шул өйрәтте. Аннары авыл китап­ханәсендә Сөмбелә исемле апа эшләп алган иде, ул сүрәләр биреп җибәрә иде. Шуннан күңелгә кереп калды инде.
Ибраһим шулай гади генә аңлатса да, аның турында әни бераз мәгълүмат биргән иде инде: Ибраһимның әтисе ягыннан бер бабасы бик гыйлемле мулла булган. Без алар белән карендәшләр. Әбиебез Иб­раһимның ерак әбисе - Рабига апаны да бик белемле, акыллы хатын дип сөйли торган булган.
Белепме, белмичәме, ерак бабасы эзеннән киткән Ибраһим дини белемен тагын да тирәнәйтә - Казанның Меңьеллык мәдрәсәсендә өч ел читтән торып укып, имам хатип дәрәҗәсен ала. Хәзер ул үзебезнең авыл халкына гына түгел, тирә-күрше авылларга барып та никахлар укый, балаларга исем куша, үлем-җитем булса да чакыралар ди.
- Кайберләренең үз муллалары да бар инде, тик нишләптер мине чакыралар бит, яшь мулла булгангамы шунда... Атап ча­кыр­гач бармыйча калу уңайсыз. Эшем бик тыгыз вакыт булмаса барам инде мин, әле эш тә бар бит, - ди үзе. - Мәчеттә без бергә эшлибез. Булышып йөрүче бер-ике бабай бар, төп эшне алар белән башкарабыз. Мәчеттәге сәдаканы ачканда да, гадел булсын дип, өч кеше ачабыз. Минем үземә мәчеттәге сәдака акчасы кирәкми - эшлим бит мин, хезмәт хакы алам. Сәдаканы мәчетнең үзенә, зират тирәләрен рәтләүгә тотабыз.
Менә шулай гади генә итеп сөйләшеп тордык Ибраһим хәзрәт белән. Сөй­ләшкәндә, аны, күнегелгәнчә, Ибраһим дип кенә йөртәләр. Мин дә сөйләшүне, аның рөхсәтеннән, ничек бар, шулай - үзгәртмичә бирдем. Барысы да гади, үзебезчә, якын. Кызыбызга исемне дә ул, ихлас күңелдән тиешле сүрәләрен укып, озаклап вәгазьләр сөйләп тормыйча, изге теләкләрен теләп гади генә итеп кушты. Кызларыбыз буй җиткәч, никахларын укытырга да Ибраһим хәзрәткә кайтырбыз әле, Алла боерса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading