16+

Үч алу – көчсезләр эше

Үч алган кеше, вакыт үткәч, бу эше өчен үкенергә мөмкин, ә гафу иткән кеше моның өчен беркайчан да үкенмәячәк, дип язган бөек француз язучысы Александр Дюма белән килешми мөмкин түгел.

Үч алу – көчсезләр эше

Үч алган кеше, вакыт үткәч, бу эше өчен үкенергә мөмкин, ә гафу иткән кеше моның өчен беркайчан да үкенмәячәк, дип язган бөек француз язучысы Александр Дюма белән килешми мөмкин түгел.

Үзең турында берәр начар сүз ишетсәң, якын кешең, дустың, танышың сиңа начарлык эшләсә, үтенечеңне тыңламаса, әлбәттә, кәеф кырыла. Боларны эшләүчегә барысы өчен дә җавап кайтарасы килә башлый, үч алу теләге туа. Кемдер моны бераз тынычлангач оныта, гафу итә. Икенчеләр исә, шул мизгелдән башлап үч алу теләге белән янып-көеп яшәргә тотына һәм, үз максатына ирешмичә, аларны бернинди киртәләр дә туктата алмый. Кызганычка, җәмгыятьтә үч алу күренеше киң таралган. Интернет челтәре дә хәзерге көндә үч алу мәйданына әйләнеп бара кебек. Биредә нахак сүзләр, ялган фотосурәтләр һ.б. күренешләр еш очрый. Кинофильмнарның да күбесе үч алуга корылган. Ике дус дошманлашса, кыз белән егет, ике күрше, ике туган, гаиләләр, илләр һ.б. арасыннан кара мәче узса, зур бәла булып, үч калкып чыга. Шуның аркасында, тормышлар бозыла, тынычлык югала. Әмма үч алуның әле бер кешегә дә бәхет китергәне юк. Үч алучы башкаларны гына түгел, шул ук вакытта үз-үзен дә харап итә, дип белми генә әйтмидер акыл ияләре дә.
Редакциябезгә килгән хат та шуның дәлиле булып тора:
«Бу хатымны үч алу теләге белән яшәүчеләргә гыйбрәт өчен язам... Нияз белән Миләүшә студент елларында, бер-берсен яратышып, озак очрашып йөриләр. Көннәрдән бер көнне егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Нияз да, Миләүшә дә авылда туып-үссәләр дә, Миләүшәнең шәһәрдә яшисе килә, авылда калу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма егетнең төп эше авыл җирендә була һәм ул шәһәргә китүгә каршы төшә. Нәтиҗәдә, яшьләрнең аралары бозыла. Үч итеп, ансыз да дөньяда менә дигән итеп яшәп булуын дәлилләр өчен, Нияз Миләүшәгә алмашны бик тиз таба: беренче очраган кызга өйләнә дә куя. Әмма хатыны аңа бөтенләй ят булып чыга - Нияз аны яратмый, шуңа күрә, тормышлары да бәхетле булмый. Гаилә башлыгы шешә белән дуслаша, әкренләп, тормыш баткаклыгына тәгәри. Бу эше белән Нияз Миләүшәдән генә үч алып калмады: бердән, үзенең тормышын да җимерде, икенчедән, бер гаепсез хатынын да шул үчнең корбанына әверелдерде. Аңа үзен яратмаган ир белән яшәргә туры килде, хәзер берүзе атасыз балалар үстерә. Әгәр дә Нияз, үч алам, дип, тизрәк өйләнергә ашыкмаган булса, барысы да яхшы булыр иде, мөгаен. Бер үч күпме кешене бәхетсез итте...
Әнисә, Кукмара».

Ә ислам динендә үч турында нәрсә диелгән, анда аңа карата нинди караш. Бу сорау белән без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВка мөрәҗәгать иттек. «Тарих битләрен ачып карасак, элеккеге вакытларда да үч алулар булган. Ислам дине буенча, Коръәндә шундый бер аять бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр дә сезгә берәрсе зыян китерсә, авырлык салса, бер күзгә бер күз, бер колакка бер колак яки инде шулай итеп, сез аның җавабын кайтара аласыз», - ди. Ләкин аять әле тәмамланмаган, аның ахыры бар. Алга таба Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әгәр дә сез гафу итсәгез, сезнең өчен хәерлерәк». Әйе, бу аять бар, аны юк дип әйтеп булмый. Кемдер зыян китерсә, үч ала алабыз, ләкин монда билгеле бер шартлар, аның күзгә күренмәгән ягы бар. Шуңа күрә, берүк, дөрес аңлый күрегез. Үч алу дигән әйбер ислам динендә бар, әмма, үч алмасаң, хәерлерәк дигән аятьне укып бетерергә кирәк. Икенчедән, үч алу шәхси булмаска тиеш. Мәсәлән, юлдан барабыз һәм бер кеше безне этеп китте ди. Тукта әле, ул мине эткәч, миңа аны этәргә кирәк, дип, аны барып этү дөрес түгел. Ничек ярый, дигәндә, бары казыят аркылы гына. Мәсәлән, ике кеше йорт салды, койма куйды. Болар арасында талаш китә. «Син минем җиремә кереп салдың», - ди беренчесе. «Юк, син дөрес әйтмисең», - ди икенчесе. Бу очракта да казыятка барырга кирәк. Үлчиме, карыймы, ике күршене дуслаштырамы - монысын казый үзе хәл итә. Шуңа да ислам дине буенча казыят бар. Тагын бер әһәмиятле әйбер. Коръәндә: «Кем үч алудан тыела, аңа әҗер-савабы бар», - дигән аять бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең тормышыннан бер хәлне мисалга китерәсем килә. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шундый хәлләр белән килә торган булганнар. Ул бу вакытта кешеләрне беренче чиратта гафу итәргә өндәгән. Ризалаштыра алмаган кешеләрне ул инде вакыйгасына карап хөкем иткән. Әмма һәрвакытта иң беренче чиратта гафу итәргә өндәгән.
- Бер кеше икенчесенә ярдәм сорап керә ди. Тегесе ярдәм итми. Күп кеше бу вакытта, икенче юлы исеңә төшерәм әле мин сиңа, дип, моны аңына сеңдереп куя. Бу да үч алу буламы?
Шуны әйтәсем килә: кешедән берәр нәрсә сораганчы, иң элек Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, чөнки кеше бирми бит, Аллаһы Тәгалә бирүче. Аллаһы Тәгалә көтмәгәндә дә бирә. Мәсәлән, күршебезгә акча сорап кердек ди. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә бирә, әгәр дә бирми икән инде, кешегә үч тоту дөрес түгел. Әгәр дә сез кешегә акча биреп торган булсагыз һәм ул сезгә аны кире кайтармаса, сез аңа да үч сакларга тиеш түгел. Расписка варианты булырга мөмкин. Бу очракта да казыйга барабыз. Казый әйткәч инде, ул акчаны бирергә тиеш. Ә Аллаһы Тәгалә бөтен казыйлардан да өстенрәк. Аллаһы Тәгалә бу кешегә казый булырга насыйп иткән. Шуңа күрә казыйның әйткән фикерен хөрмәт итеп, без аның хөкемен үтәргә тиеш булабыз. Андый әйбергә үч тотарга тиеш түгелбез. Мисалга якынчарак бер хис китерә алам - хөсетлек, көнләшү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешедән көнләшү ул агачтагы ут шикелле», - ди. Агачка ут капса, янып бетә бит, көнләшү сыйфаты да шулай. Көнләшә-көнләшә, кеше янып-көеп бетә, әмма теге кешенең моңа карап кына бернәрсәсе дә кимеми, аңа бер зыян да юк. Кешедән үч алып, сиңа файда юк бит, ә зыяны була. Әгәр дә без ярдәмгә көч куябыз һәм булмый икән, димәк, әле вакыты килеп җитмәгән дигән сүз. Икенче ягын да әйтәсем килә. Без бернәрсә дә эшләмибез икән, ул вакытта гаеп үзебездә. Син үзең хезмәт куймасаң, мәсәлән, минем абыем олы җитәкче бит, кара әле, ярдәм итми, дип, аннан үч алып яшәүнең файдасы юк. Киресенчә, Аллага шөкер, ул зур җитәкче, Аллаһы Тәгалә аңа насыйп иткән, исән-сау эшләсен, күз тимәсен, дияргә кирәк. Син дә көч куеп, тырышып, үзеңә кәсеп алып, хәләл яшәргә тиешсең. Шунда Аллаһы Тәгалә бер нигъмәтен бирәчәк.

Ә сез үч алуга ничек карыйсыз? Сезнең үч алганыгыз бармы?
Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы, телевидение алып баручысы:
- Үч ала торган гадәтем юк минем, үч алып йөргәнемне белмим. Шулай да дуслар белән бергә утырганда, кайбер вакытта төрттереп куя, исенә төшереп, бераз гына чеметкәләп алам. Ә үч алуны кирәкле әйбер дип санамыйм. Үч белән йөрү ул - үз-үзеңне, нервларыңны бетерү дигән сүз. Иртәгә синең белән нәрсә буласын беркем дә белми бит.
Рәсим НИЗАМОВ, Татарстанның атказанган җырчысы:
- Мин үч алуга каршы. Аны кирәк эш дип санамыйм, кешене гафу итә белергә кирәк. Таш атканга аш белән ат, дигән мәкаль дә бар бит бездә. Дин дә үч алуга каршы.
Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:
Үч алып мәшәкатьләнеп йөрмим мин. Бу миңа хас түгел. Бардыр инде андый кешеләр дә, әмма бөтен кеше дә үч алмый бит, характердан торадыр инде ул. Үзеңә начарлык эшләсәләр дә, гафу итә белергә кирә. Әмма гафу итү сүз белән генә түгел, ә чын күңелдән булырга тиеш. Кешегә үч саклап, үпкәләп йөрү ул әле сәламәтлеккә дә зыян сала. Мин үч сакламыйм, чын күңелдән гафу итәм.

Иң яхшысы - бәхетле бул!
Шулай бер вакыт бер егеткә дусты аяк чала: аның яраткан кызын алып китә, уртак бизнеста алдый һәм бер тиенсез калдыра. Мондый хәлләрдән соң, егет бары бер генә теләк белән яши: үч алу. Әмма моны ничек эшләргә икәнлеген генә уйлап таба алмый. Төпле киңәш сорар өчен, әтисенә бара. Әтисе исә аңа сабыр итеп торырга киңәш итә: «Үч алырга ашыкма әле син, әле вакыты килеп җитмәде, ул да яхшы җимеш кебек өлгерергә тиеш. Әйдә, мин сиңа акча бирәм. Син үз эшеңне башлап җибәр, аякка бас, аннан үч алу вакыты да килеп җитәр», - ди. Егет эшкә тотына. Бер ел үтә, аның эшләре акрынлап җайлаша башлый. Хәзер инде тынычланырга, элеккеге хыянәтне онытырга да мөмкин кебек, әмма егет әле яшь. Күңелдәге ачу, үч алу теләге берничек тә басылмый, киресенчә, тагын да ныгый төшә. Ә әти кеше һаман: «Әле вакыты килеп җитмәде. Үчең өлгереп җитсен әле», - дип, улына тагын көтәргә куша. Бераз вакыт үткәч, егеткә бәхет елмая: аңа ерактагы бер туганыннан мираска бик күп байлык кала. Егет күз явын алырлык йорт төзи, яңа машина ала, эшмәкәрлек эше дә чәчәк ата. Кыскасы, егетнең бар эше дә ал да гөл була. Әмма теге үч алу хисе һаман тынгылык бирми. Әтисе исә һаман үзенекен тукый: «Түз инде, улым, бераз. Вакыты килеп җитмәде әле», - ди.
Тагын бер ел үткәч егет бер кызга гашыйк була. Үзе чибәр, үзе бай, үзе акыллы, ягымлы... Болай булмый инде, диярсез. Була, барысы да була икән бит. Кыз да егеткә үлеп гашыйк була һәм алар өйләнешәләр. Бер елдан соң сөекле уллары дөньяга килә. Егетнең бәхет касәсе мөлдерәп тула. Менә дигән өе, яраткан хатыны, уллары үсеп килә, эшләре дә чәчәк ата... Менә шул вакытта әтисе улына: «Менә, улым, үчең өлгереп җитте», - ди. Улы исә: «Беләсеңме, әти, мин шундый бәхетле, хәзер инде үч аласы да килми», - ди.
Беләсеңме ни өчен, - ди әтисе, - чөнки инде син үзеңнең дошманыңнан иң көчле ысул белән үч алдың. Явыз кеше өчен үз дошманын бәхетле итеп күрүдән дә начаррак әйбер юк. Исеңдә тот: үч аласың килсә, бәхетле бул!

- Көчсезләр генә үч ала, көчлеләр гафу итә.
- Үч - түбән, вак җанлы кешеләрнең ләззәт алуы.
ЮВЕНАЛ
- Күпләр аларны үпкәләтергә өлгергәнче үк үч ала башлый.
Веслав БРУДЗИНЬСКИЙ
- Үч алу, димәк, гомумән фикерләми башлау.
Леонид С. СУХОРУКОВ
- Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы ул - аңа охшамау.
Марк АВРЕЛИЙ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading