Шәһри Казан

Чишеп булмаслык табышмак

Безгә, цивилизациягә ирешеп, күкнең җиденче катына кадәр күтәрелә алган адәми затларга, дөньяның астын-өскә әйләндереп яшәүләре хәзер инде берни тормый. Күренекле галим Тейяр де Шарден тикмәгә генә җир кешесенең төп бурычын түбәндәгечә бәян итмәгән: «Максат - атом-молекуляр үзлекләрнең аръягындагы төп энергиягә хуҗа булу һәм дөнья дилбегәсен кулга төшерү».

Ходай үзе сакламаса?
Әйе, дөнья дилбегәсен кулга төшереп, тормышның артына тибеп яшәү - ул инде күпләребезнең татлы хыялы. Тик бәндә хыялланып күктә оча тора, ә Ходай ипләп кенә җиргә төшерә бара. Галимнәр арасында, кешелек дөньясы шушы рәвештә «алга» баруын дәвам итсә, Җир планетасы тагын 20-100 елдан соң юкка чыгарга да бик мөмкин, дип фаразлаучылар шактый.
Кеше үз эшчәнлеге белән җирнең ресурсларын тотрыклы рәвештә киметә бара - һаваны, туфракны, суны пычрата. Соңгы 40 елда дөньяда бер кеше башына исәпләнгән төче су запаслары 60 процентка кимегән. Җир астындагы су запаслары да ел саен 0,1дән алып 0,3 процентка кадәр азая икән. Белгечләр, энергиянең төп чыганаклары булган күмер, нефть, газ күп дигәндә 20-25 елга гына җитәрлек, диләр. Соңгы 100 елда һаваның уртача температурасы 0,5 градуска күтәрелгән. Җылыну процессы шушы тизлектә барса, инде шушы елларда ук Евразиядә тропик климат өстенлек итәр, ә 2050 елларда Европаның күп өлеше су астында калырга мөмкин, дип фараз кыла галимнәр.
Табигать катаклизмнары нәтиҗәсендә дөньяда ел саен кимендә 100 меңнән артык кеше һәлак була, 225 млрд долларлык матди зыян килә. Дөньякүләм табигый бәла-казаларны өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, һәр 10 ел саен гарасатлар саны арта бара. Узган гасырның соңгы 10 елында гына да 188 миллион халык төрле дәрәҗәдәге табигать катаклизмнарыннан зыян күргән. Ә шул ук чордагы хәрби конфликтлар исә 31 миллион халыкка бәла-каза китергән. Димәк, кешенең кешегә кылган зыянына караганда, Табигать-анабызның адәми затка салган җәбер-золымы 6 тапкырга күбрәк икән. Бу инде «сугышлар гына булмасын» диюдән бигрәк, «бәла-казадан Ходай үзе сакласын» дип яшәргә кирәклегенә бер дәлил.
Шулаен шулай да, тик бездә бит планетаның бөтен халкын санаулы минутлар эчендә юкка чыгарырга сәләтле искиткеч зур корал запасы бар. Җирнең теләсә кайсы почмагында 3-4 мең водород бомбасын гына шартлатсаң да кешелекне теге дөньяга озатырга була икән. Ә җир йөзендә 15 мең бомба исәпләнә. Элек, социализм белән капитализм арасында көрәш барган чакта, аларның саны әле 80 мең тирәсе булган. Хәзер ике держава арасында кискен көрәш юк, ә аның урынына тагын да куркынычрагы, көтелмәгәнрәге, вәхширәге - терроризм килде. 2001 елның 11 сентябрендә Америкада булган терактларны оештыручылар кулында санаулы гына самолет иде, корбаннар исә меңнәр белән исәпләнде. Әгәр алар атом, химик яки бактериологик корал куллансалар, күпме кеше җанын кыярлар?

Йә мал, йә җан
Борынгы галимнәр, табигать серләренә төшенеп ачышлар ясаган саен, ул ачышлардагы гүзәл тәртипне, иплелекне, мәгънәлелекне, зәвыкны тоеп, Ходайга гыйбадәт кылганнар.
Космонавт Тәлгат Мусабаев күкнең җиденче катында өч тапкыр булырга өлгергән. Беренче менүендә ул анда 126, икенчесендә 208, өченчесендә исә 8 тәүлек була. Ачык космоста җәмгысы 30 сәгать 8 минут булганнан соң, аларның экипажын Гиннессның рекордлар китабына кертәләр. Элеккеге коммунист, атеист космоста булып кайтканнан соң анык бер фикергә килә: «Дөнья белән Ходай идарә итә. Кояшның, Җирнең, орбиталь станциянең әйләнеше дә, кеше тормышы да тулаем Аның хозурында. Ачык космоска чыккач булган хәлне беркайчан да онытасым юк. Корабль белән тоташтырган конструкция өзелде һәм мин акрын гына упкынга тәгәри башладым. Бер мизгел эчендә бөтен тормышым күз алдымнан үтте. Бу очракта бернинди дә котылу мөмкинлеге юк, һава запасы 8 сәгатькә генә җитә. Шунда көтелмәгән хәл булды. Этмичә, кагылмыйча гына мине кабат корабльгә «күчереп» куйдылар. Андый гадәттән тыш хәлләр күктә еш була. Күктән караганда җирдәге газаплар, сугышлар мәгънәсезлек булып күренә. Бөтен кешелек дөньясын космос аша үткәрсәң, җир йөзендә күп нәрсә үзгәрер иде. Очсыз-кырыйсыз күк белән чагыштырганда без бер тузан бөртеге генә. Техник яктан җирдә яшәүчеләр инде бүген үк башка планеталарга күченә алалар. Әмма кирәкме икән ул? Аннан ни үзгәрә? Тарих шуны дәлилли: кайчакта артык белдекле булырга тырышу дөньяга шулкадәр күп зыян сала. Космоска фәкать яхшы ният белән генә күтәрелергә кирәк. Әнә Американың хәрби максатлар белән космоска күтәрелгән «Шаттл-Колумбия» корабленең көле күккә очты».
Космонавт әйткән фикерләрне язучы Әхсән Баянның «Кая барабыз?» дигән сәяси-фәлсәфи очеркындагы сүзләр дә куәтли: «Галәм адәм баласы өчен гомер бакый табышмак булган һәм шулай булып кала. Физика фәне Галәмнең юктан бар булуын, үзеннән-үзе яралуын аңлатырлык сәбәпләрне күрсәтә, ә исбат итә алмый».
Әйе, фәннең үсеше кеше тормышын җиңеләйтеп, цивилизациянең алга китешенә этәрсә дә, цивилизация үзе исә кешенең җанын телгәли, рухын сыта, җимерә. Тикмәгә генә медицина өлкәсендә эшләүче күренекле галимнәр җан тынычсызлыгына китергән төп сәбәпләрнең берсе итеп тормышның җитеш булуын атамыйлардыр инде.
Дөнья дилбегәсен кулга төшерү өчен гомер буе ил белән ил, милләт белән милләт, кеше белән кеше, туган белән туган, күрше белән күрше арасында көрәш барган. Хәзер исә ул көрәш, «Йә мал, йә җан» принцибына корылып, аеруча кискен төсмер алды. Бу дилбегәне вакытлыча, санаулы мизгелләргә генә кулга төшерүгә ирешеп булса да, гомерлеккә аның әле берәүгә дә тәтегәне юк. Дөнья белән идарә итүче дилбегәгә мәңге бакый кем хуҗа икәнлеген белми торып, бәхеткә омтылу - буш хыял.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: