16+

Дин әһелләре форумына 90нан узган имамнар да килә

Атна азагында Казан чираттагы форумга әзерләнә. 19-21 май көннәрендә Татарстан башкаласына җиденче тапкыр татар дин әһелләре җыелачак.

Дин әһелләре форумына 90нан узган имамнар да килә

Атна азагында Казан чираттагы форумга әзерләнә. 19-21 май көннәрендә Татарстан башкаласына җиденче тапкыр татар дин әһелләре җыелачак.

Беренче тапкыр мондый форум 2010 елның сентябрендә оештырылган иде. «Казанның меңьеллыгы алдыннан ук без Россия төбәкләрендә яшәүче мөфтиләрне Татарстан башкаласына җыю тәкъдиме белән чыктык. Аларның саны якынча 800 иде. Ул вакытта кайбер мөфтиләрнең үзара аралашып та, тәҗрибә уртаклашмавы ачыкланды. Шуңа да без имамнар форумы үткәрергә ниятләдек», - ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров.

Быелгы форумда 67 төбәктән 900 делегат катнашуы көтелә, шуларның 52се - хатын-кыз. Форумның иң өлкән вәкиле Чувашиядән, аңа - 94 яшь. Иң яшь катнашучы да шул ук республикадан (20 яшь). Катнашучыларның географиясе дә шактый киң. Яһүд автоном округы, Амур өлкәсе һәм Хабаровск крае, Дагыстан Республикасы дин әһелләре безнең якларга форумга тәүге тапкыр киләчәк.

Форум эшен 19 майда төштән соң башлый. Катнашучылар, дүрт секциягә бүленеп эшләгәннән соң, анда яңгыраган фикерләр, чыгышларны 20 майда Камал театрында буласы пленар утырышта республика җитәкчелегенә җиткерергә ниятли.
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, Казан губернасында барлыгы 6 меңләп мәчет булган. Бүгенге көндә Татарстанда 1,5 мең мәчет исәпләнелә. Казандагы мәчетләр саны исә 80гә якын. Мәскәүдә барлыгы 4 мәчет, Уфадагы Аллаһ йортларының саны 20гә дә тулмауны исәпкә алганда, бу шактый күп, дип саный Рәфыйк әфәнде, әмма җитәрлек күләмдә түгел.

Мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрнең, муллаларның да белем дәрәҗәсе шактый түбән икән. Мисал өчен, республикадагы мәчетләрнең 50сендә мулла юк. Моннан тыш, 800ләп мәчеттә эшләүче имамнар профессиональ дини белем алмаган, курслар гына тәмамлаган. Шуңа да, форум кысаларында татарларда дини белем бирү системасы турында фикерләшү күздә тотыла.
Форум 21 май көнне «Изге Болгар җыены» белән тәмамланачак. Җыен кысаларында, Болгар ислам академиясе төзеләчәк нигезгә истәлек капсуласы салыначак. Анда республика җитәкчелеге катнашуы да күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading