Шәһри Казан

Динне тот, дөньялыкны да онытма

Күәм авылы мәчете совет заманында мәдәният йорты вазифасын үтәп алса да, бина сакланып калды. Ә бүгенге көндә биредә авыл агайлары намаз укый. Моннан тыш, мәчеттә дүртенче елын Рафисә ханым Фазылҗанова теләүчеләргә дини сабак бирә.

Мөгаллимә үзе башта Каенсар авылына Наилә абыстай дәресләренә йөреп, дини белем алган, соңрак Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Ачык йөзле, тыйнак, итагатьле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы Рафисә апаның һәр җөмләсе дәлилле.
Дингә килү юлы гаять бормалы һәм урау икән ул. Баштарак ирендерә, ихласлык җитеп бетми иде. Шайтан мәлгуньнең вәсвәсәсен күңелеңә уздырмауның бердәнбер юлы - ихласлык. Рафисә апа шулай ди. Шөкер, инде без дә үзгәрәбез. Күңелебездә ихласлык арта. Мәчет эченә аяк басуы да шундый рәхәт. Хәзер без, бер төркем шәкертләр, һәр атнаның пәнҗешәмбесен - дини сабак көнен көтеп алабыз. Ә мөгаллимәбез безне һаман канатландырып тора - ерак авылдан йөреп укуыбызны да, өйдәге эш-мәшәкатьләргә карамастан, дин сабагы алырга вакыт табуыбызны да мактап телгә ала.
Дини укуның тагын бер өстенлеге - монда бар да бердәм: бергәләп укыйсың, ялгышучыны төзәтеп җибәрәсең. Укытучыбыз: «Өйрәнгәндә үк хәрефләрне дөрес итеп әйтеп укыгыз, югыйсә соңыннан кыен булачак. Чөнки бер үк сүз калын итеп әйткәндә, бер төрле мәгънәгә ия, нечкә әйтсәң, бөтенләй икенче сүз килеп чыга», - дип еш искәртеп тора. Әйтик, «мәет яулыгы» белән «ишәк» сүзләренең гарәпчә яңгырашын әнә шул ничек әйтүең генә аера икән. Дөресен әйтим, укуы җиңел түгел. Әмма Рафисә апа әйтмешли, Коръәннең һәр хәрефе саваплы. Шулай булгач, әле баш эшләгән, күзләр күргән чагында ничек тә укырга өйрәнергә кирәк. Кайчак вәгазьләп, кайчак юмалап, үгетләп дигәндәй, дингә тартучы барында бигрәк тә. Тиздән, Алла боерса, аять-сүрәләрне кагыйдәләр нигезендә тикшерә башлыйбыз, ә бу алган белемнәребезне тагын да ныгытырга тиеш.
Мөгаллимәбезнең тагын бер сыйфаты безгә бик ошый: ул дини һәм дөньяви төшенчәләрне бергә кушып аңлата белә. Чисталыкка, хәләл ризыкка кагылышлы мәсьәлә булсынмы - Рафисә апа һәркайсын тормышның үзеннән мисаллар китереп сөйли дә Коръән аятьләре белән дәлилләп куя.
Без үзебез дә, дөньядан ваз кичеп, ахирәт турында гына уйлап яшәүче кешеләр түгел, күбебез югары белемгә ия. Чын мәгънәсендә кеше булырга телисең икән, мөгаллимәбез әйтмешли, дини гыйлем дә, дөньяви белем дә мәҗбүри - без әнә шул хакыйкатьне аңладык.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: