Шәһри Казан

Чаллыдан Идрис хәзрәт Галәветдин явызлыкка изгелекне хикмәт белән кайтарырга кирәк дип саный

Агачны - тимергә, алтынны көмешкә әверелдереп булмаса да, агуны - даруга, дошманны дуска әйләндереп була икән. Дошманнар күп булганда, дөньяда яшәү куркыныч һәм күңелсез. Алар күбәйгән саен, проблемалар да арта, дөнья ләззәтләренең тәмен татып, рәхәтләнеп ашый-эчә дә, йоклый да алмый башлыйсың. Югыйсә бит гап-гади нәрсәне генә истә тотасы: "Сез, дошманнар...

Татарларда "Әгәр сиңа таш белән атсалар, син аларга аш белән кайтар" дигән хикмәтле бер мәкаль бар. Әйе, нәкъ шулай. Ташка, ягъни кешенең явызлыгына аш белән кайтарсаң, дошманыңны дус итәрсең. Бу Бөек Аллаһның сүзе. Бер караганда, ничек инде сиңа начарлык эшләгән кешегә изгелек белән кайтарып була?! Бу бит көлке. Киресенчә, аның кирәген бирергә кирәк, чөнки ул бит начарлык эшли. Әйе, нәкъ шулай, начарлыкка начарлык белән кайтарырга кирәк сыман, күңел дә шуны тели, әмма ислам дине начарлыкка изгелек белән кайтаруны хәерле һәм изге эш дип атаган. Бу мәсьәләне бергәләп җентекләп тикшереп карыйк әле. Баштан ук шуны әйтәсем килә, явызлыкка изгелек белән кайтарганда, аны хикмәт белән кайтарырга кирәк. Әгәр хикмәт белән кайтарылмаса, ул чагында синең эшең уңышсыз, нәтиҗәсез булачак.

Мисал өчен: әгәр дә сине бер көчле һәм бик бай кеше кыйнаса, рәнҗетсә, син аңа "тукта әле, Идрис хәзрәт миңа аның явызлыгына каршы изгелек эшләргә кушты, шуңа күрә мин бу явыз кешегә бер килограмм алма алып барып биреп, изгелек кылыйм әле" дип алма алып барып бирсәң, бу хикмәтле эш түгел. Чөнки ул байның өстәле ризык белән тулы, кесәсе калын - акчасы бик күп. Андый кешегә бер килограмм алма бирү, аның өчен бер мәсхәрә булып тоелырга мөмкин һәм ул моның өчен синең кирәгеңне биреп тә кайтарырга мөмкин. Тик аңа изгелекне ничек эшләргә соң?

Әгәр дә синең дошманың бервакыт кеше йөрми торган юлда кыйммәтле машинасы белән әйләнеп капланса, юл һәлакәтенә тарыса һәм шул сәбәпле имгәнсә, җәрәхәтләнсә һәм шул вакытта син аның яныннан үтеп барганда: "Шул кирәк сиңа, юньсез, адәм актыгы, яхшы булган", - дип әйтеп, җәрәхәтләнеп ятучы дошманыңның яныннан узып китсәң, явызлыкка явызлык белән кайтарган буласың. Әгәр дә син аның тишелгән башын, сынган кулын бәйләп, иске генә машинаңа утыртып сырхауханәгә илтсәң, ул чагында синең эшең хикмәтле һәм Аллаһы Тәгаләнең сүзенә тәңгәл килгән булачак. Ул кеше, синең изгелегеңне күреп: "Кара әле, нинди хәерле бәндә икән, мин аны заманында кыйнаган һәм рәнҗеткән идем, ул миңа бер нинди зарар итмичә, киресенчә, минем үземне генә калдырып, ташлап китмәде бит. Әгәр ташлап киткән булса, җәрәхәтләремнән үлүем дә мөмкин булыр иде. Әгәр дә мин исән-сау терелеп чыксам, бу кешегә мин дә изгелек эшләячәкмен", - дип, фикерен яхшы якка үзгәртәчәк.

Реклама

Аның башында сиңа карата булган начар фикерләр су парга әйләнгән шикелле юкка чыгып, алар урынына яхшы уйлар керер. Һәм ул сиңа яхшылык эшләмичә калмас, әгәр дә ул изгелек эшләргә онытып җибәрсә дә, сиңа башка беркайчан да начарлык эшләмәс. Бу да бит яхшы. Һәм ул синең дустыңа әвереләчәк. Бу - Аллаһы Тәгалә сүзе, дәлил.

"Изгелекләр һәм начар гамәлләр тигез түгел. Әгәр сиңа берәүдән яманлык ирешсә, аңа яхшылык белән җавап кайтар һәм шул вакытта синең белән дошманлашкан кеше тиз арада синең якын дустыңа һәм иптәшеңә әверелер". Ләкин, кызганычка, аны бөтен кеше дә булдыра алмый шул.

"Яманлыкка яхшылык белән җавап бирү ул - сабыр, изгелекле һәм камил рухлы кешеләргә генә бирелгән күркәм сыйфат", - ди Аллаһы Тәгалә.

Еланның агусыннан дару ясап булган шикелле, дошманнардан дуслар ясап була икән. Аның өчен сиңа бары тик явызлыкка изгелек белән кайтару кирәк икән.

Фото ikirov.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: