Шәһри Казан

Еврорамазан: Амстердам мәчетләре чиркәү базларыннан «менгән»

Амстердам гашиш һәм марихуана кулланучылар «оя»сы буларак «дан тота». Шулай ук туристлар арасында шәһәр уртасындагы фәхешханәләр урамы («Кызыл утлар» мәхәлләсе) белән дә танылган. Голландиянең якынча 700 мең кешелек мөселман өммәте исә, әлеге хәрамнарга тыгылмыйча, гөрләп яши һәм үсеп килә. Голландия мөселманнары тарихы төрле хәлләргә бай: элек намазлар чиркәү подвалларында узган...

Сәяхәтем дәвамында Европаның иң либераль шәһәрләреннән берсе саналган Амстердамга да юлым төште. Авыз ачарга вакыт җиткәндә, каланың иң зур мәчетләреннән булган «Әл-Кәбир» мәчетенә юнәлдем. Мин һәрбер җирдә үземне, «Татарстаннан, Россиянең мөселман республикасыннан», дип таныттым, шуңа күрәдер мине һәр җирдә җылы кабул иттеләр, гаҗәеп кунакчыллык күрсәттеләр. Мәчет имамының ярдәмчесе Галләл Дидаки «Әл-Кәбир»нең тарихын сөйли: «Без монда Мароккодан 70 нче еллар башында күченеп килгәч, шундук мәчет булдырырга керештек. 1975 елда Рамазан аенда намазларыбызны чиркәүләрнең берсендә подвалда уздыра башладык. Аны арендага ала идек. Христианнар өстә гыйбадәт кылалар, ә без - аста. 4 ел буе шулай дәвам итте. Соңыннан безгә иске кинотеатр бирделәр. Намазларны шунда укый башладык. Сиксәненче елларда исә яңа - элек гараж булган бинага күчендек». Мәчет каршысында шулай ук балалар өчен гарәп теле һәм дин дәресләре мәктәбе дә эшләп килә.
«Әл-Кәбир» мәчете искиткеч чиста һәм тыныч. Ифтар мәҗлесенә мул табын әзерләнгән. Өстәлдә Пәйгамбәрнең сөннәте буенча сөт һәм хөрмә, гарәп шулпасы, ипи, карбыз. Төрле милләттән, төрле тән төсеннән, ләкин бер диннән булган кардәшләр авыз ачып утыралар...
«Әл-Кәбир» шәһәр уртасында елга буенда искиткеч матур җирдә урнашкан. Елганың икенче ягында гына төрек мәчете «Сәлимия» урын ала. Ләкин «Сәлимия» мәчет кенә түгел. Бу - Амстердам уртасында тулы төрек «учагы». Монда, мәчеттән башка, кафе, кибет, китапханә, хәтта хатын-кызлар клубы һәм бильярд залы да бар. Мин кергәндә, Амстердам төрекләре, җомга намазыннан соң телевизордан Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Сомалидагы чыгышын карап, кайнар чәй эчеп утыралар иде. «Сәлимия» кебек җирләрдә Голландия төрекләре үзләрен өйдә, үз мәхәлләсендә сыман хис итәләр. Ә аннары Амстердамдагы «кунак» тормышына кайталар.
Нигә «кунак» тормышы дим? Аларның бит балалары монда үскән, алар Голландия ватандашлыгын алганнар. Ләкин җәмгыятьнең билгеле бер өлеше аларны «кунак» дип саный. Әле ярый кунак булса, кунакка бит хөрмәт күрсәтелә. Мөселман иммигрантларын яратмаучы, хәтта нәфрәт белән караучылар да юк түгел. Россия темалары белән кызыксынучы бәйсез журналист Эстер ден Боуер фикеренчә, бу соңгы вакытта популярлашып киткән уңчы сәясәтчеләргә бәйле. Халыкның мөселманнарга каршы булуының сәбәбен Көнбатыш матбугатының ачык исламофобик юнәлешле булуында күрә журналист.
Аллага шөкер, монда мөселман булмаган, ләкин алар белән дус, хәтта аларның хокукларын яклаган кешеләр дә бар. 78 яшьлек пенсиядәге журналист Марианна фон Оперсон «Сәлимия» мәчетеннән җомга намазыннан чыгучы мөселманнарга «Израиль хөрмәләрен сатып алма!» дигән чакырулы кәгазьләр өләшә. Ап-ак чәчле апаның максаты белән кызыксындым. «Израиль дәвамлы рәвештә Палестина мөселманнарының кеше хокукларын бозып килә. Әлеге апартеидка берничек тә ярдәм күрсәтергә ярамый. Голландиягә Израильдә җитештерелгән хөрмәләр алып киләләр. Хәзер Рамазан ае, мөселманнар күп итеп хөрмә ала, шуның белән авыз ача. Шуңа мин аларны ялгыш Израиль хөрмәләрен алып, аның икътисадына ярдәм күрсәтмәскә чакырам», - ди активист ханым, хис-кичерешләрен яшермичә. Мария үзе мөселман түгел, ләкин аларның хокуклары бозылуына, алар Европада дучар булган дискриминациягә каршы чыга.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: