Белсәң икән, мөселман туена алып баручы итеп чакырдылар. Бик матур яулыгыңны биреп торырсың әле, ябык түшле күлмәгем бар барын, - диде таныш апам. Инде күп туйлар алып барганын, җырга оста икәнен белә идем танышымның, тик мөселман туена беренче чакырылуы икән. Курка калган. Минем күп дини никах-туйларда булганлыгымны белә. Шуңа сораштырырга...
- Ник инде, өстәлдәге аракы шешәләрен искә төшермичә генә үткәрәсең дә җибәрәсең, - дип көләм.
- Көлмә әле, - ди бу. - андый туйларга киңәш сорап сиңа килмим мин. Бер-икене «җемелдәткәннән» соң, кунакларга тамадаң да кирәк түгел, үзләре алып баралар мәҗлесне. Ә монда бит бөтенләй икенче: җыр-музыка ярамый! Ансыз кызыкмы инде, йә?
Акча дигән нәрсә кайларга гына китереп чыгармый да нинди генә эшләр эшләтми. Дини йола-гадәтләрне белмәгән, сөйләрлек тел байлыгы булмаган бу апа нинди эшкә алынганын аңладымы икән? Мөселман туйларын ике-өч сәгать буе ялыктырмыйча үткәрү бик җаваплы эш ич. Диннән ераграк торучы кешеләр бу мәҗлескә бик өнәп бетермичә генә киләләр. Янәсе, хуҗаларның хәтере калмасын. «Табында «кыздыргыч» эчемлекләр булмагач, нинди туй була инде ул? Аз гына утырабыз да кайтабыз!» - шундый уйлар белән килгән күпләрне үземнең дә күргәнем булды. Башка кунаклар арасында алар кая эләккәннәрен аңламаган кыргыйлар кебек утыралар. Шундыйлар туйдан канәгать булып кайтсалар, аракысыз туйлар күбрәк үтәр иде. Шуңа күрә, тамада итеп оста кешене сайларга кирәктер, минемчә.
Быел җәй көне иптәш кызымның никахына барырга насыйп булды. Туйны мәчеттән чакырылган хәзрәт алып барды. Бер табын артында рус кызлары белән утырдым. Күз кырыем белән аларны күзәтәм. Туй уеннар, көлкеле сүзләр белән үрелеп барды. Хәзрәт сүз артыннан кесәгә керә торган түгел: вәгазен дә сөйли, мәзәкләр белән дә көлдерә. Сәгать икедән кичке тугызга кадәр барган туй сизелми дә үтеп китте. «Мондый рәхәт мәҗлестә булганыбыз юк иде, җаныбыз ял итте», - диделәр янәшәдә утыручы рус танышларым. Дөрестән дә, дөбер-шатыр җырсыз да менә дигән итеп үткәреп җибәреп була икән бит яшьләр кавышкан көнне.
Алсу исемле сеңлем укудан буш көннәрендә хәләл кафеда официант булып эшли. Банкетлар еш үткәрелә кафеларында. Беркөнне нервланып кайтып керде бу. 30-40 кешелек банкет булган икән: никахтан соң яшьләр табын артында бәйрәм итәргә уйлаганнар. Официант кызлар залга аш өләшергә чыккач, өстәлдәге хәмерне күреп шаккаталар. Кунаклар белән кафе җитәкчелеге арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Исерткеч эчемлекләрне алдыргач кына, мәҗлесләрен дәвам итәргә рөхсәт итә кафе хуҗасы. Кеше шуның кадәр аңгыра түгел бит инде! ХӘЛӘЛ ашханәдә НИКАХ укытуны аракы белән «юып» утыр әле! Болар, беренчедән, хәләл кафеның дәрәҗәсен төшерәләр, икенчедән, гаилә тормышын беренче көненнән үк хәрам белән башлыйлар, үзләренә күпме гөнаһ алалар. Никахның Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе турында никах укучы хәзрәтләр әйтми калмыйлардыр югыйсә. «Хәер, эчкәне барыбер машинасына чыккач «чөмерде» инде анысы», - дип үртәлеп сөйләде сеңлем.
Яңа гаилә корган ир белән хатынга матур теләкләрне рюмканы каплап куймыйча да әйтеп була бит. Аек башта аек акыл, дигәнен дә онытмыйк. Бер туйда бүләк салуга килеп төртелгәч, кызмача әти кеше, күңеле киңәеп китепме, яшьләргә машина вәгъдә итеп ташлады. Туйдан соң ике-өч ел үтсә дә, бүләк күренмәгәч, кода-кодагыйлар ызгышып-бозылышып беттеләр. «Исерек баштан гына әйттем», - дип акланган әти кешегә, әҗәткә чума-чума, вәгъдәсен үтәргә туры килде килүен. Шулай инде, авызга шайтан суы керсә, хатын аякка басса да тыелып булмый.
Сүз башым бит мөселман туйлары иде. Менә шул, апакаем ничек кирәк үткәреп кайтты туйны. Һәм ышанасызмы, бик канәгать калган ул. «Шундый да тыныч, зәвыклы кешеләрне беренче күрүем. Уеннар да күңелле үтте. Үзем өстендә эшләргә дә бер сәбәп булды әле бу», - диде ул. Шулай булырга тиеш инде ул: яңа тормыш, яңа гаилә корыла бит!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар