16+

«ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАП КАЛЫРГА КИРӘК...»

Бу көннәрдә башкалабыз чын мәгънәсендә Ислам мәркәзенә әверелеп алды. Үзәк урамнарда кәләпүш кигән йә булмаса чалма-чапан белән уранган сакаллы ир-атларны күрү гадәти күренешкә әверелде. Моңа «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән III Бөтенроссия татар дин әһелләренең корылтае үткәрелү сәбәпче булды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чарада Россиянең 55 төбәгеннән килгән...

«ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАП КАЛЫРГА КИРӘК...»

Бу көннәрдә башкалабыз чын мәгънәсендә Ислам мәркәзенә әверелеп алды. Үзәк урамнарда кәләпүш кигән йә булмаса чалма-чапан белән уранган сакаллы ир-атларны күрү гадәти күренешкә әверелде. Моңа «Милли тормыш һәм дин» дип исемләнгән III Бөтенроссия татар дин әһелләренең корылтае үткәрелү сәбәпче булды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чарада Россиянең 55 төбәгеннән килгән...

Әлеге корылтайның беренче көнендә имамнар дүрт секциягә бүленеп, «Ислам дине һәм бүгенге мәгълүмат кыры», «Ислам һәм мәгариф», «Хәләл индустрия», «Мәчет, мәхәллә: үзоешу мәсьәләләре» дигән секцияләрдә докладлар сөйләде. Шәхсән үземә секцияләрнең ахыргысын күзәтергә туры килде. Анда аеруча Чуашстан Диния нәзарәте һәм андагы мәхәллә оештыруның уңай үрнәкләре, бигрәк тә Тукай мәхәлләсе мактап телгә алынды. (Күрше республикадагы мәхәллә эшчәнлеге хакында «Иманлы сүз»дә элек берникадәр язган идек.) Илдус Әмирханның инде ике дистә ел элек үк төзегән «Татар мөселман мәхәлләсе» дип аталган фәнни хезмәте, ниһаять, киң җәмәгатьчелек һәм дәүләт кешеләре арасында кызыксыну уятты. Кайбер мәхәлләләрдә халык тарафыннан фондлар булдырып, андагы керемне имамнар һәм мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү, әлеге юл белән хәтта авыл халкының сыерларын иминиятләштерүнең бер формасын булдыру, шулай ук мәчетләрнең коммуналь хезмәтләре өчен түләүне үзәкләштерү мәсьәләләре секциядә катнашучы күп имамнар өчен яңалык булып яңгырады.
Икенче көнне пленар утырыш оештырылды. Камал театрында узган бу чарада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе шәйхел-ислам Тәлгать Таҗетдин, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәйзов һ.б. катнашты. Әлеге утырышның беренче өлешендә ТРның элекке һәм хәзерге президентлары чыгышлар ясады. Чарада РФ Мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдин генә юк иде бугай. Ул Кыргызстанда үтүче дөнья күләмендәге башка дини чарада катнашырга карар иткән, шулай да үз нотыгын Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсовка укырга йөкләп калдырган булып чыкты. Әлеге нотыкта Равил Гайнетдин Мәскәүдәге җәмигъ мәчетен җимергәне өчен журналистларның тәнкыйтьләве урынсызлыгын дәлилләргә тырышкан иде. Илдус Фәйз дә үз чыгышында: «Авызың тулы кара кан булса да, төкермәгез! Безгә берләшергә, сәясәткә артык кысылмыйча, динебезне тирәнтен өйрәнүгә йөз тотарга кирәк», - дип сөйләде. Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановлар пленум утырышыннан киткәч, төштән соң Мөкатдәс Бибарсов белән Фәүзия Бәйрәмова да үз чыгышларын ясады. Алар Болгарда барс сынын куйдырмау таләбен резолюциягә кертергә кирәклеге хакында сөйләделәр.
Барс сыны мәсьәләсе корылтайның ахыргы көнендә, Болгар шәһәрендә «Ак мәчет» комплексы ачылышы тантанасында да үз актуальлеген югалтмады. Биредә баш мөфтинең соңгы сүзе кирәк иде һәм ул аны әйтте: «Мондый мәчет салдырган һәм борынгы тарихыбызны кайтару өчен тырышып йөргән кешенең бу эшенә, янәшәдә тагын бер ата барс һәйкәле куйса да, күзне йомачакбыз, каршы килмәячәкбез. Без бит һәйкәлләргә түгел, бер Аллаһка табынабыз. Ә Болгарда элек «Барисл» дигән кабилә яшәгән. Бу тарихыбыз», - диде ул. Ахырдан Тәлгать Таҗетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә кылычлар һәм Үзәк дини идарә әләмен бүләк итте. Моңардан тыш ул Болгарда яңа мөфтият төзергә, барлык мөфтиятләрне шуның тирәсендә берләштереп, Шәймиевкә шушы мөфтият белән идарә итәргә дигән тәкъдим ясады, аңа өч ай дәвамында уйлап бетерергә вакыт бирде. Соңрак җыенны инде 23 нче ел рәттән оештырып килүче Баш мөфти кече манара янында елдагыча хөтбә сөйләде.
Минтимер Шәймиев исә пленум утырышында да, «Ак мәчет» ачылышында да Болгар шәһәренең Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр дә зур тарихы булган тарихи мирас икәнен ассызыклады. «Без тарихыбызны тулы күләмдә җир өстенә чыгарып, барлык халыклар каршында күрсәтергә тиеш, бирегә миллионлаган турист килеп йөриячәк», - диде.
Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә элек бик күп мәчетләр булганлыгын һәм «Ак мәчет»не төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып торуын ассызыклады. «Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә кирәк», - диде һәм мәчет төзүдә үз көчләрен һәм акчаларын кызганмаучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул, өйлә кергәч, җәмигъ мәчете хәрабәләрендә намаз укыганчы, Болгардан китмәде. Дөньядагы иң зур Коръән урнаштырылган «Истәлек урыны» каршындагы концерт тамашасын да карады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading