16+

Грипп: сакланыргамы, әллә Аллаһыга тапшырыргамы?

Фәннең алга киткән вакытында яшәсәк тә, кешелекнең проблемалары да яңарып, тормыш дигәне безгә яңадан-яңа сынаулар чыгарып тора. Медицина ничә ел авыруларга, инфекцияләргә каршы көрәш алып бара, яңа дарулар эзли, төрле ысулларын таба. Шөкер, кайчандыр авыллары белән халыкларны кырган күпме зәхмәтләр җиңелде.

Грипп: сакланыргамы, әллә Аллаһыга тапшырыргамы?

Фәннең алга киткән вакытында яшәсәк тә, кешелекнең проблемалары да яңарып, тормыш дигәне безгә яңадан-яңа сынаулар чыгарып тора. Медицина ничә ел авыруларга, инфекцияләргә каршы көрәш алып бара, яңа дарулар эзли, төрле ысулларын таба. Шөкер, кайчандыр авыллары белән халыкларны кырган күпме зәхмәтләр җиңелде.

Әмма, заманалар үзгәргән саен, авыру күзәнәкләре дә яңарып, кешелеккә яңа «бүләкләр» - тавык, дуңгыз гриппларын китереп тора. Белгечләр ел саен дәүләттән акча сорыйлар, түрәләргә: «Менә яңа вакцина уйлап табабыз да җиңәбез без аны», - диләр, әллә «Алла бирсәләрен» оныталар, әллә авыру белән шыпырт кына килешү төзегәннәр. Берәүнең өенә тычкан кереп тулгач, ул базарга барып, иң тырыш песине алып кайткан икән. Бер-ике көндә песи бер тычканны да калдырмаган. Хуҗа песинең тырышлыгын күреп сөенә икән. Ләкин, эш беткәч, песи бер көн йоклап ята, ике көн... Хуҗа: «Син әрәмтамакның миңа кирәге юк», - дип, песине куып чыгарган. Бер-­ике атнадан өйгә тагын тычканнар кереп тулган. Хуҗа базарга барып тагын иң тырыш песине алып кайткан. Берничә тычкан, яңа песи янына килеп, узганының ничек тырыш булуын һәм эшнең нәрсә белән тәмамлануын сөйләп биргәннәр. Песи уйлап торган да: «Аңладым, мин сезне аз-азлап кына тотып яшәрмен», - дигән.

Элгәре заманнарда кешеләр авыруның бер кешедән икенче кешегә күчүен ниндидер яшерен кара көчләр сәбәпле дип уйлаганнар һәм ул көчләрдән, бозымнан җеннәрдән курыккан кебек курка торган булганнар. Әмма пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Инфекция - юк», - дигән. Әлеге сүзләре белән ул инфекциянең бөтенләй булмавын түгел, бәлки Аллаһының әмере белән генә яши алуын һәм кемгәдер Аның рөхсәте белән генә күчә алуын белдерткән. Кешегә бозым керү, сихер тию, эченә җен керү кебек нәрсәләр дә Аллаһының рөхсәтеннән башка булмый, бер сихерченең дә зыяны тия алмый. Аллаһы Тәгалә: «Алар (сихерчеләр) һичкемгә дә зарар китерә алмаслар, әгәр Аллаһының рөхсәте булмаса», - диде («Бәкара», 102).

Әгәр Аллаһ берәүгә сихер тию ишеген ачкан икән, димәк, моның ниндидер сәбәбе булган. Ул сәбәпне Аллаһыдан түгел, кешенең үзеннән эзләргә кирәк. Яки иманы зәгыйфьләнгән, яки тормыш рәвеше дөрес түгел. Ниндидер сәбәп белән Аллаһ бәндәсенең өстеннән Үз саклавын алган һәм бәндә сихер каршында гаҗиз калган. Пәйгамбәребез безгә сихердән, бозымнардан саклануның күптөрле юлларын өйрәтте: махсус догалары, Коръән сүрәләре: «Фатиха», «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләре, иртә белән җиде хөрмә ашау, тәһарәтле килеш йөрү һ.б... Шушы һәм башка сәбәпләр белән кеше Раббысы сагы астына керә һәм ул зәхмәтләрдән Аның әмере белән генә имин була.

Адәмнәр өстенә килгән йогышлы авырулар да Бөек Раббының рөхсәтеннән башка килми. Авыру да, аның күзәнәкләре дә - мәхлук­лар - юктан бар кылынган затлар, чөнки бер нәрсә дә үзеннән-үзе бар булмый. Әгәр алар бар икән, димәк, аларны Аллаһ ясаган һәм аларның билгеле максаты бар. Кешелек тарихында адәмнәр өстенә күп авырулар килде, шулар аша күп милләтләр кырылды. Күбесен Аллаһ кешеләрнең явызлыклары өчен җәза буларак җибәрде. Мәсәлән, пәйгамбәребез: «Әгәр бер халыкта фәхешлек таралып, аны яшерми башласалар(оят бетү сәбәпле), ул халыкта чума һәм аңа кадәр билгеле булмаган башка авырулар таралыр», - диде (Ибн Мәҗәһ риваяте). Икенче хәдистә: «Әгәр бер халыкта зина таралса, анда үлемнәр күбәер», - диелә. Әлбәттә, XX гасыр чумасы дип аталган спид авыруы элгәре халыкларга билгеле булмады һәм аның башлангычы да, дәвамы да чиста никахлы гаиләләрдән түгел.

Шиксез, җир һәм күктә булган һәр мәхлук, һәр күзәнәк бөек Раббы әмереннән башка урыныннан да селкенә алмый. Кешелеккә килгән һәр авыру күзәнәге дә кемгәдер Аның әмере белән ирешә, кемнедер урап уза. Әмма һәр эшнең нигезендә Аның чиксез хикмәте һәм гаделлеге ята.

Көрәшергәме, Раббыга тапшырыргамы?

Һәр нәрсәнең дә Аллаһ кулында булуына күңеле белән инанган кеше нишләргә тиеш: саклану, дәвалану өчен сәбәпләрен эзләргәме? Әллә Раббыга тапшырыргамы? Әлбәттә, һәр авыруның сәбәпләре булган кебек, аның шифасының да сәбәбе бар. Пәйгамбәребез: «Һәр авыруның дәвасы бар. Әгәр дәва авыруга туры килсә, Аллаһының рөхсәте белән савыгыр», - диде (Мөслим риваяте). Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: «Аллаһ дәвасын бирми бер авыру да җибәрми. Бер авыруның гына дәвасы юк», - диде. Кешеләр: «Ул нинди авыру?» - дип сорадылар. Ул: «Картлык», - диде (Тирмизи риваяте).

Табибка бару, даруханәгә чабу, дару эчү алдыннан, иң элек иман иясе авырудан савыгуның, шифаның табиб кулында да, дару сәдәфе эчендә дә түгел, бер Аллаһ кулында икәнен белергә тиеш. Язын игенче тиешле вакытында орлыгын җир куенына сала. Орлык үсү өчен барча шартларын тудыра һәм нәтиҗә көтә. Кечкенә орлыкны терелтеп, җир өстеннән күтәреп, күк суларыннан эчертеп, кояш нурлары белән назлап ипигә әйләндерү - Бер Аллаһ эше. Шуңа күрә Аллаһ: «Үзегезнең игеннәрегезне күрәсезме? Аны сез үстерәсезме, әллә Безме?» - диде («Вакыйга», 63-64). Кеше үстерергә кодрәтле түгел, ул утырта, эшкәртә һәм нәтиҗәсен көтә. Табиб шифа бирми, ул авыруны дәвалый: шифа өчен бар шартларын тудыра. Ә шифа Аллаһыдан иңә. Әмма, шифа көтеп, кул кушырып утыру дөрес түгел. Пәйгамбәребез: «Дәваланыгыз», - дип, безгә сәбәбен кылырга һәм авыру килгәч, дәвалануның, дәвалаучы табибларның әһәмиятен аңларга чакыра.

Саклану - дәваланудан хәерлерәк

Динебез бер яктан авыруларны дәваларга, аларның хәлләрен белеп күңелләрен күтәрергә, ярдәм итәргә чакырса, икенче яктан сәламәт кешеләргә саулыкларын саклап, сакланып яшәргә өйрәтә. Карантин - йогышлы авыруларны сәламәт кешеләрдән аеру - шул саклануның бер чарасы булып тора. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер урында үләт (чума) чиренең килеп чыгуын белсәгез, ул урынга кермәгез. Үзегез шунда булсагыз, аннан чыкмагыз», - диде (Бохари риваяте).

Әлеге хәдискә мөфтиебез Ризаэддин Фәхреддин моннан 100 ел элек шундый аңлатма язып калдырган: «Үләт чире - махсус микроблар аркылы тарала торган мәгълүм бер хасталык булса да, бу хәдистә микроблар аркылы адәм балаларын һәлак итә торган һәрбер чирне үз эченә алган булса кирәк (кызамык, чәчәк, тиф вә башкалар). Бүгенге көндә йогышлы авыруларка каршы һәртөрле чаралар табылган булса да, шул чараларның иң яхшысы, бу хәдистә әйтелгәнчә, сәламәтләр белән авыруларны бергә катыштырмау вә мөмкин кадәр аерып тотудыр. Тән вә киемнәр, урын вә һаваның пакь һәм саф тотылуы да йогышлы хасталар таралмау өчен файдалы нәрсәләр».

Һиҗри җәдвәлнең 18 нче елында хәлиф Гомәр Шәм (Сү­рия), мәмләкәтен күрү нияте бе­лән, юлга чыга, әмма аның каршына чыгып, Шәм җирендә үләт чиренең котыра башлавын хәбәр итәләр. Шулвакыт Гомәр, пәйгамбәрнең хәдисе белән гамәл кылып, кире Мәдинәгә кайтып китә. Кайбер кешеләр аңа: «Син Аллаһының тәкъдиреннән качасыңмы?» - диләр, ул аларга: «Аллаһының тәкъдиреннән Аның тәкъдиренә китәбез», - дип җавап кайтара. Кешенең белә торып гомере өчен куркыныч җиргә барып керүе гөнаһ була. Аллаһы Тәгалә: «Үз-үзегезне һәлакәткә илтмәгез», - диде («Бәкара», 195).

Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: «Махау (проказа) авырулы кешедән арысланнан качкан кебек качыгыз», - диде. Бу хәдис тә безне кул кушырып утырмыйча сәбәбенә керешергә өйрәтә. Пәйгамбәребез карантин ысулы белән адәмнәрнең саулыкларын гына түгел, хәтта хайваннарны да сакларга кушты һәм: «Авыру дөяне сәламәт дөядән аерыгыз», - диде.
Шуңа күрә, мөселман үзенең булган саулыгын сакларга, авыру төшсә, дәваланырга, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Рухи авырулар да йогышлы

Пәйгамбәребез тән авыруларын гына түгел, рухи хасталарның да йогышлы булуын әйтә һәм рухи-әхлакый авырулар белән агуланган кешеләрдән ерагаерга чакыра. Пәйгамбәр: «Кеше үз дустының динендә булыр, шуңа һәрберегез кем белән дус булганын карасын», - диде (Тирмизи риваяте).

Әгәр кешенең әйләнә-тирәсе яхшы булса, ул аңа да тәэсир итә. Әгәр янәшәдәгеләр бозык булсалар, ул бозыклык аңа да йокмый калмый. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Пәйгамбәребез: «Изге иптәш белән бозык иптәш - хушбуй сатучы һәм утка күреген өрүче тимерче кебек. Хушбуй сатучы сиңа ислемай бүләк итәргә мөмкин яки аны сатып аласың, һич югы аннан хуш ис тоячаксың. Тимерче исә синең киемеңне яндырырга мөмкин яки аннан төтен исен сеңдерәсең», - дип әйтә (Бохари риваяте).

Йа Раббым, авыруларыбызга шифа, күңеле төшкәннәргә күтәренке күңел бир. Әҗәткә чумганнарга чыгу юлын күрсәт, мохтаҗлыкта булганнарга хәерле ризык бир. Гаиләсезләргә изге җефетләр, баласызларга догачы нәселләр насыйп кыл. Адашканнарны туры юлга күндер, дөньяда бәхет, ахыйрәттә рәхмәтеңне насыйп ит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading