Шәһри Казан

Хикмәт кайчан үлүдә түгел...

Кемдер килә җиргә, кемдер китә... Көн туды исә яңа фаҗига. Кайдадыр машиналар бәрелешкән, самолет егылып төшкән, теплоход су төбенә киткән, җир тетрәгән, янгын булган... Бу афәтләрдә кемнәрнеңдер иң якын кешеләре - әниләре, балалары, ирләре, туганнары, дуслары күзләрен мәңгелеккә йома. Кадерлесен югалткан кеше башына өелеп төшкән авыр кайгыдан үз җанына урын...

Реклама

- Сүз дә юк, якын кешеләрне югалту бик авыр, бик зур сынау. Бигрәк тә баланы җирләүдән дә олы хәсрәт юк. Ләкин икенче яктан, кешеләрнең үзләренең кайчан китәчәкләрен белмәве бик зур бәхет. Югыйсә дөньяда тәртипсезлек таралыр, кешеләр акылдан язар иде. Һәр кеше үз көнен санап утырыр иде. Белмәү - Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәте. Хәзер Җир йөзендә нинди генә фаҗига, бәла-каза юк. Ә бит Раббыбыз мондый афәтләрне бер сәбәпсез җибәрми. Ул бу хәлләрне безгә гыйбрәт-дәрес итеп, кайчакта бәндәләрне күтәрер өчен дә бирә. Кеше моны сабыр гына кабул итә алса, аның дәрәҗәсе күтәрелә. Иң авыр сынауларны Ул иң сөекле бәндәләренә бирә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Фатыйма кызыннан кала барлык балалары да үзеннән алдарак үлгән. Ибраһим улын соңгы юлга озатырга килгәч, ул елап җибәргән. Сәхабәләр: «Иманың шулкадәр көчле була торып, син дә елыйсыңмы?» - дип аптырашта калганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Күңел әрни, күзләр яшьләрен түгә, ләкин без Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән риза», - дигән. Аллаһы Тәгаләгә ышанган кешеләрне коткара торган бер әйбер бар. Ул - Кыямәт көнендә кубарылып, бергә җәннәткә керүгә ышаныч. 2011 елда «Булгария» теплоходы фаҗигагә очрагач, һәлак булган кешеләрнең туганнары белән эшләргә туры килде. Христианнар, мөселманнар арасында төрле гаиләләрне күрдек. Хәтта мирас бүлә башлаганнары да булды. Әмма алар шунда иманга килеп, дуслаштылар, берләштеләр. Газета укучыларга чын йөрәктән мөрәҗәгать итәсем килә: якыннарыгыз зур югалту кичерсә, шунда ук алар янына йөгерегез, бергә булырга тырышыгыз. Ул зур көч, таяныч бирә. Тагын шуны да аңларга кирәк: мөселманмы син, христианмы - эш анда түгел, кайчан, ничә яшьтә үлүдә дә түгел, ә кем булып, ничек китүдә.
- Рөстәм хәзрәт, якын туганын югалткач, кеше еш кына «әгәр мин аны җибәрмәгән булсам», «әгәр ул бармаган булса» яки шуңа охшаш башка сүзләр белән үз-үзен битәрли башлый. Бу вакытта нишләптер тәкъдир төшенчәсен онытып җибәрәбез.
- Бер галим болай дип әйткән: «Мөселман кешесенең сүзлегендә «менә шулай булыр иде» дигән җөмлә юк». Бар да - Аллаһы Тәгаләдән. Димәк, Ул шуның белән хөкем кылган. Шуңа күрә Коръәни-Кәримдә: «Иман китергән кешеләрдә киләчәк өчен курку да, борчылу да булмас», - диелгән. Аллаһы Тәгалә язганны Аллага шөкер, дип кабул итәргә тиешбез. Без, кешеләр, матди байлыкка шулкадәр нык тотынганбыз, шуңа күрә дә күп нәрсәләр авырлык белән килә. Хезмәт хакы бераз гына кимесә дә, дөнья беткән кебек кабул ителә. Афәтләр җибәреп, Аллаһы Тәгалә безгә кисәтү ясый: туктарга вакыт! Кешенең бөтен нәрсәсе - байлыгы, гаиләсе, сәламәтлеге бар, әмма ул барыбер канәгать түгел. Аллага шөкер дияргә дә бу узышудан туктарга кирәк бит инде. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Өч төркем - түрәләр-җитәкчеләр, галимнәр һәм байлар бозылса, халык та бозыла», - дигән.
- Зур кайгы кичергән кайбер кешеләр үз эчләренә бикләнергә мөмкин. Чит илләрдә авыр вакытларда дин әһелләренә яки психологларга барып күңел бушату гадәти күренеш. Бездә мондый практика бармы?
- Безнең динебездә дә бәлагә тарыганнарны кабул итү бар, әмма бездә гөнаһларны җибәрү дигән нәрсә юк. Мәсәлән, христиан кешесе атакай янына бара да ул аның гөнаһларын җибәрә. Бездә гөнаһларны җибәрүче Аллаһы Тәгалә генә. Килсеннәр дин әһелләре янына, ярдәм итәрбез. Ләкин монда икенче четерекле мәсьәлә бар: моны бөтен дин әһеле дә булдыра алмый, ягъни барысы да тыңлап бетерә алмый. Бик күп очракларда кешеләргә кирәкмәгән сүзләр әйтеп, дөрес булмаган фикер тудыралар. Шуңа күрә авырган вакытта берничә табибка мөрәҗәгать иткән кебек, җанга дәва эзләгәндә дә берничә мәчеткә барсыннар иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: