16+

«Хәләл» товар нинди була?

Бала чагымда шәһәребез урамыннан атлаганда мәчет капкасындагы «Хәләл ит» дигән язмага гел күзем төшә иде. Күңелемдә, нәрсә соң ул хәләл, дигән сорау туса да, аның мәгънәсе турында бер дә уйланганым булмады. Вакыт узу белән, миңа «хәләл»не мөселманча суелган ит, дип аңлаттылар. Тик аның киң мәгънәсенә үскәч кенә төшендем. Гомумән, «хәләл»...

«Хәләл» товар нинди була?

Бала чагымда шәһәребез урамыннан атлаганда мәчет капкасындагы «Хәләл ит» дигән язмага гел күзем төшә иде. Күңелемдә, нәрсә соң ул хәләл, дигән сорау туса да, аның мәгънәсе турында бер дә уйланганым булмады. Вакыт узу белән, миңа «хәләл»не мөселманча суелган ит, дип аңлаттылар. Тик аның киң мәгънәсенә үскәч кенә төшендем. Гомумән, «хәләл»...

Бала чагымда шәһәребез урамыннан атлаганда мәчет капкасындагы «Хәләл ит» дигән язмага гел күзем төшә иде. Күңелемдә, нәрсә соң ул хәләл, дигән сорау туса да, аның мәгънәсе турында бер дә уйланганым булмады. Вакыт узу белән, миңа «хәләл»не мөселманча суелган ит, дип аңлаттылар. Тик аның киң мәгънәсенә үскәч кенә төшендем.
Гомумән, «хәләл» сүзе «рөхсәт ителгән» дигәнне аңлата. Хәләл дигәч тә, без, беренче чиратта, никтер ит турында уйлыйбыз. Хәрам сүзе күбебез өчен дуңгыз ите һәм аракы белән бәйле. Ә бит «хәләл» һәм «хәрам» сүзләренең төшенчәләре азык-төлеккә генә карамый. Моңа күптән түгел булып узган «KAZANHALAL-
2012» күргәзмә-ярминкәсе дәлил. Биредә шәригать кануннарына туры китереп суелган ит ризыклары гына түгел, камыр ризыклары да, мөселман киемнәре һәм косметикасы да бар иде. Нинди була соң ул хәләл товарлар, дип сорарсыз. Җавабы гади: мөселман кануннарына каршы килмәгән һәрбер нәрсәне дә хәләл дип атый алабыз. Ярминкәнең төп максаты да шундый товарларны тәкъдим итү һәм сату иде. Күргәзмә барышында «хәләл» концерт та булып узды. Татар-мөселман җырчылары һәм төркемнәре башкарган дини тематикалы, шулай ук матур яңгырашлы, бай эчтәлекле милли җырлардан торган тамашаны тагын ничек атарга? Җырлар арасында мөселман модасын күрсәтү бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Бу безгә янәдән мөселманнарның динебез кануннарына каршы килмичә, шул ук вакытта зәвыклы да, матур да итеп киенә алуын күрсәтте. Ярминкәдәге затлы мөслимәләрдән күзләр чагылды. Оештырылган концерт кәефне күтәрде. Арабызда җыр-моңны гөнаһка санап, аны бер дә тыңламыйча, тыңлаганнарны тәнкыйтьләп йөрүчеләр дә шактый. Әмма Ислам һәрбер төр музыканы чыннан да тыйганмы соң? Матур дини һәм милли, бай эчтәлекле, күңелне яктылыкка һәм яхшылыкка өндәгән музыка хәрам була аламы? Җыр тыңлау - гөнаһ ул, дияргә хакыбыз бармы? Исламда нәрсә тыелмаган, шул рөхсәт ителгән бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading