16+

Хуҗа Насретдин сарыгы

Хуҗа Насретдинның күршеләре аның сарыгын суйдырып ит ашау өчен үзара хәйлә корырга ниятләделәр. Аларның берсе, әйдәгез, бер-беребез артыннан чиратлашып, Хуҗаның юлына очраган булып: «Иртәгә Кыямәт көне була. Шуңа күрә, сарыгыңны суеп ашыйк, бергәләшеп сиңа дога кылырбыз һәм үзеңә дә, байлыгың, малларың азрак булгач, Аллаһ каршысында җавап тотарга да җиңелрәк булыр»,...

Хуҗа Насретдин сарыгы

Хуҗа Насретдинның күршеләре аның сарыгын суйдырып ит ашау өчен үзара хәйлә корырга ниятләделәр. Аларның берсе, әйдәгез, бер-беребез артыннан чиратлашып, Хуҗаның юлына очраган булып: «Иртәгә Кыямәт көне була. Шуңа күрә, сарыгыңны суеп ашыйк, бергәләшеп сиңа дога кылырбыз һәм үзеңә дә, байлыгың, малларың азрак булгач, Аллаһ каршысында җавап тотарга да җиңелрәк булыр»,...

Хуҗа Насретдинның күршеләре аның сарыгын суйдырып ит ашау өчен үзара хәйлә корырга ниятләделәр. Аларның берсе, әйдәгез, бер-беребез артыннан чиратлашып, Хуҗаның юлына очраган булып: «Иртәгә Кыямәт көне була. Шуңа күрә, сарыгыңны суеп ашыйк, бергәләшеп сиңа дога кылырбыз һәм үзеңә дә, байлыгың, малларың азрак булгач, Аллаһ каршысында җавап тотарга да җиңелрәк булыр», - дип әйтик, дип сүз куештылар.
Күршеләренең беренчесе очрап, вәгъдәләшкән сүзләрен әйткәч, Хуҗа бик ышанып бетмәде. Әмма күршесенең дүртенчесе очраган булып: «Мин әрәм китмәсен өчен тавыгымны суйдым», - дигәч, Хуҗа ышанмыйча булдыра алмады. Бөтен күршеләре белән елга кырыена барып, сарыкны суйдылар. Хуҗа учакта ит кыздырган вакытта күршеләре чишенеп, су коенырга кереп киттеләр. Шушы вакытта Хуҗа Насретдин күршеләренең үзара: «Алдадык Насретдинны», - дигән сөйләшүләрен ишетеп алды һәм үч итеп күршеләренең киемнәрен учакка салып якты. Шул арада тиз генә барып, күршеләренең йортларына ут та төртеп килде. Күршеләре, судан чыгып, киемнәренең юклыгын күреп, Хуҗадан: «Безнең киемнәребезне күрмәдеңме?» - дип сорадылар. Хуҗа: «Нәрсәгә алар сезгә, иртәгә барыбер Кыямәт көне була бит. Шуңа күрә, мин аларны учакка салып яктым. Шуның белән бергә әле сезгә Аллаһ каршысында җавап бирергә җиңелрәк булсын дип, йортларыгызга да ут төрттем», - дип җавап кайтарды.
Хөрмәтле дин кардәшем! Бик күп кешеләр, ахырзаман кайчан була, дип сорыйлар. Һәм инде, әлбәттә, бу үзенчәлекле, кызык сорауны Мөхәммәд (с.г.в.)нән дә сораганнар. Ул исә: «Кыямәтнең булачак сәгатен Аллаһ Тәгаләдән башка беркем дә белми», - дип җавап кайтарган. Һәм ни гаҗәп, атабыз Адәм (г.с.)нән алып бүгенге көнгә кадәр, йә шайтан вәсвәсәсе белән, йә ялганчы кешеләрнең фикерләрен тыңлап, шуңа ышанып, Кыямәт көне килеп җитте, фәлән көнне булачак, дип алдандылар һәм көлкеле, кайберәүләр хәтта үкенечле хәлләргә дучар булдылар. Мәсәлән, 2012 елның фәлән көнендә Кыямәт көне була дигән булып, йортларын сатып, тиешсез җиргә малларын сарыф итеп, гади генә әйткәндә, бернәрсәсез калдылар. Шуңа күрә бу мәсьәләдә Хуҗа Насретдин булмас өчен, акыллы кеше, кемнеңдер нәрсәдер әйтүенә карап, ашыгыч нәтиҗә чыгарырга тиеш түгел. Шунысын да искә төшерү урынлы: адәм баласына үлем килсә, аның кыямәте купкандыр. Ахырзаман көнен күрү сиңа бәлки насыйп түгелдер, ләкин, бүгенме яисә иртәгәме, үлем сиңа барыбер килеп кагылачак. Һәм синең Аллаһ каршысында җавап бирү ахырзаманы шушы мизгелдән башланып китәчәк. Ә син исә үзеңә һичшиксез килә торган Кыямәт көнеңә әзерме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading