16+

Хәзрәтнең эше дәвам итә

19 июль көнне динебез дошманнары тарафыннан оештырылган теракт күренекле хәзрәтебез Вәлиулла Ягъкубның гомерен өзеп, мөселманнарга карата тискәре фикерләр тудыру өчен, тагын бер сәбәпкә әверелде. 4 сентябрьдә аңа 49 яшь тулган булыр иде. Бу көнне ТР Мөселманнары диния нәзарәте Россия Ислам университеты бинасында халкыбызның күпкырлы талант иясе булган улын искә алу...

Хәзрәтнең эше дәвам итә

19 июль көнне динебез дошманнары тарафыннан оештырылган теракт күренекле хәзрәтебез Вәлиулла Ягъкубның гомерен өзеп, мөселманнарга карата тискәре фикерләр тудыру өчен, тагын бер сәбәпкә әверелде. 4 сентябрьдә аңа 49 яшь тулган булыр иде. Бу көнне ТР Мөселманнары диния нәзарәте Россия Ислам университеты бинасында халкыбызның күпкырлы талант иясе булган улын искә алу...

Анда кайбер өлкәләрнең мөфтиләре, район мөхтәсибләре, дини оешмалар, мәдрәсә җитәкчеләре, галимнәр һәм журналистлар катнашты.
Коръән аятьләре белән башлап, Вәлиулла хәзрәт рухына дога кылынганнан соң, конференциягә җыелучыларны ТР мөфтиенең беренче урынбасары, мөфти вазифаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов сәламләде. Икенче булып сүз алган ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин үз чиратында Вәлиулла хәзрәтне 98 нче еллардан бирле белүен, аның дини юнәлеш сайлаганчы «Азатлык» татар яшьләре берлеге хәрәкәтендә йөрүен, соңгы елларда акыллы сүз әйтүче, катгый фикерле Иҗтимагый палата вәкиле дә булып торуын сөйләде. «Вәлиулла хәзрәт дин бетерелгән дәвердә аны кире кайтару эшенә алынучыларның башлап йөрүчесе булды. Без Казан урамнарының берәрсенә аның исемен бирергә дигән тәкъдим белән Президентыбызга мөрәҗәгать юлладык. Хәзер ул мөрәҗәгать ТР Топонимик комиссиясенә карарга тапшырылган», - диде ул үз чыгышында. ТР Дәүләт Шурасы исеменнән депутат Фәрит Мифтахов чыгыш ясады. Ул Вәлиулла хәзрәт белән хаҗга баруын, Дәүләт Шурасында татар исламының концепциясен бергәләп эшләүләрен искә төшерде. Ахыргы сүзен: «Вәлиулла сәясәт юлыннан китсә дә, зур уңышларга ирешә алган булыр иде, тик ул дин һәм мәгърифәт юлын сайлады. Киләчәктә иманлы депутатларыбызның артуын телим», - дип йомгаклады. Россия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җәмгыятебездә Вәлиулла хәзрәт кебек мөселман зыялыларының җитенкерәмәвен, ә Вәлиулла хәзрәтнең соңгы еллардагы хыялы шундыйларны тәрбияләү булганын әйтте, аның иҗатын, ул әйткән фикерләрне һәм керткән терминнарны бүген барган процессларга нәтиҗә ясау дип бәяләде. «Безгә 20 нче йөз башындагы галимнәребез сыман дөньядагы проблемаларны тирәнтен аңлап, вазгыятьне халыкка җиткерә алырдай кадрлар әзерләргә кирәк», - диде ректор.
Конференциянең икенче өлешендә Габдулла хәзрәт Әдһәмов янә мөнбәргә менеп, гомер азагында диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләгән мәрхүмнең мөселман мәгариф системасын реформалау, стандартлаштыру эшен башлап калдыруы хакында сөйләде. «Шәкертләребез үзләре дә, аларның белем дәрәҗәләре дә төрле. Шулай да эшебезнең ахыргы нәтиҗәсе мәдрәсә тәмамлаучыларның барысының да бер дәрәҗәдә белем алуын тәэмин итү булырга тиеш. Кайсыбер балалар бакчалары һәм мәктәпләргә дә үз компонентыбызны булдырып үтеп керергә кирәк. 6 нчы сыйныфка кадәр белем бирүче «Радуга» башлангыч мәктәбе моңа мисал булып тора. Тик анда төрек этнокомпоненты. Аннан төрек лицейларын да беләбез. Алар төрек дәүләте һәм милләтенә мәхәббәт тәрбияли. Безгә дә традицион мөселман компонентлы укыту учреждениеләре кирәк. Мондый учреждение түләүле дә булырга мөмкин, ләкин сыйфатлы белемгә гарантия булырга тиеш. Төрек лицейлары югары уку йортларына керүне 95 процентка гарантияли. Әлегә Казанда үз компонентыбыз белән гомуми урта белем бирүче «Госмания» мәктәбе генә эшли», - диде Габдулла хәзрәт.
Чыгыш ясаучылар арасында «Иман» мәркәзе рәисе, «Апанай» мәчете имам хатибы Наил Гарипов та бар иде. «Вәлиулла хәзрәт беренчеләрдән булып татар телендәге мөселман сайтларын гамәлгә куйды, алардан күпме кеше файдалана, алар әле дә эшли. Соңгы вакытларда интернет телевидение ачарга хыяллана иде. Ул моның өчен «Иман тв (imantv.su)» дигән сайт та теркәтте. Без ул эшне дәвам итәргә тырышырбыз. Гали Чокрыйның туган ягына барып видео да төшердек. Вәлиулла хәзрәт аны «Алтын мөнбәр» фестиваленә әзерләргә хыялланды. Өлгерми калды. Яшьләр белән эшләү, аларны ял иттерү формалары, татарча мөселман мультфильмнары ясау турында да хыялы бар иде аның», - диде ул, Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеген дәвам итәргә тырышачагын белдереп.
Галим Хатыйп Миңнегулов һәм Фәйзелхак Ислаевлар Вәлиулла хәзрәтнең «Иман» нәшрияты милләтебез өчен бәяләп бетергесез зур эшләр башкарганы, һәр нәрсәдән хәбәрдар булган хәзрәтебез үзе галим-голамәгә, язучы халкына теләктәшлек күрсәтеп яшәгәнен ассызыкладылар.
P.S: Конференциядә моннан тыш исламның радикаль төрләре һ.б. мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Аллаһ насыйп итсә, болар хакында алдагы саннарда таныша алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading