16+

Яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәкме?

Барысы да: байлыгы да, иминлеге дә – Аллаһтан.

Яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәкме?

Барысы да: байлыгы да, иминлеге дә – Аллаһтан.

«Иске йортны сүтеп, урынына яңаны салырга булдык. Йорт нигезендә дүрт почмак саен тимер акчалар чыкты. Күршебез, йортта акча күп булсын өчен шулай эшләгәннәр, сезгә яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәк, диде. Нинди дога язып күмәргә кирәк?»

Безнең әби-бабаларда дин белән гореф-гадәтләр бик тыгыз бәйләнгән. Гореф-гадәт булган гамәлне дә диндә шулай язылган дип сөйләүчеләр дә бар.
Йортның нигезенә ни акча, ни дога – берни дә күмеп калдырырга кирәкми. Чөнки болар – хорафат. Барысы да: байлыгы да, иминлеге дә – Аллаһтан.
Әгәр йортта иминлек, ислам нуры булуын теләсәгез, дога күмеп калдырырга түгел, ә көн саен дога укырга, йорт төзегәндә, әзер йортка кергәндә, чыкканда, гомумән, һәр эшне башлаганда «Бисмилләһир-рахманир-рахим» сүзләреннән башларга, һәрдаим йортта Коръән яңгыратырга, йортта намаз укырга кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең «Йортларыгызны каберлеккә әйләндермәгез» дигән сүзләре бар. Әбү Һөрайра (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең бу сүзләрен намаз укылмаган, Коръән яңгырамаган йорт кабер кебек караңгы, нурсыз була дип аңлата.

Димәк, йорт нигезенә дога язылган кәгазь күмеп калдырып кына берни дә үзгәрми. Аллаһы һәркайсыбызга иманлы тормыш насыйп итсен!
(“Дин вә мәгыйшәт”)

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Без яна йортка нигез салганда мулланы алып килеп корьэн укыттык.

    Мөһим

    loading