16+

«Ике кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр»

Үзләрен мөселман өммәтеннән дип санап йөрүче татарларның күпчелегендә исламда балигълыкка җиткән кыз баланың хокуклары кысыла дигән караш яши. Янәсе, аларны чүпрәккә төрәләр, мескеннәрнең тәне кояш нурын да күрә алмый.

«Ике кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр»

Үзләрен мөселман өммәтеннән дип санап йөрүче татарларның күпчелегендә исламда балигълыкка җиткән кыз баланың хокуклары кысыла дигән караш яши. Янәсе, аларны чүпрәккә төрәләр, мескеннәрнең тәне кояш нурын да күрә алмый.

Шәригать кушканча тәнен каплап, яулык ябып йөрү өчен хатын-кыздан шактый зур тәвәккәллек, психологик әзерлек таләп ителә. Чөнки дингә исем кушу, никах укыту, мәет күмү йоласы буларак кына караучы әйләнә-тирәдәгеләр аның тышкы кыяфәтендә пәйда булган кискен үзгәрешләрне җиңел генә кабул итә алмый. Үзләре иманлы бала тәрбияләргә тиешле ата-ана Совет динсезлеге чорында үскән, баштанаяк көнбатыш цивилизациясе идеалларына мөкиббән...
Көнбатыш цивилизациясе дигәннән, заманында рус-европа кыйммәтләренең өстенлекле якларын күргән мәгърифәтче-җәдитче язучыларыбыз да кадимчелек тарафдарлары булган «карагруһчы муллалар»га каршы аяусыз көрәш алып барды. Мисалга Фатих Әмирханның бер әсәрендә хатын-кызларның «гаурәт» дип аталуы, аларга хәтта чит кеше күзе алдында күренергә дә рөхсәт ителмәгәнлеге, башта ата-анасы, аннан ире тарафыннан чикләүләргә дучар ителүе турында аермачык язылган. Аның чордашлары иҗат иткән драма әсәрләре дә (мәсәлән, «Галиябану») кыз баланы көчләп кияүгә бирү вакыйгалары тирәсендә кайный. Ата-ана баласының теләгенә каршы килүдә, аның хис-кичерешләре белән санлашмауда гаепләнә. Күп вакыт ир-атларның хатын-кызга «кол» итеп караулары күпертелә.
Хакыйкатьтә исә, Аллаһ кануннары буенча яшәүче бер генә ата-ана да үз баласына начарлык теләми, бары тик үзенә йөкләнгән изге бурычын гына үтәргә омтыла. Наданлыгыбыз сәбәпле, ислам динендә хатын-кызларның хокуклары кысыла, алар кимсетелә, дип тәкрарлыйбыз. Шул ук вакытта кешеләрне дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәр өчен бирелгән Аллаһ кануннары урынына «демократик җәмгыять», «эмансипация», «тигез хокук» дия-дия, нәфис затларыбызның нечкә иңнәренә ир-ат бурычларын өеп куйдык, шул ук вакытта аларның хокукларын чикләдек.
Без Халыкара хатын-кызлар көне дип билгеләп үтә торган 8 Март бәйрәме дә үз вакытында нәкъ менә хатын-кызларның хокукларын яклый торган көн, «эмансипация»гә омтылу буларак тарихка керә. Бүген әлеге бәйрәмне нәфис затларыбызны мактау, аларны зурлау өчен бер форсат итеп кенә кабул итсәк тә, ул, нигездә, хатын-кыз хокукларын яклау көне булуын истә тотып, ислам динендә хатын-кыз хокуклары мәсьәләсе буенча Казан мәхәлләсе казые Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН белән дә фикер алыштык.
- Ислам дине хатын-кызны җәберли, аның дәрәҗәсен түбәнсетә, мөстәкыйльлеген чикли дигән караш, әлбәттә, хаклыкка туры килми. Коръәнгә, хәдисләргә күз салсак, ислам динендә хатын-кызларның дәрәҗәсе бик зур икәнлеген күрәбез. Мәсәлән, Коръәни-Кәримдә «Ирләр» дигән сүрә юк. Әмма 114 сүрә арасында иң зурларының берсе «Хатыннар» сүрәсе дип атала. Бу аңлаган кеше өчен күп нәрсәне сөйли. Гайсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьям анабыз турында да Коръәни-Кәримдә күп языла. Ул хатынның нинди рухи дәрәҗәләргә ирешүе, Аллаһ Тәгаләгә якын, саф бер мөэминә хатын икәнлеге турында хәбәр ителә. «Хатын-кызларның дәрәҗәсе бераз түбәнрәк түгелме?» дигән фикер белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да мөрәҗәгать итүчеләр булган. Бер хатынның шундый соравын ишеткәч, Пәйгамбәребез дәшми кала, бераздан аңа «Гыймран» сүрәсенең аятьләре иңә. Анда: «Мөэминме, мөэминәме, кем генә булмасын, изгелек итә икән, изгелегенә карата һәркем Аллаһның бүләгенә ирешәчәк», диелә.
Хатын-кыз бит ул гаиләнең күзгә күренмәгән төп хуҗасы. Ул өйне карый, ризыгын пешерә, ирен каршы ала, озатып кала, киемнәрен юа, бигрәк тә гаиләдә туган баланы тәрбияләгәндә төп эшне ул башкара, бөтен яклап җәмгыятькә кеше тәрбияли.
Пәйгамбәребез, өч кыз бала тәрбияләгән ата-ана җәннәтле булыр, дигән. Ир баланы дип әйтмәгән бит. Бер сәхабә: «Ә икене тәрбияләсә?!» - дип сорагач: «Икене тәрбияләсә дә җәннәтле булыр», - дигән. Күп кеше белгән тагын бер хәдистә: «Җәннәт әниләрнең аяк астында», диелә. Әтиләр аяк астында димәгән, әниләр аяк астында, дигән бит.
8 Мартны мөселман бәйрәме дип әйтеп булмаса да, шәригать кануннарына каршы килерлек гамәлләр кылмыйча үткәрелсә, урынлы, кирәкле бәйрәм. Бөтен дөнья бәйрәм итә торган бу көнне газиз әниеңә, хатыныңа, кызыңа бүләк алып кайтасың икән, монда бер зарар да юк, киресенчә, кирәкле, сөннәткә туры килә торган гамәл.
Кыз баланы тәрбияләгәндә әти-әни ике-өч мәртәбә игътибарлырак булырга тиеш. Кыз бала тәрбияләү, ир бала белән чагыштырганда авыррак. Аның сафлыгын, нечкә күңеллелеген күзаллап, бигрәк тә бүгенге җәмгыятьтә аны һәртөрле бозыклыклардан, дини яктан да, дөньяви яктан да тәрбия бирергә, аны хәләл ризык белән тукландырырга, киенү рәвешенең хикмәтләренә төшендерергә, гомумән, ата-ана дини яктан үзенең кызына тулы бер мәгълүмат бирергә, киләчәктә аның бозыклык таратучы шәхес булмавына сәбәпче булырга тиеш.
Кыз бала тугач та, әти-әнигә матур исем бирү, хәләл ризык белән тукландыру, киендерү, сөйләшә башлагач кирәкле мәгълүмат бирү, балигълыкка ирешкәч, кияүгә бирү бурычлары йөкләнелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading