16+

Ир балага - ике, кызга бер сарык: Гакыйка корбанын кайчан чалырга?

Бездә бала туу хөрмәтенә, Аллаһка шөкер итү йөзеннән, гакыйка корбаны чалу гадәте яшәп килә. Корбанлыкны кайчан чалу дөрес, ул мәҗбүриме һәм аны бүлү тәртибе нинди? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин безгә шулар турында сөйләде.

Ир балага - ике, кызга бер сарык: Гакыйка корбанын кайчан чалырга?

Бездә бала туу хөрмәтенә, Аллаһка шөкер итү йөзеннән, гакыйка корбаны чалу гадәте яшәп килә. Корбанлыкны кайчан чалу дөрес, ул мәҗбүриме һәм аны бүлү тәртибе нинди? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин безгә шулар турында сөйләде.

– Хәзрәт, гакыйка сүзе ул нәрсәне аңлата?
– Гакыйка – бала туганнан соң чалына торган корбан. Асылда “гакыйка” сүзе яңа туган баланың башындагы чәчен аңлата. Баланың чәчен шушы корбанны чалганнан соң алганга күрә, әлеге корбан да “гакыйка корбаны” дип аталган. Гакыйка корбанын чалып, мөселман кешесе Аллаһка шөкер итә һәм кешеләрне шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан кунак итә. Гакыйка корбанын чалу турында Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйткән: “Һәрбер бала гакыйка корбанының “тоткыны”. Бу корбан аның исеменнән җиденче көнне чалына, шул көнне аңа исем кушыла һәм шул көнне чәче алына” (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). Галимнәр аңлатуынча, гакыйка корбаны чалынган бала Кыямәт көнендә әти-әнисенә шәфәгать кыла ала. Шулай ук аның икенче файдасы да бар. Бу корбанны чалганнан соң шайтан ул балага зарар эшли алмый. Башка бер галимнәр аңлатуынча, бу корбанны чалу баланың сау-сәламәт үсүенә сәбәп булып тора. Аллаһ Тәгалә бу баланы гакыйка корбаны чалу бәрабәренә авырулардан, имгәнүләрдән һәм бәла-казалардан саклый. 

– Җиденче көнне чалына, дидегез. Ә соңга калынса?
– Әгәр дә бу көнне чалып булмаса, башка көнне дә чалырга ярый.  Кайбер галимнәр фикеренчә, бу корбанны чала торган көннәр бала туганнан соң 7, 14, 21 көннәр. Гакыйка корбанын 7нче көнне чалганнан соң баланың чәчен алу сөннәт. Соңыннан ул чәчнең якынча авырлыгын билгеләп, көмеш бәясе белән сәдака бирергә кирәк. Мәсәлән, 1 гр көмеш хәзер 30 сум. Әгәр дә чәч авырлыгы 10 гр булса, 300 сум сәдәка бирү сөннәт була.

– Гакыйка мәҗбүриме? Чалынмаган булса, гөнаһы юкмы?
– Мәҗбүри түгел. Хәнәфи мәзһәбендә аның хөкеме мөбәх, ягъни ихлас ният белән башкарсаң савап була, ә үтәмәсәң гөнаһ булмый. Мәлики, Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләренең карашы буенча, бу корбанны чалу “сөннәт мүәккәдә” ягъни катгый үтәлергә тиешле сөннәт гамәл. Әгәр дә мөселман кешесе бу корбанны чала икән, аңа әҗер-савап языла һәм ул Аллаһның ризалыгына ирешә вә Аның рәхмәтенә якыная.

– Ни өчен ир балага ике сарык, кызга бер сарык чалалар? 
– Бу мәсьәләдә галимнәр арасында төрле фикер. Мәлики мәзһәбендә ир бала өчен дә һәм кыз бала өчен дә берәр сарык чалу сөннәт. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхабә әйтүенчә, “Мөхәммәд пәйгамбәр оныклары Хәсән белән Хөсәен исеменнән берәр тәкә чалды” (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы). Шәфигый белән Хәнбәли мәзһәбендә ир бала өчен ике сарык, ә кыз бала өчен бер сарык чалу сөннәт. Алар башка бер хәдискә таяна. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Гайшәдән килгән хәдистә Аллаһның илчесе ир бала өчен бер зурлыкта һәм бер яштә булган ике сарык, ә кыз бала өчен бер сарык чалырга әмер итә. (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). 

– Бала тууга ук гакыйка корбанын чалырга мөмкинлек булмаса, аны ничә яшенә кадәр чалырга була? 
– Бу корбанны ничек иртә чалсаң шулай яхшырак. Шәфигый мәзәбе галимнәре фикеренчә, әти кеше бу корбанны баласы балигълык яшенә җиткәнчегә хәтле чалырга тиеш. Аннан соң инде бу корбанны вакыты чыккан була һәм аны балигълыкка җиткән бала үзе чала ала. Ләкин бу мәҗбүри гамәл түгел. Эшләсә савап була, эшләмәсә гөнаһысы юк. 

– Әтисе урынына берәр туганы чалдыра аламы?
– Гадәттә, бу корбанны әти-әни үз акчаларына корбан сатып алып чалырга тиеш. Шулай ук аларның рөхсәте белән әби-бабалары да чала ала. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең оныклары Хәсән белән Хөсәен тугач, бу корбанны үзе чалды.  

– Әтисе чала белмәсә?
– Әгәр дә корбанны әтисе чала белмәсә, бу эшне башкара белән торган кешегә әйтә.

– Корбанлык итен үзеңә ашарга ярыймы? Аны ничек бүлү дөрес? Аш уздырырга кирәкме? 
– Гакыйка корбаны итен үзеңә ашарга ярый. Итне бүлү рәвеше нәкъ Корбан гаетендә чалынган хайванның итен бүлү кебек. Бер аермасы да юк. Итне өч өлешкә бүлү мөстәхәб: бер өлешен үзеңә калдырасың, икенче өлешен мохтаҗларга таратасың, ә өченче өлеше белән бәби ашы уздырып, туганнарны һәм күршеләрне кунак итәсең. Шулай ук аның итен бөтенләй таратып бетерергә дә ярый. Әгәр дә гаилә үзе мохтаҗ булса, итне тулысынча үзендә калдыра ала. 

– Акчасын Зәкят фондына гына биреп калдырсаң буламы? 
– Бу корбанны үзең чалсаң һәм ите белән туганнарны һәм дусларны чакырып мәҗлес уздырсаң хәерлерәк. Әгәр дә Зәкят фонды бу акчага корбанлык сарык сатып алып, чалырга һәм аның итен мохтаҗларга таратырга риза булсалар, алай да эшләргә ярый. Ләкин алда әйтелгән рәвештә эшләү күркәмрәк.

– Итне, имеш, балта белән чабарга ярамый? 
– Күпчелек галимнәр фикеренчә, аның итен балта белән чабарга ярый. Кайбер галимнәр, аның сөякләрен балта белән тураклау рөхсәт ителә, ләкин чапмау хәерлерәк, ди. Бу галимнәр түбәндәге хәдискә таяна. Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Гайшә анабыз әйтә: “Ир бала өчен бер үк зурлыкта ике сарык, ә кыз бала өчен бер сарык чалына. Ул тулысынча пешерелә һәм сөякләре сындырылмый. Аның итен ашыйлар, ашаталар һәм сәдака итеп бирәләр. Бу гамәл 7 көнне башкарыла”. Әлеге хәдис зәгыйфь хәдис, аны Имам ән-Нәвәви “әл-Мәҗмүг” китабында китерә.

– Сөякләрен күмәргә кирәк икән?..
– Гакыйка корбаныннан кешеләр дә һәм шулай ук башка җан ияләре дә файда күрергә тиеш. Аның эчке әгъзаларын, эч майларын, сөякләрен мәче, эт кебек йорт хайваннарына һәм кош-кортларга бирергә ярый. Әгәр дә инде сөякләре аунап ятса, җиргә күмәргә яки чүп савытына атарга була. Кайбер җирләрдә корбан итеп чалынган хайванның сөякләрен чишмә яки елгага ташлыйлар. Бу бер дә матур күренеш түгел, чөнки бу табигатьне һәм сулыкларны пычрату була. 

– Корбанлык сарыкка аерым таләпләр юкмы?
– Гакыйка корбаны итеп чалына торган сарык симез, сау-сәламәт, кимчелексез, бер яшькә җиткән булырга тиеш. Әгәр дә корбанлык хайван 1 яшьлек сарык зурлыгында булса, 6 ай тулып җиденче айга кергән сарыкны да чалырга ярый.

– Гакыйка корбанын чалу тәртибе турында да сөйләгез әле. Нинди дога укыласын да?
– Корбанны чалганда аяклары белән кыйблага каратып яткыру мөстәхәб гамәл. Чалучы кеше мөэмин-мөселман булырга тиеш. Чалган вакытта: “Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләһи Раббил-гәәләмиин. Ләә шәриикә ләһ. Вә бизәәликә үмиртү вә әнәә минәл-мүслимиин. Бисмилләһи, Әллааһү әкбәр. Әллааһүммә ләкә вә иләйкә (Аллаһның исеме белән чалам. Аллаһ иң бөек. Йа, Аллаһ. Бу корбан Синеке һәм ул Сиңа кайта). Бу фәлән улы фәләннең (баланың исеме әйтелә) гакыйка корбаны”, – диелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэзер корбанын кайчан чалырга кирэк и кемнэргэ элэшергэ ул итне

    Мөһим

    loading