16+

Ислам динен кабул итсәң, өйләнәм

Күптән түгел фатирыбызда ремонт ясарга уйлап, махсус белгеч чакырдык. Уртача буйлы, таза гына мөлаем йөзле егет, рус телендә сөйләшсә дә, ишек бусагасын атлап кергәндә, «Әссәламегаләйкем» дип исәнләште.

Ислам динен кабул итсәң, өйләнәм

Күптән түгел фатирыбызда ремонт ясарга уйлап, махсус белгеч чакырдык. Уртача буйлы, таза гына мөлаем йөзле егет, рус телендә сөйләшсә дә, ишек бусагасын атлап кергәндә, «Әссәламегаләйкем» дип исәнләште.

Бүлмәдәге башкарылачак эшләрне карап чыккач, эш коралларын алып, эшкә дә тотынды. Аның «иншалла» дигән сүзләре еш ишетелеп торды. Төшке ашка туктагач, яңа танышыбыз турында күбрәк беләсебез килеп, аңа сораулар бирергә тотындык. Чираттагы намазын укып алгач, ул безгә менә нәрсәләр сөйләде... Егет хәрби хезмәтне Әфган җирендә үткән, төрле авырлыкларга очраган, әсирлеккә төшкән. Яшь булса да, төшенкелеккә бирелмәгән, ачы язмышка аек акыл белән карап, тырышып эшләгән. Аның тәртибеннән канәгать калганнар, күрәсең, дошманнар ислам динен кабул итәргә тәкъдим ясаганнар һәм ул, рус егете булса да, мөселман булып киткән. Әфган хәрбиләре арасында тыныч кына гомер иткән, алар белән намаз укыган, зекерләр әйткән, догалар кылган...
Берничә елдан соң, үзенең туган ягына кайткач, әти-әниләре аптырап калганнар: уллары очрашу хакына да аракы эчмәгән, христиан бәйрәмнәреннән дә баш тарткан. Тора-бара өйдәгеләр аның яшәү рәвешенә күнеккәннәр, комачауламый башлаганнар, өйләнергә уйлагач, хәер-фатиха биргәннәр. Егет кәләшенә (рус кызына) бер шарт куйган: кияүгә чыкканнан соң, ислам динен кабул итәсең, дигән. Кыз үзенең ризалыгын биргән. Шулай итеп, туйдан соң, яшь пар намазлы уртак тормышларын башлап җибәргән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading