16+

Ислам вә татар дөньясы

Россия Ислам университеты бинасында Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Казан бүлеге татар зыялыларын җыйды. ТР Дәүләт Советы депутаты, БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән оештырган түгәрәк өстәлдә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

Ислам вә татар дөньясы

Россия Ислам университеты бинасында Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Казан бүлеге татар зыялыларын җыйды. ТР Дәүләт Советы депутаты, БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән оештырган түгәрәк өстәлдә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

Тарихчы, галим Илдус Әмирхан татар халкына глобализация афәтләреннән мәхәллә системасы белән яшәп көрәшергә тәкъдим итә. Әлеге ысул чит төбәкләрдә яшәүче татарлар тарафыннан кулланыла, ә менә шәһәр җирлегендә, бигрәк тә Казанда мәхәлләне ничек оештырырга икәнен уйлап бетерү кирәк.
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтенең мәгариф комитеты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб милләтебезнең артык интерноциональләшүе өчен борчыла. Аның сүзләренчә, хәзер милли эгоизм тәрбияләргә кирәк. «Бүгенге дөньяда һәркемнең үз мәнфәгате өчен көрәшүе табигый. Шуны аңламасак, без һаман аутсайдер булып калачакбыз. Хәзер татарларга карата сәясәт уңай дип әйтү шактый бәхәсле булыр, ләкин ул кадәр үк начар түгел. Безгә моннан файдаланырга кирәк», - диде Вәлиулла хәзрәт.
Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина татар яшьләрен таныштыру-кавыштыру мәсьәләсен күтәрде. Үзебезнең милләттәшләр белән гаилә корыр өчен чит илләрдән шалтыратучылар да бар икән.
Җыелышта шулай ук ислам дине турында махсус сайтлар булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу төрле «интернет-галимнәр» барлыкка килеп, халыкны ялгыш юлга кертеп җибәрү очраклары булганга күрә хаҗәт. Татар бизнесменнары оешмасы җитәкчесе Радик Гафуров ислам динен кимсетүче журналистларны РФ Җинаять кодексына нигезләнеп судка бирү кирәклеген дә әйтеп узды. «Татарстан мөселманнар күп яши торган республика булгач, ул моны үзе башларга тиеш», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading