16+

Исәнлеккә-саулыкка...

Элек, без балачакта, авылда эчкече исемен йөрткән 1-2 кеше булыр иде. Хәзер гаиләсе белән кәеф-сафа корып утыру гадәти күренешкә әверелеп бара. Шатлыкны да, кайгыны да аракы белән «юабыз» бит. Кичәләрдә тел ачкычына әверелде хәмер. Бер танышымның хәерсез хәмер белән башланган гаилә тормышы ике-өч елдан хәерсез тәмамланды да. Нәтиҗәдә ятим бала,...

Исәнлеккә-саулыкка...

Элек, без балачакта, авылда эчкече исемен йөрткән 1-2 кеше булыр иде. Хәзер гаиләсе белән кәеф-сафа корып утыру гадәти күренешкә әверелеп бара. Шатлыкны да, кайгыны да аракы белән «юабыз» бит. Кичәләрдә тел ачкычына әверелде хәмер. Бер танышымның хәерсез хәмер белән башланган гаилә тормышы ике-өч елдан хәерсез тәмамланды да. Нәтиҗәдә ятим бала,...

- Сый-хөрмәт чыннан да мулдан. Әмма туганнарның танышу хөрмәтенә «пичәт басыйк әле», - дип чәркә күтәрүе, уеннарның да «кырык яшьле, пеләш башлы абзыйдан» башка узмавы бәхетсезлек сәбәбе түгелме икән? - дим.
- И сеңлем, ансыз ничек табынга чакырасың ди. Ничек күңел ачсын алар? - дип, Дания апа мине бик гаҗәпләндерде. Туй хәстәрен күрү милли ашларны әзерләү, гореф-гадәтләрне барлау белән түгел, әлеге дә баягы «кырык яшьлек абзый»ны алып куюдан башлана.
Хәзер баланы сөннәтләгән өчен хирургка да коньяк биреп рәхмәт әйтү очракларын еш ишетергә туры килә. Алай гына түгел, балалар бакчасында тәрбиячеләргә чыгарылыш кичәләрендә бу вакыйганы «билгеләп үтү» бәйрәмнең мөһим этабына әверелде. Олы улым беренче сыйныфта укыганда бер бәйрәмдә табын әзерләячәкләрен әйтеп, ата-аналар комитеты акча җыйды. Бала хакына акча жәлләп буламыни? Укытучы тырышлыгы белән сәхнәләштерелгән әкиятне карагач, табын артына утырдык. Шунда укытучының изге теләкләрен хуплап, шампан шәрабы атты. Шул шәраб атуга балаларның «Ур-ра!» дип шәрран ярып кычкыруы бөтенләй өнсез калдырды.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре җитеп килә. Тагын балаларыбызга исәнлек-саулык теләп, шампан шәраблары ачылыр. Газизләребезне үзебез хәрамга ияләштерәбез бит дип уйлаучы ата-аналар булырмы икән? Ник һаман без шуны аңламыйбыз соң? Әнә шундый борчулы сораулар белән мин «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мохлисовка мөрәҗәгать иттем.
- Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Адәм баласы фитра иман белән туа. Әти-әнинең тәрбия бирү-бирмәве аркасында, ул йә иманлы булып яши, яки гөнаһ юлга китә. Аракы - кешелекнең чишелмәгән иң зур проблемасы бүген. Исерткеч эчемлекнең зур гөнаһ, замана чире икәнен беләбез. Балаларга мәктәптә тәрбия дәресләрендә наркотик, алкогольнең зыяны хакында сөйлибез. Әмма гаиләдә бала тууын гына карыйк әле. «Формально» гына мулла чакыртып исем куштырабыз да аны бусагадан озатуга табынга хәмер чыга. Яңа ел табынында әниләр шәраб күтәреп Аллаһы Тәгаләдән иминлек-муллык сораганда, балаларына «балалар өчен» махсус шәраб ачалар. Өйрәнә торсыннар, янәсе. Тәрбия әти-әнидән, гаиләдән килә. Карынында бала йөрткән әниләрнең кулларында сыра шешәсе. Ул сабый туганчы ук бозыклык белән таныша бит инде.
- Алмаз хәзрәт, эчкече ата-аналарның балалары иман китергән, намазга баскан очраклар бар. Ул баланың әти-әнисенә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?
- Әти-әни нинди генә булса да, ата-ана хакы бар. Әгәр әти-әнисе эчкече булса, аны тел белән, дога белән туры юлга күндерергә омтылырга кирәк. Эчкече ул - авыру, хәмер - заман чире. Әти-әнисе бу авыру белән авырса, аны дәвалау юлын эзләргә кирәк.
- Иманлы кешегә көн дә исерек белән очрашырга туры килә. Андыйларга нинди мөнәсәбәттә булырга?
- Пәйгамбәребез: «Әгәр бозыклык күрсәгез, аны кулыгыз белән тыегыз. Кулыгыз белән тыя алмасагыз, телегез белән туктатыгыз, алай да барып чыкмаса, күңел белән риза булмагыз, «бу кеше төзәлсен», дип, дога кылыгыз. Әмма күңел белән генә риза булмау - ул иманның зәгыйфьлегеннән», - ди. Әлбәттә, без урамдагы һәр исерекне тыя алмыйбыз. Аның өчен бу кешенең әти-әнисе, тәртип саклаучылар бар. Без хәлебездән килгәнчә хикмәт белән үгетләргә тиеш. Исерек кешегә: «Эчмә!» - дип, бөтен кеше әйтә. Ул үзе дә аракының начар икәнен белә. Ниндидер хикмәтен табып, аңлата белергә кирәк.
Исламга кадәр гарәпләр дә күп эчкән. «Алкоголь» - гарәп сүзе. Ә тыелу турында Коръәндә берничә аять бар. Башта аракының зарары хакында, намазга исерек хәлендә басмаска кушылган сүрәләр иңә. Ул вакытта мөселманнар алдында сорау туа: намазны калдырыргамы, аракынымы? Иманы ныграклар аракыны калдыра. Күпмедер вакыттан Коръәндә хәмерне катгый тыйган аятьләр иңә. Ул заманда Мәдинә шәһәренең урамына түгелгән исерткеч эчемлекләр елга булып аккан.
Аллаһы Тәгалә безгә гомер биргән, кеше итеп яраткан, акыл биргән. Акыл - әманәт ул. Без акылны сакларга тиеш, аны зәгыйфьләндерә торган әйберләрдән ерак булырга кирәк.
- Күпләр аракысыз, уен-көлкесез мәҗлесне күз алдына да китерми әле бездә.
- Әлбәттә, аек баштан шаяру, көлү, уйнау тагын да мәгънәлерәк икәнне белмәүчеләр шул фикердә. Әйтик, эчкән табында берәүнең мәзәге икенчесенә ошамаса, сугыш, талаш, хәтта җан кыюга барып җитәләр. Мөселман туйларыннан исә диннән ерак кешеләр дә гаҗәпләнеп кайта.
Безне 70 ел буе, аракысыз күңел ачып булмый, дип тәрбияләделәр. Элегрәк, туйга эчеп күңел ачарга барабыз дип, максат куйганнар. Буыннар арасында бәйләнеш өзелүгә дә аракы сәбәпче. Әти-әни, балаларын яңа тормышка аяк бастырганда, «Кешедән яхшы түгел», - дип, туйның аракысыз үткәрелүенә карышып, зур хата кыла. Ата-аналарга балаларын диспансерга илтеп, алкоголизмнан дәвалау хәленә төшү сәбәбен үзләреннән эзләргә кирәктер, мөгаен.
- Бер яшьтәшем: «Мин аракы эчмим, сатам гына», - ди.
- Пәйгамбәребез эчүче, ташыттыручы, ташучы, сатучы, саттыручыны ләгънәт кылган... Хәтта эчеп утырган кеше янында утыручыны да. Без мең төрле аклану табып, үзебезне гөнаһсыз саный алабыз. Чынлыкта, сатучы бәлки эчмидер дә, әмма аңа эчкән кешенең якыннары каргышы төшәргә мөмкин. Кемдер, әти-әнисе, туганы эчеп үлгәч, сатучыны гаепли бит.
- Аклану дигәннән, кайбер оешмаларда фуршет, банкетлар еш була. Мин диндә дип, анда бармый калып та булмый.
- Мәчеттә эшләгән кешегә, «андый җиргә бармагыз», дип киңәш бирү бик җиңел ул. Бездә, чыннан да, андый мәҗлесләргә, туйларга бармасаң, үпкә-ачу саклыйлар, аңларга теләмиләр. Ничек булса да, аңлатырга тырышырга кирәк. Кешегә эшендә «басым» ясыйлар икән, димәк, ул сайларга тиеш: кайсы мөһимрәк - Аллаһ канунымы, әллә эшме.
- Күпләрне кызыксындырган тагын бер сорау: составында спирт булган ризык, көндәлек кирәк-яракларын кулланырга ярыймы? Аны кулланганнан кеше исереп, кәеф-сафа кормый бит, диючеләр бар.
- Мөмкинлекләр чикләнмәгән заманда яшибез. Сайлау варианты булмаганда, кулланырга мөмкин. Мәсәлән, шампуньне кулланырга була. Бу мәсьәләдә белгечләр төрле фикердә: кемдер агып торган спирт булса, ул ярамый ди. Кеше иманына карап сайлый. Пәйгамбәребез шикле әйберләрдән тыелырга кушкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading