16+

Качып калу мөмкин түгел...

21 декабрьдә дөнья бетәчәгенә ышанып йөрүче халыкның бер өлеше - шәмнәр, ашау-эчү ризыклары туплап, шул көнне көтеп ятканда, минем танышларым Инсаф абый белән Гөлфинә апа гаиләсе әрвахлар рухына Коръән укытып, аш мәҗлесе үткәрү хәстәренә керештеләр.

Качып калу мөмкин түгел...

21 декабрьдә дөнья бетәчәгенә ышанып йөрүче халыкның бер өлеше - шәмнәр, ашау-эчү ризыклары туплап, шул көнне көтеп ятканда, минем танышларым Инсаф абый белән Гөлфинә апа гаиләсе әрвахлар рухына Коръән укытып, аш мәҗлесе үткәрү хәстәренә керештеләр.

Инсаф абый Арча якларында туып үсеп, бәхетен шәһәргә килеп, тырышып эшләп тапса, Гөлфинә апаны исә Апас җилләре Казан тарафына юнәлтеп, Инсаф абый белән очраштырган. Бәхетле гаилә корып озак вакыт бергә яшәгән парның хәзерге көндә 80 яшен ваклап баруларына сокланырлык та. Гөлфинә апаны 12 яшендә бүреләр тырнагыннан тартып алганнар. Урманда бүреләр өеренә юлыккан ул. Тормышын дәвам итәргә насыйп булган, күрәсең. Бу көнне ашка ниятләп килгән кунакларның иләс-миләс күңелләре дөнья бетәсенә шикләнсәләр дә, үзенең дин ягыннан мәгълүматлылыгы белән танылган Сәйдә абыстай Аппакованың догалары аларны да тынычландырды. Сәйдә абыстай вәгазьләр сөйләп кенә калмады, дөньяви вакыйгаларга әһәмият итеп, тәрбияви киңәшләр, сорауларга җаваплар да бирергә өлгерде.
Җир асларында куышлар ясап, бик күп миллионнар сарыф итеп, дөнья беткәч тә каласыларына алданып йөрүчеләр турында ишеткәч, тетрәнеп китәсең. Беребез дә кайчан дөнья бетәчәген әйтә алмаячакбыз. Ходай Тәгалә бары тик үзе генә хәл итә моны. Дөньяны су басамы, җирнең асты өскә киләме - болар бары тик бер мизгел. Иң куркынычы бу түгелдер әле аның. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына барасыбыз бар. Менә шул очрашуга без ничек әзерләнәбез? Җир йөзендә кылган гамәлләребездән Ул риза булырлыкмы? Менә нәрсәдән куркырга кирәк. Үз-үзеңне зур сумнар белән алдамыйча, мөмкин кадәр үзеңнән артканыннан ярлыларга, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итсәң, Ходай сине рәхмәтеннән ташламас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading