Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү ислам динендә олуг гөнаһ булып санала.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый. Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүчеләр», – дип җавап бирәләр. Һәм Пәйгамбәр: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була»,– дип аңлата. Сәхабәләр: «Йә Расүлуллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» – дип әйтәләр. Аллаһның Илчесе: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса, аңа яла яккан буласың», – дип әйтә.
(Дин вә мәгыйшәт)
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар