16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Болгар ислам академиясен булдыру идеясен Владимир Путин да хуплады»

Бу атнаның шимбәсендә, "Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу тантанасы үтәчәк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Болгар ислам академиясен булдыру идеясен Владимир Путин да хуплады»

Бу атнаның шимбәсендә, "Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу тантанасы үтәчәк.

Чарага бик күп кунаклар: KazanSummitка, "Хәләл" индустриянең инвестиция һәм инновация мөмкинлекләре» дигән бизнес-форумга, татар дин әһелләре форумына килүчеләр, Россиянең башка төбәкләреннән мөфтиләр, аерым алганда Чечня Республикасы мөфтие катнашыр дип көтелә. Капсула эченә киләчәк буынга юлланган, берничә телдә язылган юллама һәм шул көнне татар-рус телләрендә басылган ике төрле газета да куелачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Болгар ислам академиясе ул - заман таләбе.
- Аны булдыру идеясе бүген генә тумады. Ул безнең уйда күптән бар иде. Ил җитәкчесе Владимир Путин да аны хуплады. Академия дин белгечләрен үзебездә укыту мөмкинлеген бирәчәк. Әлегә кадәр дини белем алган егетләребез, белемнәрен күтәрү максатыннан, чит илләргә китәргә мәҗбүр булды. Хәзер исә ислам институтларын тәмамлаган бакалаврлар, магистр, докторлык программасын үзләштерү өчен, Болгарга барып укыячаклар, - дип сөйләде журналистларга мөфти.
Болгар ислам академиясенә бөтен Россиядән (ил буенча барысы җиде ислам институты бар), хәтта чит илләрдән дә килеп укыячаклар. Бинасын бер ел эчендә төзеп бетерү максаты куелган. Әмма беренче укучылар төркемен тиз арада оештырып та җибәрергә уйлыйлар.

Камил хәзрәт сүзләренчә, академиянең мәйданы ун мең квадрат метрны тәшкил итә. Ул үзенә күрә бер шәһәрчек булып торачак. Аның үз укыту программасы булачак. Якын арада академиядә нинди факультетлар буласы хәл ителер дип көтелә. Камил хәзрәт сүзләренчә, ислам дәүләтләреннән кайбер күренекле галимнәр дә чакырылган.
- Соңгы араларда, мөгаллимнәр эзләп, күп кенә мөселман илләрендә булдык. Берничәсе безгә килеп укытырга ризалыгын да бирде. Иорданиядән күренекле дин белгече Саид Фуда идеология кафедрасын җитәкләр дип уйлыйбыз. Мисырның дин галиме Усама әл-Әзһәри да бер кафедра белән җитәкчелек итәргә ризалык бирде. Ә менә академиянең ректоры кем булачагы әлегә билгесез, - диде мөфти.

Сүз уңаеннан: "Изге Болгар җыены"на барырга теләүчеләр өчен Татарстанның һәр районыннан, Казаннан берничә автобус биреләчәк. Казанның кайбер мәчетләреннән түләүле автобуслар да җибәрелер дип көтелә.

Башкаланың «Столичный» автовокзалыннан иртәнге сәгать 5.30 һәм 8.40та, «Южный» автовокзалыннан 5.50 һәм 9.00дә Болгарга автобуслар кузгалачак. Болгардан Казанга алар сәгать 14.00 һәм 16.00дә китә. Бер якка билет бәясе - 310 сум. Пассажирлар күп булган очракта, өстәмә рейслар булдырылачак.
Моннан тыш, елга портыннан Казан - Болгар - Тәтеш маршруты буенча «Метеор» теплоходы рейсы да оештырыла.

Әлбир хәзрәт КРГАНОВ, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие:
- Болгар ислам академиясе Россия мөселманнары өчен бүгенге көн таләпләренә җавап бирә, ислам дине гыйлемен камил дәрәҗәдә бирә ала торган чын мәгънәсендәге югары уку йорты булырга тиеш. Аны булдыру теләге белән без егерме ел яндык. Ниһаять, боз кузгалды. Академиягә өметебез зур. Тирән белемле дин белгечләрен үзебездә әзерли башлаячакбыз дигән ышаныч бар.

Таһир хәзрәт САМАТОВ, Ханты-Мансийск автоном округы мөфтие:
- Диннең афәте - татарлар арасында байлар булмауда, үзара бердәмлек булмауда һәм өченчесе - гыйлем булмауда. Болгар ислам академиясе безне әнә шул гыйлемсезлектән коткарыр дип уйлыйм. Ислам югары уку йортларын тәмамлаган егетләребезгә ул белемнәрен күтәрергә ярдәм итәчәк. Дин белгечләребез гыйлемле булса, динебез дә саф булыр, көчәер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading