16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Сагынуның чиге юк иде!"

Бүгеннән Татарстанда рәсми рәвештә мәчетләр эшли башлады. Ләкин шушысын да истә тоту шарт: иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчеткә барудан тыелып тору киңәш ителә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Сагынуның чиге юк иде!"

Бүгеннән Татарстанда рәсми рәвештә мәчетләр эшли башлады. Ләкин шушысын да истә тоту шарт: иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчеткә барудан тыелып тору киңәш ителә.

Бүген Татарстандагы мәчетләр мөселманнарны җомга намазына кабаттан ачык ишекләр белән каршы алды. Күптән көтеп алынган шушы шатлыклы олуг җомга көнендә дин кардәшләребез, ТР МДН Голамәләр шурасының тәкъдимнәрен истә тоткан хәлдә, гыйбадәтханәләргә – Аллаһы йортларына җыелды.

Казан шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан Галиев мәчете дә шушы куанычлы көнгә алдан зур әзерлек чаралары күрде. Намазга килүче дин кардәшләребезгә мәчет хезмәткәрләре үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабаттан искә төшерде, барлык кешеләр шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка) һәм үз намазлыклары белән кертелде. Бүгенге җомга намазы да беренче тапкыр социаль дистанцияне саклау шарты белән – кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлегеннән чыгып оештырылды. Шулай итеп, Галиев мәчетенең ике этажы, дүрт бүлмәсе үз эченә бары 70 кешене генә сыйдырды. Ә мәчеткә сыймаганнарга Нәзарәт ишегалдында намаз уку урыннарын әзерләп куйган иде. Алар, дистанцияне билгеләү өчен, дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып басты.

Күп вакыт бикле торганнан соң беренче җомганы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе җитәкләп алып барды. Дин кардәшләргә ул вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта Камил хәзрәт шушы көтеп алынган шатлыклы көннең кадерен белергә чакырды:

– Ниһаять, хөрмәтле имамнарыбызга ияреп, карашларыбызны нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, бергәләп, бертавыштан без Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребезне ирештерә, шөкерана кыла алабыз. Ике айдан артык җомга намазларыннан баш тартырга, мәчетләрдән ерак торырга, дин кардәшләр белән күрешмичә яшәргә мәҗбүр булдык. Сагынуның чиге юк иде! Бүген исә шатлыктан йөрәкләр тибә, күңелләр тула. Аллаһ йортына кунакка җыелдык бит! Җомга намазларын, мөхтәрәм имамнарыбызны, аларның тирән эчтәлекле вәгазьләрен, милләттәшләребезне ихластан юксынгач, хәзер шушы бергәлекнең кадерләрен белик инде, мөхтәрәм кардәшләр. Сөекле Рәсүлебез  ﷺ кушканча:

اغْتَنِمْ خَمْسًا قَبْلَ خَمْسٍ: شَبَابَكَ قَبْلَ هِرَمِكَ، وَصِحَّتَكَ قَبْلَ سَقَمِكَ، وَغِنَاءَكَ قَبْلَ فَقْرِكَ، وَفَرَاغَكَ قَبْلَ شُغْلِكَ، وَحَيَاتَكَ قَبْلَ مَوْتِكَ

“Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел”, – дип өйрәтеп калдырган ул. “Яшьлегеңнең кадерен бел – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел – авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел – фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел – мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел”. (Хәким, “әл-Мүстәдрәк”).

Соңыннан мөфти хәзрәт коронавирус Аллаһы Тәгаләдән сынау түгел микән, дип дин кардәшләр алдында сорау куйды һәм сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сүзләрен искә төшерде:

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ، فَقَدْ أَحَلُّوا بِأَنْفُسِهِمْ عَذَابَ اللَّهِ

“Кешеләр арасында ачыктан-ачык кылынган зина һәм процент алу тарала башлагач, Аллаһ шул кавемгә Үзенең газабын җибәрер”.

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا كَثُرَ الْمَوْتُ

Зина кылу артса – үлем дә артыр. (Хильятүл әүлия, 5/199).

إِذَا ظَهَرَ الزِّنَا وَالرِّبَا فِي قَرْيَةٍ أُذِنَ بِهَلَاكِهَا

Бер төбәктә зина һәм процентлар ачык эшләнә башласа, алар һәлак булырлар (Ибне Әбид-дүнъя, “Гукубәт”).

Камил хәзрәт шулай ук пандемия галәмәтләренең кешеләрдә ничек чагылыш табуын әйтте:  

– Пандемия барыбызны да тигезләде: мохтаҗлар да, байлар да – беркем дә җомга намазларын мәчеткә килеп укый алмады! Чөнки коронавирус дигән афәт кешеләр арасында, аларның яшенә һәм милләтенә, матди хәленә карамыйча, таралды. Без Ходай алдында бертигез. Бары тәкъвалыгыбыз белән генә аерылабыз. Чир безгә дә кагылып китсә, Яралтучыбыз алдында җавап тотарлык хәлдәме без? Һәркем шуны уйларга тиеш. Раббыбыз безне шуның өчен өйләребездә бикләп куйган булгандыр, бәлки? Нәфесләрне кузгатып һәм ярсытып торучы кибетләр дә, күңел ачулар да юк иде. 40 көн буе дүрт дивар эчендә яшәү мәгънәсе турында уйланып, кылган гамәлләребезгә нәтиҗәләр чыгарып утырдык. Русча әйткәндә, перезагрузка булды...

Вәгазьдән соң гарәп телендә хотбә укылды. Аннары мөэмин-мөселманнар, барлык санитар таләпләрне һәм нәзарәтнең Голәмәләр шурасы карарларын үтәп, мөфтигә ияреп җомга намазын укыды. Шулай итеп, барлык тиешле кагыйдәләрне саклаган хәлдә, бүгеннән Татарстанда рәсми рәвештә мәчетләр эшли башлады. Ләкин шушысын да истә тоту шарт: иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчеткә барудан тыелып тору киңәш ителә.

Чыганак: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading