Шәһри Казан

Каршы килмәсеннәр иде...

«Кызым дингә керде. Яулык бәйләргә җыена. Әле бит ул яшь, төренеп, кеше көлдереп йөрергә. Әнә яшьтәшләре ничек матур киенә, күңел ача...» Автобуста арткы урындыкта баручы әни кешенең икенчесенә зарланганын ишетеп, ирексездән көлемсерәп куйдым. Үземнең дә нәкъ шушы сүзләр аша намазга басуымны, яулык бәйләп, дини йолалар буенча яши башлавымны янә искә...

Реклама

«Кызым дингә керде. Яулык бәйләргә җыена. Әле бит ул яшь, төренеп, кеше көлдереп йөрергә. Әнә яшьтәшләре ничек матур киенә, күңел ача...» Автобуста арткы урындыкта баручы әни кешенең икенчесенә зарланганын ишетеп, ирексездән көлемсерәп куйдым. Үземнең дә нәкъ шушы сүзләр аша намазга басуымны, яулык бәйләп, дини йолалар буенча яши башлавымны янә искә төшердем.
Авылда мәчет төзелеп, балаларны гарәпчә укыту башлангач, мин дә (5 нче сыйныфта укучы кыз бала) абыстайга дин сабагы алырга йөри башладым. Әти-әни эштә, минем анда баруымны белмәделәр дә. Ислам диненең чисталыгы, начарлыкка өйрәтмәве, Коръәннең кешене дөрес яшәргә өйрәтү китабы буларак иңдерелгән икәнен остаз абыстаебыз төптән аңлатып бирде. «Мөгаллим сәни»дән хәреф өйрәнеп, вәгазь тыңлап, минем сабый күңелемә кереп калган хикмәтле сүзләр үзенекен эшләде. Беркөнне мәчеттән кайттым да әнигә: «Яулык ал әле миңа, мин бүгеннән шәригатьчә киенергә телим», - дидем. Хөкүмәт эшеннән бушаган арада өй ыгы-зыгысында бер дога ятларга вакыт таба алмаган әниемнең күзләрендәге аптырауны әле дә хәтерлим.
6 нчы сыйныфта укыганда, бертуган апамның кызы туды. Ул әти-әнигә беренче онык, куаныч, Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге иде. Тик җитлекми туган кечкенәбезнең гомере кыл өстендә - бер кочак чир белән туган иде ул. Шунда әнием: «Кызым, өйрәт әле миңа Коръән сүрәләрен, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде», - дип, «Фатиха» сүрәсен ятларга тотынды. Шулай итеп мин абыстайдан алган гыйлемемне әнигә, апама өйрәтә башладым. Аллаһы Тәгаләгә таба бер адым атласаң, ул сиңа ике адымга якынаер, диләр бит. Әнием дә башына яулык япты, кыска җиңле күлмәкләрен озын җиңле, ябык түшлегә алыштырды, мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәнде. Ризыкның хәләлен кулланып, әтидән дә шуны таләп итә башладык.
Аллаһы Тәгаләдән сораганыбыз кабул булды: Аллага шөкер, кечкенәбез инде быел беренче сыйныфка укырга барды, тормышыбызга муллык, бәрәкәт иңде. Башыбыздагы яулыкның, вакытында укылган намазның безгә һич комачау иткәне юк.
Кем белә, бәлки, автобуста сөйләшеп барган ханым да, кызының ярдәме белән, якын киләчәктә мөслимәләр исемлеген арттырыр. Үзенең әйткән сүзләрен елмаю аша искә алып, кызына кызганып түгел, горурланып карар.
Төптәнрәк уйлап карасаң, барысы да башкачарак булырга тиеш кебек. Коръәндә: «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», диелә. Бала түгел, ә ата-ана дини гыйлем бирергә тиеш үзенең җимешенә. Моңа, әлбәттә, гаҗәпләнәсе дә юк: бүгенге заманда бөтен нәрсә киресенчә эшләнә бит...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: