Шәһри Казан

Күчтәнәч тә гошер сәдакасы?

Аллага шөкер, быел да иртә яздан бирле мәш килеп сабый бала кебек карап-тәрбияләп, күп көч куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышы сөендерерлек булды. Аларны тыныч күңел белән җыеп алырга да насыйп әйләде. Үз бакчабызда үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимешләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытып...

Әлеге саваплы эш ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм ул гошер дип атала. Гошер сәдакасын күпме бирергә һәм аны кемгә тапшырырга? Әлеге сорау белән без Казан ислам көллияте директоры урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт САБИРОВка мөрәҗәгать иттек.
- Гошер ул - зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү - фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», - дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы ул малга бәрәкәт бирә. Гошер сәдакасын биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Аллаһның чиксез рәхмәте ихлас күңелдән изге гамәлләр кылучыларга бик якын. Ягъни саваплы эшләрне мине юмарт дип әйтсеннәр, мактасыннар әле дип эшләргә кирәкми, ул ихластан, Аллаһы ризалыгы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.
- Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты бармы?
- Гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирәләр. Көзнең кайсы аенда да ярый, соңрак бирү дә гаеп түгел.
- Гошер сәдакасы итеп яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирергә мөмкинме соң?
- Әлбәттә, ярый. Иң мөһиме - ниятең булу.
- Бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, туганнарыңа, хезмәттәшләреңә алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителәме?
- Бу күчтәнәч итеп кенә санала. Ул кеше күңелен сөендерү генә. Сәдака бит ул мохтаҗ кешеләргә генә бирелергә тиеш. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр дә туганы мохтаҗ икән, һичшиксез бирергә була.
- Яшелчәләрне яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Кайберәүләр акчасын түләп, бакча сукалаттыра, бәрәңгесен утырттыра, аны көзен шул ук трактор кертеп казытып ала. Алар да гошер сәдакасын бирергә тиешме?
- Алар уңышның егермедән бер өлешен бирергә тиеш.
- Гошер сәдакасын бирмәү гөнаһмы?
- Мөмкинлегең була торып бирмәү - гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», - дигән. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: