Әбү Хәнифә нәсыйхәтләре
Әбү Хәнифәнең шәкертләренә язган васыятьләре исә бүгенге яшьләр өчен дин кушканча яшәргә өйрәткән кулланма. Ул һәркемгә нинди булырга кирәклеген бик гади генә итеп аңлатып биргән.
- Белеп тор, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булмасаң, алар сине дошман күрерләр. Хәтта ата-анаң да синнән риза булмас.
- Шәрәфле кешеләрне хөрмәтлә. Гыйлем әһелен бөек дип бел. Остазларга хөрмәт күрсәт. Яшьләргә мәзәк сөйлә. Гомумән, халык белән якынлаш.
- Начар кешеләргә кире тор. Яхшы кешеләр белән дуслаш.
- Күңелеңне киң тот, әмма сереңне беркемгә дә сөйләмә. Сыналмаган кемсәнең дуслыгына ышанма. Әшәке һәм хәсисләр белән дус булма.
- Күңелеңә ошамаган эшкә тотынма. Ялганчылар дәрәҗәсенә төшмә.
- Сабыр, авырлыкка түземле бул. Гүзәл әхлаклы, киң күңелле, йөрәкле бул.
- Киемең чиста һәм яңа булсын. Менгән атың яхшы булсын.
- Хушбуй куллан. Сый мәҗлесләренә юмарт бул - һәркем туйсын, саран һәм кысмыр кеше һичкайчан башлык-әфәнде була алмас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар