16+

«Киңәш бирәм, әмма сәгате 3 мең сум, башта түлә, аннары сөйләшербез»

Адәм балалары тоташ чылбыр шикелле, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, аралашмыйча, бер-берсенә ярдәм итмичә беркем дә ялгыз гына яши алмый.

«Киңәш бирәм, әмма сәгате 3 мең сум, башта түлә, аннары сөйләшербез»

Адәм балалары тоташ чылбыр шикелле, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, аралашмыйча, бер-берсенә ярдәм итмичә беркем дә ялгыз гына яши алмый.

Менә шул чылбыр кебек бер-беребезгә бәйләнгәнгә күрә Раббыбыбыз безгә төрле хак-хокуклар йөкләгән. 

Әгәр кеше шул боерыкларны, үз өстендә булган бурычларны үтәп яшәсә, үзен дә, тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итәчәк. Әйдәгез, Пәйгамбәребезнең хәдисе мисалында шул хакларның берничәсе хакында сөйләшик. 

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Бер мөселманның икенче мөселман өстендә алты хакы (бурычы) бар: әгәр очратсаң, сәлам бир; берәр җиргә чакырса, чакыруына җавап бир; киңәш сораса, нәсыйхәтеңне бир; төчкерсә һәм Аллаһы Тәгаләне мактаса, яхшылык телә; авырса, хәлен белергә бар; вафат булса, җеназасына бар», – дигән  (Мөслим риваяте, 2162).

Кардәшләребезгә карата булган иң беренче бурычыбыз – очрашкан вакытта сәлам бирү. Гадәттә, мөселманнар бер-берсе белән очрашкан вакытта «Әс-сәләәмү гәләйкүм» дип сәлам бирәләр. Аның мәгънәсе: «Сезгә Аллаһы Тәгалә иминлек, тынычлык бирсен». Болай исәнләшү – кардәшеңә хәерлелек теләп дога кылу. Без уйлаганча гади генә исәнләшү түгел, ә бүген безгә бик тә кирәк булган тынычлык, иминлек теләү. Һәрхәлдә, сәлам бирешү – үз тарафыңнан хәвеф-хәтәр юклыкны һәм яхшы теләктә булуыңны аңлата торган гүзәл бер билге. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә дә әйткән: «Һәркайчан сезгә сәлам бирелсә, ул сәламнән күркәмрәк сәлам белән җавап бирегез яисә ул сәламгә охшаш сәлам кайтарыгыз» («Ниса» сүрәсе, 86нчы аять). Галимнәр, бу аятьне сәлам кайтаруның вәҗеп булуына дәлил, дип әйтәләр. Әмма сәлам бирү – сөннәт гамәл. Сәламгә охшаш сәлам белән кайтару ул – «Әс-сәләәмү 'әләйкүм» дигәнгә «Вә 'әләйкүмүс-сәләәм» дип җаваплау, күркәмрәк итеп кайтару – «Вә 'әләйкүмүс-сәләәмү вә рахмәтүллааһ» яки «Вә 'әләйкүмүс-сәләәмү вә рахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ» дип әйтү. Сәлам бирешү очрашкан вакытта сөннәт булган кебек, аерылышкан вакытта да сөннәт. Хатларда, «смс»ларда булган сәламнәргә дә, укыган очракта, сәлам белән җавап кайтару тиешле. 

«Берәр җиргә чакырса, чакыруына җавап бир». Чакыруга җавап бирү – мөэмин кардәшеңне шатландыру ул. Кардәшең берәр мәҗлескә яки кунакка (әйтик, никах мәҗлесенә) чакырса, бармый калу өчен җитди гозерең булмаса, әлеге чакыруга уңай җавап бирү зарур (әлбәттә инде, гөнаһлы, хәмерле мәҗлес булмаса!). Бу – кардәшебезгә карата безнең өстәге бурыч.

«Киңәш сораса, нәсыйхәтеңне бир». Башкаларга карата булган нәсыйхәт аларга яхшылык теләүдән һәм акыллы киңәш бирүдән гыйбарәт. Берәр кардәшебез шалтыратып яки очрашып, бер эш яки сәүдә мәсьәләсе яки гаилә хәле буенча киңәш сорады ди. Әгәр ул өлкәдә гыйлемебез һәм тәҗрибәбез булса, аңа нәсыйхәт, киңәш бирү дә – аның каршында булган бурычыбыз. Менә бу хәдистән соңгы араларда бик ерагайдык, шушы хак-хокук хакында оныта башладык. Кардәшебездән киңәш сорасаң, белсә дә, «белмим» дип әйтә, яки «киңәш бирәм, әмма сәгате 3 мең сум, башта түлә, аннары сөйләшербез» ди. Кызганыч, гамәлләребезне әлеге хәдискә таянып кылмасак, киңәшләргә ихлас күңелдән уңай җавап бирергә саранлансак, Раббыбыз тарафыннан соралган чагында нишләрбез икән?!

«Төчкерсә һәм Аллаһы Тәгаләне мактаса, яхшылык телә». Төчкерсәк, «әл-хәмдү лилләәһ» дип әйтергә тиешбез. Төчкергән кеше «Әл-хәмдү лилләәһ» (Аллаһка мактау булсын) дип әйтсә, аны ишетүче: «Ярхәмүкәллааһ» (Аллаһ сиңа Рәхимле булсын), – дип әйтергә тиеш. Төчкерүче исә бу догага: «Йәһдикүмуллаһү үә йуслих бәләкүм!» (Аллаһ сезгә һидаять бирсен һәм барлык эшләрегезне яхшыртсын!), – дип җавапласын (Бохари риваяте, 6224).  Әгәр төчкерүче кеше Аллаһка мактау сүзен әйтмәсә, аңа җавап бирелми. Бу – төчкерү әдәпләре һәм тәртипләре.

«Авырса, хәлен белергә бар». Кардәшләребез авырганда аларның хәлләрен сорашу – динебездә хуп күрелгән гамәл генә түгел, ул безнең бурычыбыз да. Бу уңайдан бер кудси хәдистә болай диелә: «Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә әйтер:

– Әй, адәм баласы! Мин сырхау идем, ни өчен килеп хәлемне белмәдең?
– Раббым, Син бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе бит. Мин ничек итеп Сине зиярәт кылыйм?
– Колларымнан фәлән кешенең сырхау икәнен белмәдеңмени? Әгәр син аның хәлен белергә барган булсаң, Мине шунда табар идең» (Мөслим риваяте).

 «Вафат булса, җеназасына бар». Бу дөньядан китеп барган кардәшен госел коендырып, кәфенлеккә төреп, җеназа намазы укып, кабер казып, ләхет алып җирләү –  мөселманнарның бурычы. Икенче яктан, ул бик зур әҗерләргә лаек булган игелекле гамәл дә булып тора, чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Кем кардәшенә җеназа намазы укыса, аңа бер кыйрат әҗер-савап булыр, ә кем җеназа намазын укып, аны озатып барып, җирләвендә дә катнашса, аңа ике кыйрат булыр, ә кыйрат ул – «Бөек Өхед тавы» мисалындагы кебек әҗер-саваплар», – дигән (Бохари риваяте, 1325).

Әлбәттә, мөселманнарның бер-берсе өстендә булган хаклары югарыда санап үткәннәр белән генә чикләнми, алар бихисап. 
Габдуллаһ бине Гомəр үзенең бер риваятендə Пəйгамбəребезнең صلى الله عليه وسلم болай дип əйткəнен китерə: «Мөселман кеше – мөселманның кардəше. Ул аңа золым да кылмас, хыянəт тə итмəс. Кем дə кем кардəшенең хаҗəтен кайгыртып йөрсə, Аллаһ шул кешенең үз хаҗəтен кайгыртыр. Кем дə кем мөселманның хəсрəтен җиңелəйтсə, Аллаһ шул кешенең Кыямəт көне хəсрəтлəреннəн булган бер хəсрəтен җиңелəйтер. Ə кем дə кем мөселманның гаеплəрен һəм кимчелеклəрен яшерсə, Аллаһ Кыямəт көнне шул кешенең үз гаеплəрен һəм кимчелеклəрен яшерер» (Мөслим риваяте, 2580). Мәкаләмне кардәшлек турындагы шушы хәдис белән тәмамлавым – һәркем аны үз күңеленә салып куеп, кешеләр белән үзара мөгамәләне шушы хәдистәгечә дөресләргә тиешлеген аңлар дип өметләнүдә.  

Раил Фәйзрахманов
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading