Шәһри Казан

Котлы булсын туган көннәр!

Кешенең үз гомерендә өч туе була. Бәби туе - туган көн, никах туе һәм үлем - соңгы туй. Дөньяга аваз салу - шулар арасыннан иң зур, мәгънәле, көтеп алынган бәйрәмдер. Ата-ана өчен шатлык алып килгән бу көнне без гомер дәвамында һәр ел саен бәйрәм итәргә яратабыз. Шуңа да бер яшьтән...

Тик соңгы елларда бу бәйрәм зур күрсәткеч шоуга әйләнә башлады. Кеше шаккатырам дип, банктан кредитлар ала-ала үткәрелгән юбилейлар безнең авылда да булгалады. Фейерверк-салютлар аттыру да тыныч авыл кешеләре өчен хәзер гаҗәп нәрсә түгел. Уйлап карасаң, аның бер яхшы ягы да бар: төн уртасында шартлаган салют тавышына уянып, ничә тапкыр «дөп»елдәвен санап ятсаң, югары оч Ибраена 60 яшь тулуын белергә була... Әле алай гынамы соң, бу бәйрәм икенче көнне урман янындагы инеш буенда да дәвам итә. Ник шунда печәнең яңгыр астында калып, бәрәңгеңне корт ашап бетерми - 60 яшь бер генә килә бит! Ярый ла мондый туган көннәрдән кадерле «именинник»ларыбыз исән калса... Берничә ел элек Шамил исемле авылдаш егетебез 30 яшьлеген Зәй буенда бәйрәм иткәндә, суга агып китеп бөтен авылны хафага салды. Бу вакытта яр буенда Шамилгә сәламәтлек теләп тост күтәргән иптәшләренең аңа ярдәм итә алмавы гына аяныч.
Инде менә исән-имин генә Рамазан ае да узып китте. Хәмерле мәҗлесләрнең бер айга гына булса да туктап торуына җитди сәбәп булды ул. Тик бу изге айга туры килгән туган көннәрнең табыны Гаетнең бу ягына калган икән. Ураза вакытында туган көне уңаеннан, Коръән укытып, авыз ачтырган ханымга Гаеттән соң аракылы табын җыеп, тагын бер тапкыр туган көн үткәрү кирәк идеме? Юк шул, кулга чәркә тотып, озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп, «Әмин» әйткәндәй, «голт» итеп каплап куймагач, туган көн буламыни инде ул?! Җитмәсә, табынга бар кешене дә рәттән җыю кысага сыймый. Чөнки аралашкан кешеләр арасында түрәләр дә бар бит. Гади туганнар янына Фәлән Фәләновичны утыртып булмый бит инде! Аларга «асубый» көн билгеләнгән...
40, 50, 55 яшь... Түгәрәк даталар күп шул тормыш юлыбызда. Һәрберсен истә калырлык итеп үткәрергә кирәк. Шул максаттандыр инде, кайбер ата-аналар сабыйларына 1 яшь тулган көнне дә «зурларча» бәйрәм итә. Мондый мәҗлес вакытында бишектәге сабый: «Бүген нинди сөт эчәрмен?» - дип ятадыр төсле миңа. Яшь әти-әнинең авызына шайтан суы кергәч, бала көйләү кайгысы калмый бит инде...
Башкасын белмәсә дә, бәйрәм итә белә шул безнең халык. Бу яктан үрнәкне сәхнә «йолдыз»лары да шәп күрсәтә бит. Аларның узыша-узыша: «Гомер бәйрәмемә ирем шуны алып бирде, хатыныма шуны бүләк иттем», - дип, бөтен дөньяга мактанулары кемгә кирәк? Хатынын шулай яратса, Аллаһы Тәгалә шундый яхшы хатын бүләк иткән өчен, мәчеткә сәдака, үстергәне өчен «теща»сына бүләк алып бирсә, күркәмрәк тә, хәерлерәк тә булыр иде югыйсә. Менә булыр иде ул шул вакытта чын үрнәк!
Хәмер, хәрам ризык белән тулган табын әзерләү, тыйнаклык дигән нәрсәне онытып күңел ачулар, күршеңдә мохтаҗлар яшәвен истән чыгарып, күпме акчаны җилгә очырулар... Менә ул бүген туган көннәрнең чын йөзе! Ә бит үлемгә таба атлаган һәр адымны болай «күңелле» санаганчы, намазлык өстенә басып, Аллаһы Тәгаләгә бу көнгә кадәр яшәгән өчен, рәхмәт укысаң, тормышыңа бәрәкәт, ямь керер иде. Гөнаһтан куркып, саваплы эшләр башкарырга тырышкан кешегә карата Аллаһы Тәгалә миһербанлы һәм рәхимле бит...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: