16+

Әле Мәһди килмәгән, әле Дәҗҗал чыкмаган... димәк, әле дөнья бетми

21 декабрь көнне ахырзаман җитә икән, дигән хәбәрләр бөтен телевидениене, интернетны басты, газеталар шундый эчтәлекле язмалар белән чуарланды соңгы арада. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсе инде аның, без болай да заман ахырында яшибез ләбаса. 570 (571) елда ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиссәлләм дөньяга килде. Ә дөнья бетә дигәндә, Җир шарында тереклек бетәчәк...

Әле Мәһди килмәгән, әле Дәҗҗал чыкмаган... димәк, әле дөнья бетми

21 декабрь көнне ахырзаман җитә икән, дигән хәбәрләр бөтен телевидениене, интернетны басты, газеталар шундый эчтәлекле язмалар белән чуарланды соңгы арада. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсе инде аның, без болай да заман ахырында яшибез ләбаса. 570 (571) елда ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиссәлләм дөньяга килде. Ә дөнья бетә дигәндә, Җир шарында тереклек бетәчәк...

Коръәни-Кәримгә һәм хәдисләргә таянып, Ислам дине Кыямәт көненең кече һәм олы билгеләрен аерып күрсәтә. Кече билгеләргә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүе һәм үлеме, Палестина дәүләтенең бәйсезлек алуы, ялган пәйгамбәрләр барлыкка килү, вакытның кыскаруы, үтерешләр, байлык артыннан куу, узыштан биек йортлар төзү, властьтагыларның әманәтне - ышанычны югалтуы, мәчетләрне бизәү, хатын-кызның киемне кигән дә күк, кимәгән дә күк ярымшәрә йөрүе, зина, ялган шаһитлык итү, ирләрнең кимүе, Аравия чүленең киредән бакчага әверелүе кебек безнең күз алдында булып ятучы күренешләр керә.
Кыямәтнең олы билгеләре күренә башларга да озак калмагандыр кебек. Иң зур вакыйгаларның берсе халыкның җирдә иң гадел патша турындагы хыялы тормышка ашачак - Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәселеннән булган Мәһди атлы кеше властька киләчәк. Ул идарә иткән сигез елда бөтен Җир шарында иминлек урнашып, халык муллыкка тиенәчәк. Аннан соң инде кешелек тарихында иң дәһшәтле чор башлана - Дәҗҗал (Антихрист) фетнәсе чыга. Кып-кызыл битле, бер күзле, кәкре аяклы, маңгаена кяфер дип язылган бу яшь адәми зат үзе артыннан бик күп халыкны ияртәчәк. Аның теле шундый татлы ки, хәтта ирләргә, чыгып качмасыннар өчен, хатыннарын бәйләп куярга туры киләчәк. Өстәвенә Дәҗҗал могҗизалар ясарга да сәләтле. Тоташ өч ел килгән корылыктан, ачлыктан интеккән халыкның үзенә иман китергәннәрен ул тау-тау икмәге белән туендырачак, алтыннарыннан өлеш чыгарачак. Дәҗҗал кырык көн эчендә бөтен Җир шарын әйләнеп чыгып, бары тик Мәдинә белән Мәккәгә генә керә алмаячак. Кеше битле хайван, кояшның көнбатыштан чыгуы да Кыямәт көненең олы билгеләреннән санала. Халыкта, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә генә хас булган могҗизалар ясау сәләтен ни өчен Дәҗҗалга да бирде икән, дигән сорау туарга мөмкин. Дин белгечләре фикеренчә, пәйгамбәрләргә андый сәләт - халыкны үз артыннан ияртү өчен, ә Дәҗҗалга халыкның иман ныклыгын сынау өчен бирелә. Бүгенге вазгыятькә әйләнеп кайтсак, үзен мөселман дип йөргән кайберәүләрнең шәм, шырпы, азык-төлек җыеп, ахырзаманнан качып калырга өметләнүе Дәҗҗал фетнәсенә иярү кебегрәк тоелмадымы? Бик кызганыч, әлбәттә.
Дәҗҗал фетнәсеннән кешеләрне күккә ашкан Гайсә пәйгамбәр коткарачак. Ул Җиргә төшеп Дәҗҗалны үтерә. Әле пәйгамбәрнең өйләнеп, балалары туасы, гади кешеләр кебек бакыйлыкка күчеп, җәсәде җиргә иңдереләсе бар. Кешелек дөньясы Кыямәт көненә чаклы әнә никадәр вакыйгаларның шаһиты булырга тиеш әле.
Мөхәммәд (с.г.в.)нән дөнья кайчан бетә дип сораганда, ул, ике бармагын янәшә куеп: «Миңа пәйгамбәрлек килү белән Кыямәт көне арасы - шушы ике бармак арасы кадәр», - дип җавап биргән. Күп вакытмы бу, әллә бик азмы - без белмибез (Кыямәтнең кайчан буласын Пәйгамбәребез үзе дә белмәгән). Күп кебек, чөнки ахырзаман Пәйгамбәренең (с.г.в.) дөньяга килүенә дә инде 1433 ел вакыт узган. Ә гомере буе үзен мөселман дип санап йөреп тә, иман китереп намазга басарга өлгерми калган кардәшләребез өчен ул аяныч дәрәҗәдә кыска булып чыгарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading