16+

«Мөселман диетасы» китабы чыкты

Анда мөселман кухнясының бөтен серләре ачыла. Китап авторы Кемаль Озер (Төркия) хезмәтен Коръән киңәшләре һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең ашау-эчү буенча әдәбенә нигезләнеп язган. Кемаль Озер фикеренчә, мөселманның чиста һәм сәламәт диетасы мөселманнарны гына түгел, бөтен кешелекне коткару рецепты булырга мөмкин. Билгеле булганча, ашау-эчү мәсьәләләре ислам әдәбендә төп тема булып тора....

Анда мөселман кухнясының бөтен серләре ачыла. Китап авторы Кемаль Озер (Төркия) хезмәтен Коръән киңәшләре һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрнең ашау-эчү буенча әдәбенә нигезләнеп язган. Кемаль Озер фикеренчә, мөселманның чиста һәм сәламәт диетасы мөселманнарны гына түгел, бөтен кешелекне коткару рецепты булырга мөмкин. Билгеле булганча, ашау-эчү мәсьәләләре ислам әдәбендә төп тема булып тора. Бу тема азык-төлекнең хәләллегенә генә түгел, туклану күләменә һәм ашау вакытында азыкны әрәм-шәрәм итмәү мәсьәләсенә дә кагыла. Бу китапта кешеләрне симерүдән коткара торган чиста һәм сәламәт туклану моделе тәкъдим ителә. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр үзе кулланган һәм Коръән тәкъдим иткән дөрес туклану принциплары ачыла. Әлеге хезмәт ислам кухнясы һәм Пәйгамбәрнең туклану принципларын туплаган беренче китап булып тора. Чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд (с.г.в.) арпа оныннан пешерелгән ипи ашый торган булган. Ул беркайчан да кирәгеннән артык ашамаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading