16+

Муллаларны ашка интернет аша чакыра башлыйбыз

Муллаларны ашка чакыра торган "Ай мулла" исемле яңа интернет-проект эшли башлаган.

Муллаларны ашка интернет аша чакыра башлыйбыз

Муллаларны ашка чакыра торган "Ай мулла" исемле яңа интернет-проект эшли башлаган.

Проектның җитәкчесе - Мәскәү шәһәренең "Ислам үзәге" дини оешмасы рәисе Ринат Аляутдинов безгә аның ел башында ук эшли башлавын, хәзер акрынлап халык арасында таныла башлавын әйтә.
- Никах укытырга, исем кушарга, мәет ашын уздырырга, өй туена, өшкерергә яки башка дини йолаларны үтәр өчен хәзрәтләрне өйгә безнең сайт аша да чакырып була. Кайда яшәвегезгә карамастан, безгә мөрәҗәгать итә аласыз, сез чакырган теләсә кайсы җиргә бара алабыз. Безгә Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород имамнары - ди ул.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренчә, әлеге түләүсез хезмәтнең барлыкка килү идеясе - заман таләбе.

- Хәзер бөтен хезмәтләрне дә интернет аша эшләргә күнеккәнбез. Бу бик уңайлы. Мин үзем Мәскәүдә яшим, сезнең белән Петербургның тимер юл вокзалыннан сөйләшәм. Бер гаилә Коръән мәҗлесенә чакырды, электрон почтама тагын бер заявка килеп төште. Кая барасы, адресы, сәгате, телефоны язылган. Проектның максаты да - халыкка якынаю, аларга ислам традицияләрен җиткерү. Икенче максатыбыз - дине белемнәре булган яшьләребезгә булышлык күрсәтү. Дини уку йортын тәмамлаган бөтен кешегә дә эшләргә мәчет җитми, алар яшәгән җирдә мәчет юк йә булмаса аның инде хәзрәте бар. Белемнәрен алга таба кулланырга, үз өсләрендә эшләргә стимул кирәк. Мәчеттә эшләгән кеше буларак, шуны да әйтергә кирәк. Күпләр мәчеткә киләләр дә, юлларында очраган бер сакаллы кешене күреп, аны мәчеттән дип белеп, өйгә ашка чакыралар. Соңыннан ул кешене ошатмыйча безгә киләләр. Чынлыкта аның безнең мәчеткә бернинди дә катнашы булмаган булып чыга. Очраклы кешеләргә юлыкмас өчен дә кирәк бу. Мәчеттән киткәнемне белмәгән кешеләр мине мәчеткә килеп эзләп йөриләр. Миңа чыгарга телефонымны белмиләр яки онытканнар, югалтканнар. Сайт аша исә безнең белән элемтәгә чыга алалар, - дип, сайтның өстенлекләрен санап күрсәтте ул.

- Сезнең белән эшли торган имамнар ышанычлы кешеләрме, алар сезгә очраклы гына эләкмиләрме? - дигән соравым Ринат:
- Муллаларны безгә үзебез белгән, ышанган, белемле, тәҗрибәле имамнар җәлеп итә. Алар өчен җаваплы кешеләр дә шулар. Муллаларның хезмәтләреннән кулланучылар алардан канәгать булганнармы-юкмы, нинди фикердә калганнар - сайтка шулар турында яза ала. Без ул язулар белән танышып барабыз, - ди.

Ринат "Ай мәдрәсә" сайтының авторы һәм оештыручысы да. Ул киләчәктә ике сайтны берләштерергә ниятләвен әйтә.
- "Ай мәдрәсә" проекты интернет аша башлангыч дини белем бирү белән шөгыльләнә. Теләгән һәр кеше on-line режимда тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнә, фикх, гакыйдә, әхлак, тәфсир фәнен өйрәнә ала. Әлеге проектны "Ай мулла" белән бергә кушып, дини белемне интернет аша гына түгел, муллалардан шәхси дәресләр алу мөмкинлеген дә булдырасыбыз килә, - ди ул.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
- Әлеге проектны мин уңышлы дип саныйм, чөнки ул күпкә уңайлы. Хәзрәтләрнең телефон номеры бөтен кешедә дә юк. Өеннән чыкмыйча гына да, ул аны әлеге хезмәт аша таба ала. Анда хәзрәт турында кыскача мәгълүмат, фотосы бирелгән, күңеленә ятканын чакырырга була. Проектны хуплыйм, халык өчен файдалы буласына ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading