Аллаһы Тәгалә дөньяны юктан бар иткәндә барча җаннарны да яралткан һәм сорау биргән: «Әләстү бираббикүм», ягъни: «Раббыгыз кем?» Шул вакыт барча җаннар: «Син безнең Раббыбыз һәм тәрбиячебез», - дип, Аллаһны таныйлар. Шулвакыт Аллаһы Тәгалә җаннарга Үзен күрсәткән. Ничек күрсәткәне безгә мәгълүм түгел. Менә шушы җаннарны Раббыбыз «тән» дигән киемгә төреп,...
Кайберәүләр, төшенкелеккә бирелеп: «Минем язмыш начар, мин берни дә эшли алмыйм», - дип йөри. Кайберәүләр, масаеп: «Мин барын да булдырам», - ди. Югыйсә Адәм баласы белә бит, Аллаһ теләмәсә, алдыңда торган ризыкны да кулың белән алып, авызыңа китерә алмыйсың һәм беркем дә синең бу халәтеңне үзгәртә алмый. Бүген: «Шифаны Аллаһтан сорагыз», - дигән өчен кайбер табибларны гаепләп чыгучылар да бар. Ул табиб та бит Аллаһ кулындагы бер инструмент, Аллаһ теләсә, аның аркылы шифа бирә, тели икән, үлемгә дучар итә. Әллә нинди данлыклы, күренекле табиблар, өшкерүчеләр, экстрасенслар бар, шифа алар кулында булса, берәү дә үлмәс иде.
Хакыйкатьтә начар язмыш та юк, Аллаһның хәерсез эше дә юк. Раббыбыз Коръәндә («Инширак» сүрәсе, 5-6 нчы аятьләр): «Фә иннә мәгәл гүсри йусра. Иннә мәгәл гүсри йусра», ягъни: «Дөреслектә, авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», - ди.
Бер риваять бар. Берәүнең бик яхшы аты булган. Аңа бик кыйммәт бәяләр биреп сатып алырга теләүчеләр килгән. Әлеге кеше ярлы булса да, атын сатмаган. Көннәрдән бер көнне ат югалган. Кешеләр: «Кыйбатка саткан булсаң, бай булыр идең, хәзер атың да юк, акчаң да юк», - дип картны шелтәлиләр икән. Карт: «Ахыры хәерле булсын», - дигән. Бер атнадан картның аты унлап кыргый ат ияртеп кайтып кергән. Күршеләре сокланып, көнләшеп карагач, карт: «Ахырын белмисез», - дигән. Картның улы булган. Ул кыргый атларны өйрәтә башлаган. Бер төнне аттан егылып, бик нык имгәнгән. Күршеләре: «Бердәнбер малаең имгәнде бит», - дигәч тә: карт: «Ахыры хәерле булсын», - дигән. Шул елны сугыш чыгып, бар кешенең дә улларын сугышка алып киткәннәр. Картның улы янында калган. Күршеләре: «Синең улың бераз аксаклап йөрсә дә яныңда, ә безнекеләр юк», - дип борчылалар икән. Әнә шулай хәерсез эш булмаган кебек начар язмыш та юк.
Кайбер риваятьләрдә: дөнья яралтылгач, Аллаһ җаннарга җирне дә, җәннәтне дә күрсәткән диелә. Кайбер җаннар: «Безгә җирдән берни дә кирәк түгел, җәннәт булса җиткән», - дигәннәр. Менә шул җаннар Җир йөзендә гарип, дивана булып яшиләр йә булмаса, сабый чакта үләләр. Ә без ниләр генә әйтмибез. Аллаһны мәрхәмәтсезлектә гаепләп, көферлеккә төшәбез. Ә хакыйкатьтә, ул язмышын җаннар үзләре сайлаган. Алар ахирәттә бернинди мәшәкатьсез Аллаһның җәннәтенә керәчәкләр.
Кайбер җаннар: «Җирдә, җәннәттә ошамый», - дигәннәр. «Сезгә ни ошый соң?» - дигәч: «Йа Раббыбыз, безнең сиңа якын буласыбыз килә», - дигәннәр. Аллаһ: «Мин мохтаҗлар, кайгы-хәсрәтләргә якын булам, сез алар күргән авырлыкларга түзәрсезме?» - дип сораган. «Сиңа якын булыр өчен без бар нәрсәгә дә риза», - дигәннәр. Болар миллионлаган җаннардан берәр генә булган. Алар - пәйгамбәрләр һәм әүлияләр җаннары. Шуңа күрә дә иң күп борчу-мәшәкатьләр, авыру-сырхаулар пәйгамбәрләргә һәм әүлияләр язмышына төшә. Бу исә иманы зәгыйфь булган күп кенә кешеләрне көферлеккә төшерә: «Әнә гомер буе намаз укый, хәрамга да катышмый, үзенең борчу-мәшәкатьтән арынганы юк», - дип уйлыйлар.
Калган кешеләрнең дә язмышлары төрлечә. Раббыбыз һәркемгә дә җәннәткә керергә мөмкинлек биргән, шул ук вакытта берәү дә: «Җәһәннәм газабына эләкмим», - дип тә әйтә алмый. Бүген аракы эчеп, кеше талап, зина кылып һәм башка шундый зур гөнаһлар кылып яшәүчеләр бар. Андый кешеләр аркылы Аллаһы Тәгалә башкаларга бу эшләрнең никадәр начар икәнлеген күрсәтә. Локман Хәким: «Әдәпсезләргә карап, әдәпкә өйрәндем», - дигән.
Берәүнең малае эчәргә һәм отыш уеннары уйнарга ярата икән. Әтисе тегеләй дә, болай да вәгазьләп караган, нәтиҗәсе булмаган. Үләр алдыннан улына әйткән: «Син инде мине тыңламадың, соңгы сүземне тыңла, эчсәң - даны чыккан эчкече белән эч, уйнасаң - иң атаклы уенчы белән уйна». Атасының вафатыннан соң улы иң даны чыккан эчүчене һәм отыш уеннары уйнаучы атаклы кешене эзләп киткән. Эзләп тапса, шәһәр читендә ташландык подвалда яшәүче бомжлар икән болар. Берсен - эчү, икенчесен отыш уеннары шул хәлгә җиткергән. Малай аларны күреп гыйбрәтләнгән һәм начар гадәтләрен ташлаган.
Кем генә булмасын, Раббыбыз һәркемгә тәүбәгә килергә мөмкинлек биргән. «Фуркан» сүрәсенең 70 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Илләә мәң тәәбә үә әәмәнә үә гамилә гамиләң саалихәң фә үләәәәикә йүбәддилүллааһү сәййиәәтиһим хәсәнәәт...», ягъни: «Мәгәр берәү тәүбә итеп, иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыклары яхшылыкка алмаштырылыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булыр», - ди. Менә бу аять Аллаһның мәрхәмәте чиксез икәненә, бар кешегә дә тәүбәгә килеп, төзәлергә мөмкинлек бирелүенә дәлил түгелме? Кеше ярамаган эш эшләп бер гөнаһлы булса, тәүбәсен кичектереп, акылга килмичә йөреп, тагын да зуррак гөнаһка тара. Беренчедән, тәүбәгә килмичә, имансыз булып үлеп китүе бар. Икенчедән, тәүбәгә килмәү ул - гөнаһыңны инкарь итү, ягъни тәкәбберлек була.
Берәү бай икән, бу әле бәхет түгел. Байлыгына шөкрана кылмаса, тиешле зәкят, гошерләрен бирмәсә, ятимнәргә, мохтаҗларга, мәчет-мәдрәсәләргә ярдәм итмәсә, бу байлык дөньяда аның җан тынычлыгын ала, ахирәттә җәһәннәмгә алып бара. Берәү сау-сәламәт булып та, шуңа шөкрана кылмаса, гарип-горабаларга, инвалидларга ярдәм итмәсә, көчсезләрне якламаса, руза тотмаса, мәчеткә йөрмәсә, сәламәтлеге аны шулай ук тәмугка кертә.
Берәү мәчеткә йөрсә, намазлар укыса, руза тотса, әмма бу эшләре белән масайса, башкаларга кимсетеп караса, бу тәкәбберлек, хәтта изге гамәлләрен дә юкка чыгарып, аны җәһәннәмгә алып бара. Бүген безгә Аллаһның рәхмәте булып, намаз укыйбыз, мәчеткә йөрибез, ураза тотабыз икән, һәр изге гамәлебез өчен Аллаһка шөкрана кылуыбыз кирәк. Масайсак, мин булдырам, дисәк, көферлеккә төшүебез бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күңелендә тары бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булган кеше җәннәтнең исен дә сизмәс», - дигән.
Һәрбер кылган гамәлебез фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә булып, калебләребезне чистартырга, күңелебезне нечкәртергә һәм үзебезне түбәнчелекле тотарга ярдәм итәргә тиеш. Шулай булганда гына хак юлдан тайпылмыйча, Аллаһның җәннәтенә алып баручы гамәлләр булыр, иншә Аллаһ.
Раббыбыз адашкан, тәүфыйксызлыкта йөргәннәргә тәүбәгә килергә, туры юлны табарга, изге гамәлләр кылып та тәкәбберләнүчеләргә шул изгелекләрен югалтмаска ярдәм күрсәтеп, Үзенең җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп кылса иде.
Комментарийлар