16+

Намаз уку рухи ләззәт бирми...

«Намаз укый идем, ташладым, чөнки намаз укуым рухи ләззәт бирми. Нәрсә киңәш итәсез?» «Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: - Дөресен әйткәндә, намазны бөтенләй укымаучы белән сыйфатын гына китереп укучыларның әллә ни зур аермалары юк. Кайвакыт, сәхнәдә тамаша күрсәтер өчен генә, бөтенләй Аллага ышанмаган кешене дә намаз укырга өйрәтеп...

Намаз уку рухи ләззәт бирми...

«Намаз укый идем, ташладым, чөнки намаз укуым рухи ләззәт бирми. Нәрсә киңәш итәсез?» «Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: - Дөресен әйткәндә, намазны бөтенләй укымаучы белән сыйфатын гына китереп укучыларның әллә ни зур аермалары юк. Кайвакыт, сәхнәдә тамаша күрсәтер өчен генә, бөтенләй Аллага ышанмаган кешене дә намаз укырга өйрәтеп...

«Намаз укый идем, ташладым, чөнки намаз укуым рухи ләззәт бирми. Нәрсә киңәш итәсез?»

«Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин:
- Дөресен әйткәндә, намазны бөтенләй укымаучы белән сыйфатын гына китереп укучыларның әллә ни зур аермалары юк. Кайвакыт, сәхнәдә тамаша күрсәтер өчен генә, бөтенләй Аллага ышанмаган кешене дә намаз укырга өйрәтеп була, ләкин артист барыбер артист булып кала. Намазны чын күңелдән укыр­га өйрәнгән кеше аны ташларга теләсә дә, ташлый алмаячак. Чөнки ул аның җан ризыгына әйләнәчәк. Ашамыйча яшәп булмаган кебек, чын күңелдән намаз укырга өйрәнгән кеше үзенең намазсыз яши алуын күзаллый алмаячак. Ач калган кеше ашарга теләгән кебек, бер генә намазын булса да калдырган кеше рухи ачлык сизәчәк.

Тагы бер аяныч хәлне искә төшерү урынлы булыр дип саныйм. Ахмак мөселманнар гасырлар буе намазның хәрәкәтләре турында бәхәс алып баралар. Намазда кулны ничек күтәрергә, кулны тәкбирдән соң кая куярга, бармакны кайсы җирдә селкетергә һәм башкалар... Һәрберсе үзенең дәлилен китергән булып, бер-берсен уздырып, бәхәс алып бара. Кулны кайсы җиргә кадәр күтәрү мәсьәләсендә ике сәҗдә әһеле, бер-берсенең хатасын раслар өчен, шайтан дигән кушаматларга кадәр бирәләр, һәм, ни гаҗәп, бу мәгънәсез хәл ике көн түгел, бәлки гасырлар буе дәвам итә. Шәхсән мин үзем егерме ел дәвамында дин китапларын өйрәнәм, элеккеге һәм бүген язылган китаплар арасында мәгънәле, хикмәтле, файдалы, калебне үзгәртә торган эчке дөнья турында сөйләгән китаплар юк дәрәҗәсендә аз, аларның күбесе мәгънәсез бәхәс боткасы, ул ботканы ашаган саен косасы килә, ягъни ул китапларны уку Аллаһ мәхәббәтен һәм кешелеклелек сыйфатларын арттырмый. Киресенчә, бер мәгънәсезлек чокырына төшеп батасың.

Югарыда яңгыраган сорауга кире кайтыйк һәм шулай дип әйтик: әгәр дә чын мәгънәсендә намаз укырга өйрәнергә теләсәк, Аллаһны сөйгән, динне сәясәткә һәм бизнеска әйләндермәгән кешеләрне эзлик. Аларның чабуына ябышыйк. Андый кешеләрне табу - динебез төбендә мәрҗән эзләү бәрабәрендә. Шуңа күрә, таба алмасак, беренчедән, намазның тышкы сыйфатын өйрәнүдән туктыйк. Аның эчтәлеген аңлаткан китапларны укырга тырышыйк, ихласыбызны, иманыбызны, Аллага булган мәхәббәтебезне, хөрмәтебезне арттыра торган китапларны эзлик. Икенчедән, намазыбызны шөкрана нияте белән укыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading