Шәһри Казан

Намаз вакытын СМС аша бел!

Хәзер намаз вакытларын смс ярдәмендә дә белеп булачак. Моңа ирешү өчен кесә телефонында тиешле сервисны гына көйләргә кирәк. Казанда яшәүче программачы Алмаз Сәйфетдинов тормышка ашырган бу хезмәттән файдалану өчен тулырак мәгълүматны www.5namaz.ru сайтыннан белергә мөмкин. Җир шарының теләсә кайсы почмагындагы мөселман бу сервисны куллана ала, моның өчен үзең яши торган...

Хәзер намаз вакытларын смс ярдәмендә дә белеп булачак. Моңа ирешү өчен кесә телефонында тиешле сервисны гына көйләргә кирәк. Казанда яшәүче программачы Алмаз Сәйфетдинов тормышка ашырган бу хезмәттән файдалану өчен тулырак мәгълүматны www.5namaz.ru сайтыннан белергә мөмкин. Җир шарының теләсә кайсы почмагындагы мөселман бу сервисны куллана ала, моның өчен үзең яши торган тирәлектән чыгып заказ ясала. Бу хезмәт командировкага йөрүчеләр, башка өлкәгә яки илгә сәяхәт кылучылар өчен, аеруча уңайлы булачак. Намазны вакытында үтәр өчен сайтка кереп, календарьга тиешле өлкәнең сәгатен кертергә кирәк.
«Нигездә, кулланучы төркем - Татарстан мөселманнары. Тик хәзергә аларның саны әллә ни күп түгел. Мәскәү, Краснодар, Ханты-Манси, Оренбург, Казахстан, Көньяк Корея, Белоруссия һәм Норвегия кебек башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә кулланучыларыбыз барлыкка килә тора», - ди Алмаз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: