16+

«Намазга баскач, күрә башладым»

Бу дөньяга без барыбыз да сыналыр өчен килгән. Аллаһы Тәгалә кемнедер байлык, кемнедер хәерчелек белән, кемнедер сәламәтлек, кемнедер авыру белән сыный. Арабызда ул сынауларны үтә алучылар бик сирәк. Миңа шундый кешеләрнең берсе - «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләргә дәресләр бирүче Мөхәммәдәмин Закиров белән танышып сөйләшергә насыйп булды. Яңа танышымның 13...

«Намазга баскач, күрә башладым»

Бу дөньяга без барыбыз да сыналыр өчен килгән. Аллаһы Тәгалә кемнедер байлык, кемнедер хәерчелек белән, кемнедер сәламәтлек, кемнедер авыру белән сыный. Арабызда ул сынауларны үтә алучылар бик сирәк. Миңа шундый кешеләрнең берсе - «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләргә дәресләр бирүче Мөхәммәдәмин Закиров белән танышып сөйләшергә насыйп булды. Яңа танышымның 13...

«Аллаһы Тәгалә мине шул рәвешле дөнья рәхәтлекләреннән саклый. Күзләре күргәннәр бит кирәк нәрсәне дә, кирәкмәгәнен дә күрә. Ә минем андый мөмкинлегем юк, димәк, артыгын-кирәкмәгәнен күреп, дөнья ләззәтләренә алданып, шайтан коткысына бирелмим», - ди ул.
Күрү сәләтен ул көтмәгәндә югалта. Күзе зәгыйфь күрә башлагач, Мәскәү хастаханәсенә салалар. Анда аңа ярты ел ятарга туры килә. Дүрт тапкыр операция ясыйлар, беренчесеннән соң бөтенләй күрми башлый. «Башка балалар кебек урамда туп тибәсем, роликларда йөрисем килсә дә, үз хәлем белән килешергә туры килде. Аның каравы, мин бик иртә олыгайдым, әллә нинди хыяллар белән яшәп, «алсу күзлекләр» дә киеп йөрмәдем. Шул вакытта әбием мине намаз укырга өйрәтте. Икенче әбием, Казанда сукырлар өчен Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәтәләр икән, дип, «Сөләйман» мәчетенә алып килде. Шунда ислам дине нигезләре белән таныштым. Исламның бик чиста дин икәнлегенә инандым. Ул - физик чисталык кына түгел, күңел чисталыгы да. Без кешеләргә менә монысы җитми шул. Дөнья малы артыннан куып, күңелләребезне каралтабыз, нәфесебезгә хуҗа була белмибез. Ә бит барыбызның да Ходай каршына барасы бар. Аның каршына акча белән барып булмый, анда безне саваплы гамәлләребез генә коткарачак.
Физик кимчелегемә килгәндә, ул миңа күп нәрсәгә төшенергә ярдәм итте. Әйтүемчә, мине нәфесемне тыярга һәм шөкер итә белергә, рәхмәтле булырга өйрәтте. Аллаһы Тәгалә шушы сынавы белән дингә кертте. Сабырлыкларым өчен, Ходай рәхмәтен дә ирештерде. Ышанасызмы-юкмы, намаз укый башлагач, җиде ел күрми торганнан соң, күзләрем азмы-күпме күрә башлады. Кояш нурларын күрәм, кайбер детальләрне, төсләрне аерам хәзер», - дип сөйли яңа танышым. Мөхәммәдәмингә Ходай тагын бер бүләк ясаган: ул, үз насыйп ярын табып, узган елны өйләнеп тә куйган. Хатыны Ольга шулай ук ислам динендә. Ул сигез ел элек ислам динен кабул иткән, намазга баскан. Очраклы гына мәчеттә танышып китә алар. Шәригать кушканча, өченче кеше аркылы аралашып, бер-берләрен якынрак белгәч, бергә булырга карар кылалар. Ольганың ике күзе дә күрә, тормыш иптәше өчен ул зур терәк.
Яңа танышым белән сөйләшеп утырганда, мин аңардан бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдем, киресенчә, аның иман ныклыгына, күңел көрлегенә, тормышны яратуына, оптимистлыгына сокландым. Менә шундыйлардан үрнәк алырга иде безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading