16+

Җәһәннәмнән куркып, җәннәткә керер өчен намаз уку дөресме?

Намазның өч дәрәҗәсе 1. Җәһәннәмнән куркып, җәннәткә керер өчен намаз уку. Бу теләк белән намаз укучылар беркайчан да намазның ләззәтен сизмәячәкләр. 2. Аллаһы Тәгаләгә биргән бөтен нигъмәтләрен күзаллап, шөкрана кылып, күңеле белән рәхмәт әйтү фикере белән намаз уку. 3. Аллаһны сөю, сагыну хисе белән намаз уку. Бу хәлгә ирешүчеләр бик...

Намазның өч дәрәҗәсе

1. Җәһәннәмнән куркып, җәннәткә керер өчен намаз уку. Бу теләк белән намаз укучылар беркайчан да намазның ләззәтен сизмәячәкләр.
2. Аллаһы Тәгаләгә биргән бөтен нигъмәтләрен күзаллап, шөкрана кылып, күңеле белән рәхмәт әйтү фикере белән намаз уку.
3. Аллаһны сөю, сагыну хисе белән намаз уку. Бу хәлгә ирешүчеләр бик әзләр.

Югарыда әйтелгән фикерне ачыклап, бөек галим Баязит Бистами хәзрәтләре әйтә:

- Аллага табынучылар өч төргә бүленә. Беренчеләре коллар кебек, курку белән гыйбадәт итәләр. Җәһәннәм турында хәбәр булмаса, алар дини кагыйдәләрне үтәмәсләр иде. Икенчеләр базарда, кибеттә сатучылар кебек, әгәр дә Аллаһы Тәгалә җәннәтен вәгъдә итмәсә, ул кешеләр намаз уку түгел, бармакларын да селкетмәсләр иде. Өченче төркем кешеләр - гашыйклар. Ягъни җәһәннәм яки җәннәт булмаса да, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен, мәхәббәтләрен ачыклап, гыйбадәт итәләр. Чын мәгънәсендә дөньяда һәм ахирәттә котылучылар нәкъ шулар булачаклар, - ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading