16+

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: "Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле итәргә мөмкин"

Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сөйли. "Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган,...

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: "Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле итәргә мөмкин"

Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сөйли. "Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган,...

Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сөйли. "Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган, телләрен асылындырган, авырлык белән генә сулап ята торган бер этне күрә. Карале, бу эт тә минем кебек сусау хисе белән яна бит, дип, әлеге этне бик жәлли. Киредән кое янына бара. Тирән генә булган бу коега төшә. Читегенә су тутырып, коедан чыга. Барып, шушы эткә су эчерә. Әлеге гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә. Һәм җәннәте белән бүләкли".

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Хәдис китапларында бу кыйсса төрле-төрле риваятьләр белән килә. Шуларның берсендә, әлеге кеше бик гөнаһлы кеше иде һәм бер генә эшләгән изгелеге дә юк иде, дип языла. Бу кыйссада, әлбәттә, бик күп гыйбрәтләр бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны юкка гына сөйләмәгән. Иң зур гыйбрәтләрнең берсе - ул хайваннарга хөрмәт күрсәтеп, аларны рәнҗетмәү. Ягъни хуҗалык тирәсендә яшәгән хайваннарга карата кешенең мөнәсәбәте яхшы булырга тиеш. Шулай ук юлда очраган хайваннарга, ярдәм итә алганда, булышырга тиешбез.

Күп кенә галимнәр хайваннарны рәнҗетүче, сәбәпсез үтерүче кешенең үзенең дә шундый ук хәлгә тап булачагын әйтәләр. Истә калган бер хәлне сөйләп китәсем килә. Безнең күршедә яшәүче бер егет мәче баласын кулына алып, кесәсеннән газ баллоны чыгарып, мәче баласының йөзенә сиптергән иде. Мәче баласы сикереп төшеп, йөзен сөртә-сөртә китеп барган иде. Шушы эшне эшләгән кеше үзе дә берничә көннән соң аракы эчкән хәлендә мотоциклда әйләнеп капланды. Һәм мотоциклда булган кислота аның аягына акты. Аягы янды, шеште, җәй буе шифаханәдә ятып чыкты. Әле аннан соң да күпме, аягым авырта, дип, аксап йөрде.

Әлеге тормыш хәлендә ачык күрәбез: кешенең хайваннарны рәнҗетергә хакы юк. Кайбер галимнәр: "Кәефләнер өчен генә ауга чыгып хайваннарны атып йөрү дә бик зур гөнаһлардан була", - дип әйтәләр.

Әмма шуны да әйтү кирәк: зарар китерүче хайваннарны үтерү рөхсәт ителә. Мәсәлән, хуҗалыкка зыян салучы күселәр, тычканнар, ниндидер җәнлекләрне үтерү гөнаһ булып саналмас.

Әлеге кыйссаның тагын бер гыйбрәтен искә төшермичә булмый. Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле дә итәргә мөмкин. Шушы сүзне әйткәндә, Гомәр (р.г.) тормышында булган кыйсса да искә төшә. Гомәр (р.г.) икенче хәлифәләрнең берсе иде. Кичләрен гыйбадәттә, көндезләрен күп вакытта уразада, мөмкинлеге булганда Коръән укып уздырган, гаделлек белән хөкем иткән шушы диндар, тәкъва бәндә үлеп киткәннән соң, берничә кеше аны бер үк хәлдә төштә күрәләр. Күргән кешеләр төшләрендә: "Әй Гомәр (р.г.), тугры хәлифәбез, син намаз укый идең, һәр көнне диярлек уразалар тота идең, күп гыйбадәтләр, изгелекләр эшли идең. Шушы изгелекләрең арасыннан Аллаһ Тәгалә кайсысын аерым бәяләде һәм гамәлләрең арасында нинди гамәлең сине җәннәтле итте", - дип сорадылар. "Әйе, намазлар, уразалар, изге гамәлләрем күп иде. Әмма бөтен гамәлләрем арасында мине җәннәтле иткән бер хәл булган. Дөньяда яшәгән вакытымда кулына кош тоткан бер сабый баланы күргән идем. Әлеге кошны баладан сатып алдым һәм азат иттем. Менә шушы гамәлем өчен Аллаһ Тәгалә мине җәннәтле итте", - дип сөйләгән булган Гомәр (р.г).

Әйе, бу кыйссаны тыңлаган вакытта намаз укымаган кешеләр үзенчә бер нәтиҗә дә ясарга яраталар. Ягъни, карале, намаз укымасаң, ураза тотмасаң, хайваннарга ярдәм итеп кенә дә җәннәткә кереп була икән, дигән бер нәтиҗәне ясап хаталы булалар. Намазның, уразаның фарыз икәнлеген белгән хәлдә аларны үтәмәү, этләргә, мәчеләргә ярдәм итү белән генә гомерне чикләү дөрес булмас. Булдыра алган хәлдә нинди генә саваплы, әҗерле, изге гамәл очраса, аларның барысын да эшләргә омтылырга тиешбез.

Фото islam.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading