16+

Коронавирус та Аллаһның сынавы иде: Җомга намазына халык бик шатланып килде...

Коронавирус та Аллаһның сынавы иде. Вирус бөтен халыкны куркуга салды. Бу безнең өчен зур гыйбрәт. Шуның белән адәм баласы Аллаһ каршында зәгыйфь икәнен белде.

Коронавирус та Аллаһның сынавы иде: Җомга намазына халык бик шатланып килде...

Коронавирус та Аллаһның сынавы иде. Вирус бөтен халыкны куркуга салды. Бу безнең өчен зур гыйбрәт. Шуның белән адәм баласы Аллаһ каршында зәгыйфь икәнен белде.

Бүген ниһаять мәчетләребез ачылып, җомга намазы укылды. Халык мәчетне сагынып, ашкынып килде, ди Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. Мәчеттә намаз уку шартлары үтәлгән. 

– Күбесе битлек, перчатка киеп, үзләре белән намазлыклар алып килде. Мәчеткә сыйган кадәрен керттек тә, калган кешеләрне ишегалдына ике яклап тездек. Берсен дә кире бормаска тырыштык. Намазлыклары булмаганнарга 100 сумлык арзанлы намазлыклар сатуны оештырдык. Бу бик җайлы, үзләре белән машинада да йөртә алалар, теләсә кайсы мәчеткә кереп укыйлар. Мәчеттә биш вакыт намазны да килеп укырга була. Мөселманнар мәчетләрне бик сагынган. Намазларыбызны Аллаһ кабул итсен, – диде ул. 

Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев та, мөселманнарның мәчеткә намазга килүен күреп күңелләр тулды, ди. Халык намазны дистанция саклап, битлек һәм перчаткалар киеп укыган. 

– Әлхәмделилләһ, Аллаһ мәчетләребезне ачты, кабат күрешеп, җәмәгать белән намаз уку мөмкинлеген тудырды. Коронавирус та Аллаһның сынавы иде. Вирус бөтен халыкны куркуга салды. Бу безнең өчен зур гыйбрәт. Шуның белән адәм баласы Аллаһ каршында зәгыйфь икәнен белде. Кечкенә генә вирус бөтен нәрсәне туктатты. Фикерләп караган кеше өчен бу зур гыйбрәт. Мәчеткә намазга җыела алуыбыз да зур нигъмәт икән бит. Вирус безне мәчетләребезнең кадерен белергә дә өйрәтте. Берсәбәпсез җомга намазларын калдырмасак иде, – диде ул.

Сәләх мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев бүген куанычлы көн булуын әйтеп, Аллаһы Тәгалә дәвамын кылсын һәм авырулардан сакласын иде, диде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading