16+

“Пропискабыз җәннәттә булса, куанырга кирәк”

Яңа бистәдәге “Ак мәчет”нең торгызылган манарасына ай куелды. Реставрация эшләре иганәчеләрнең акчасына башкарылган.

“Пропискабыз җәннәттә булса, куанырга кирәк”

Яңа бистәдәге “Ак мәчет”нең торгызылган манарасына ай куелды. Реставрация эшләре иганәчеләрнең акчасына башкарылган.

“Ак мәчет” –  республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.  Күренекле дин галиме һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани аның урынында 1741 елда ук агач мәчет төзелгән булуын язып калдырган. 1801-1805 елларда шәһәр мөселманнары арасында Ракый бай исеме белән танылган сәүдәгәр Габдеррәхим бине Вәлид бине Мөсәллим бине Мәмәш әл-Орнашбаши таш мәчет төзетә, ул соңрак “Зур таш мәчет” дип йөртелә башлый. 2023-2024 елларда мәчетне төзекләндерү эшенә “Берләштерелгән төзелеш компаниясе” алына. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет манарасына ай куелу вакыйгасының Мәүлид аенда булуын билгеләп узды.

– Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, аның төзелешендә катнашса, Аллаһы Тәгалә аңа шундый ук сыйфатта җәннәттә йорт бүләк итәр”, – дигән. Пропискабыз җәннәттә булса, куанырга кирәк, – диде ул. 

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, мәчеттә төзекләндерү эшләре узган ел гына башланган. 

– Әлеге гыйбадәтханә озак еллар ташландык хәлдә торды һәм аны реставрацияләү эшенә үткән ел гына керештеләр. Шунысы куанычлы, ул бюджет акчасына түгел, фәкать хәйрия акчаларына гына тормышка ашырыла. Бу эшкә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәбез. Сүз дә юк, кыйммәтле проект. Реставрация арзан була да алмый. Төзекләндерү процессында мөселман кануннарын гына түгел, архитектура таләпләрен үтәү – бинаның тарихи күренешен торгызу да мөһим иде. Мәхәллә халкы өчен ишегалдын төзекләндерү дә, тәһарәтханә булдыру да кирәк. Кысынкы шартларда булса да, моны да үти алдык. Әле тагын күп нәрсә эшлисе бар: объект реставрацияләүнең актив фазасында, әмма аның ачылышына күп калмады дип уйлыйм, – диде ул.

Мәчет бинасының мәйданы – 542 квадрат метр. Ул ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым бина да бар, анда тәһарәтханә, ашханә, җылыту үзәге урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading