16+

Пәйгамбәребез мисвакны ни өчен күп кулланырга кушкан?

«Мисвак авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр» (хәдис).

Пәйгамбәребез мисвакны ни өчен күп кулланырга кушкан?

«Мисвак авызны һәм тешләрне пакьләр. Аллаһның ризалыгына сәбәп булыр, күзне нурландырыр» (хәдис).

Пәйгамбәребез мисвакны күп кулланырга кушкан. Ул теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык, аны суга манчып йомшартасың, һәм ул теш щеткасына охшап кала. Мисвакны куллану бик күп төрле авырулардан саклану чарасы булып тора. Кешенең бик күп авырулары ашказаны һәм эчәк авыруларыннан башлана. Ашны ашказанына тешләр эшкәртеп бирә. Әлеге таякчык тешләрне кариестан, авыз куышлыгында микроблар үрчүдән саклый. Аны бер мәртәбә куллану да авыз куышлыгындагы 80 процент зарарлы микробларны юк итә.

Иллиной университетының галимнәре җиде ел буена мисвакның составын тикшергән һәм аннан авыз эчендә булган микробларның үрчүен туктатучы һәм кариесны, тешләрнең черүен кисәтүче матдәләр, шул исәптән фтор элементы бүлеп чыгарганнар.

Эчә торган су фторга ярлы урыннарда, гадәттә, фторлы таблеткалар бирәләр, алар исә эмальнең ныклыгын, черүгә чыдамлылыгын арттыра. Фторлы пасталарны мисвак катнашкан пасталар алыштыра ала.

Мисвак белән теш чистарту тештәге ташлардан да арындыра.
Тешне мисвак белән чистарту - сөннәт, саваплы гамәл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading