16+

Раббыбызның могҗизалары

Адәм балаларын элек-электән бер сорау борчыган: бу җир һәм күкләр каян барлыкка килгән?

Раббыбызның могҗизалары

Адәм балаларын элек-электән бер сорау борчыган: бу җир һәм күкләр каян барлыкка килгән?

Аның бар итүчесе бармы икән, йә булмаса алар үзләреннән-үзләре генә барлыкка килгәнме?

Гади генә өстәл белән урындыкның, шулай ук машина, самолет, кесәдә йөргән телефонның да үзләреннән-үзләре генә барлыкка килмәгәнен аңлаган кешеләр, ни өчендер, үтә төгәллек һәм үз тәртибе белән барган галәмнең үзлегеннән генә килеп чыгуына ныклап инана һәм хәтта шуны дәлилләргә дә тырыша.

Әгәр Коръәнгә күз салсак, бик күп аятьләрдә Раббыбыз тирә-ягыбызга карап гыйбрәт алырга, фикерләргә куша. Шушы күк-җирләр, елга-урманнар ничек инде ясаучысыз гына барлыкка килә алсын соң, дигән сораулар бирә Аллаһы Тәгалә һәм Коръәндә безне шул хакта уйларга-фикерләргә, тирә-якка карап гыйбрәт алырга куша: «Дөнья буйлап сәяхәт итегез, карагыз (гыйбрәт алыгыз) Аллаһы ничек итеп башта барлыкка китергәнне күрегез. Соңрак, хөкем итәр өчен, үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһның һәр нәрсәгә көче җитәдер» («Ганкәбут» сүрәсе, 20нче аять).

Әйе, Коръән безгә сәяхәт кылырга, төрле яңа җирләргә барырга һәм шундагы матурлыкны күреп гыйбрәтләнергә куша. Чынлыкта да шулай, диңгез буена гына барыгыз! Аның зурлыгын күреп, су эчендәге, төбендәге матурлыкны күреп, йөзләгән төрле балыкларны, тау-тау өелгән төрле мәрҗәннәрне, башка төрле җәнлекләрне күреп таң калырсыз, боларның һәрберсенең – үз максаты, үз дөньясы. Ничек бу меңләгән мәхлукат үзеннән-үзе генә бер нинди хуҗасыз һәм карап торучысыз барлыкка килә алсын?!

«Җир һәм күкләрнең төзелеше, вә телләрегез һәм төсләрегез төрлечә булуы Аллаһның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр» («Рум» сүрәсе, 22нче аять).

Җир эчендә нинди генә файдалы казылмалар юк. Җир өстендә, туфракта меңләгән төрле үсемлек тишелеп чыга. Миллионлаган йолдыз күк йөзен бизәп, матурлап тора. Шушы гүзәллекнең бер кимчелеге дә булмавы бу галәмнәрнең Хуҗасы барлыгына үзе бер зур дәлил бит фикер йөртә белүчеләргә. Ә менә кешеләр җитештергән әйберләрнең кайсысын гына мисалга китермә, аларның һәркайсысының да җитешмәгән җирләрен табарга мөмкин. Кыйммәтле кесә телефоны да кайчагында туктап кала – бернәрсә дә эшләтеп булмый. Автосалоннан гына алып чыккан өр-яңа машина да брак булырга, юньләп йөрмәскә мөмкин. Яңа төр көнкүреш техникасы уйлап чыгаралар, ләкин күпмедер вакыттан соң аның зыянлы матдәләр бүлеп чыгаруы ачыклана. Адәм баласы нәрсә генә уйлап тапмасын, ул барыбер камил булып бетә алмый. Әмма Аллаһ бар иткән нәрсәләрнең, күпме генә эзләсәң дә, кимчелеген таба алмыйсың. Моңа Раббыбызның сүзләре дәлил: «Ул җиде күкне катлы-катлы итеп яралтты. Син Әр-Рахмәән яралткан нәрсәдә (күктә) һичнинди бәйләнешсезлек (җитешсезлек) күрмәссең. Син күккә тагын бер күз салып кара. Син анда ярыклар (җитешсезлекләр) күрәсеңме? Син аннан соң күккә кабат-кабат күз салып кара. Синең күз карашың зәгыйфь һәм арыган хәлдә кайтыр» («Мөлек» сүрәсе, 3-4нче аятьләр).

«Вә телләрегез, һәм төсләрегез төрлечә булуы – Аллаһның галәмәтләреннәндер», – ди Раббыбыз. Кешеләр нинди генә телләрдә сөйләшмиләр. Дөньяда кулланылышта булган 7 меңнән артык тел бар. «Ethnologue» мәгълүматы буенча, 2024 елга 7164 телнең барлыгы ачыкланган. Ләкин аларның бик аз өлеше генә, якынча кырыгы гына киң таралган һәм планета халкының якынча өчтән ике өлеше тарафыннан кулланыла. Кеше акылы, үзара аралашу өчен, шул сандагы телне ничек уйлап бетерә алыр иде – әгәр Раббыбыз бар итмәгән булса аларны.

Кешеләрнең тән төсләре дә төрледән-төрле, бу – генетикага һәм меланин пигментына бәйле. Төсләрнең төгәл саны юк, ләкин ачыктан алып караңгыга кадәр категорияләргә бүлеп карап була торган көрән, зәйтүн, алсу яки алтын төсләр кебек йөзләрчә төрле төсмер бар. Ничек менә шушы нәрсәләр үзләреннән-үзләре генә барлыкка килә алсың соң?!

Бу дөньяда бар нәрсә дә үтә дә төгәллек белән бар кылынган һәм һәрнәрсә үз урынында үз ролен башкара. Хәтта көн белән төннең алышуында да бөек хикмәт ята: «Төннәрен йокы ләззәтен татуыгыз да, көндезләрен ятып хәл алу һәм (өлешегезгә тигән) ризыкны табуыгыз да – Аның могҗизаларына ачык дәлилдер. Хактыр ки, бу хәлләрдә дә (күңел колагы) саңгырау булмаганнар (ишетергә теләгәннәр) өчен гыйбрәтләр бар» («Рум» сүрәсе, 23нче аять).

   Төнне ял итү өчен бар итсә Раббыбыз, көнне эшләр, адәм балаларына ризык табу өчен бар иткән. Бүген дә күрәбез: әгәр шушы режимнан тайпылсак, сәламәтлеккә зыян килә, үзебезне начар хис итә башлыйбыз. Әйе, сирәк кенә көнне-төнгә алыштырганда зыян да булмас, әмма даими рәвештә төнне ялда, йокыда үткәрмәсәк,тискәре нәтиҗәсен озак көтәргә туры килмәс.

  Су нигъмәтен генә алыйк, кардәшләрем, бар нәрсә дә аңа бик нык бәйләнгән бит. Раббыбыз яңгыр гына яудырмасын, ул чагында нәрсә була? Үлән үсми, ул үсмәгәч, хайваннарга ашарга булмый, аларга ашарга булмаса, безгә ашарга ит тә, май да, сөт тә булмый дигән сүз. Иген үсми, ул үсмәсә, ипи булмый. Тормышыбыз хәтта шул бер су нигъмәтенә генә бәйле икән дигән нәтиҗәгә дә килеп була. «Без җирне җәеп салдык һәм аңа тотрыклы таулар куйдык. Без анда төрле күркәм парлы үсемлекләр үстердек. Без боларны Аллаһка кайтучы бәндәгә төшендерү (күрсәтү) һәм исенә төшерү өчен булдырдык. Без күктән бәрәкәтле су иңдердек. Без шуның белән бакчалар һәм урып-сугыла торган бөртекле ашлыклар һәм җимешләре өсте-өстенә рәт-рәт тезелгән, озын-озын хөрмә агачлары үстердек. Без аларны бәндәләргә ризык булсын дидек. Без аның (шул су) белән үле бер җирне терелттек» («Каф» сүрәсе, 7-11нче аятьләр).

Мин-минлекне читкә куеп, тәкәбберлегебезне онытып, шушы галәмнәрнең Хуҗасын танып, Аңа инанып, Ул кушкан әмерләргә буйсынып, Ул тыйган фәхеш, бозык гамәлләрдән ерак булып яшәргә насыйп итсен Раббыбыз. Әмин!

Раил Фәйзрахманов 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading