16+

Раббым мине ишетте

Моннан берничә ай элек булды бу хәл. Кинәт кенә күзем бик нык авырта башлады. Авыртып кына калмады, күземнең агы кып-кызыл булды. Үтәр әле дип, ике көн шулай йөрдем дә, бернинди дә алга китеш булмагач, күз табибына бардым.

Раббым мине ишетте

Моннан берничә ай элек булды бу хәл. Кинәт кенә күзем бик нык авырта башлады. Авыртып кына калмады, күземнең агы кып-кызыл булды. Үтәр әле дип, ике көн шулай йөрдем дә, бернинди дә алга китеш булмагач, күз табибына бардым.

Салкын тидергән булгансыздыр дип, ул ике төрле дару тамызырга кушты. Ике-өч көннән күз кабагын ачу да авырлашты. Шуның өстенә авырткан күзем начар да күрә башлады. Аптырагач, түләүле клиникага киттем. Табиб, караганнан соң, операция ясатырга кирәк булачак, күзегездә элпә барлыкка килгән, диде. Операция түләүле - 30 мең сум тора. Әлегә күздәге ялкынсынуны бетерү өчен дарулар тамызырга кушты. Бу хәлне туганыма сөйләдем. Шул ук клиникада аның танышының дусты эшли икән. Яхшы табиб, диләр, бәлки, аңа да барып күренерсең дигәч, тагын киттем табибка. Ул нәкъ шул сүзләрне кабатлады. Ниндидер өметле сүз әйтмәсме икән дип, операция кирәк булырмы икәнни соң, дип, кат-кат сорадым. Әйе, мин генә түгел, сезне караган башка табиб та шулай дигән бит, ди бу. Шул көннән ашаганым аш булмады, йокым йокы булмады. Эш кайгысы да бетте. Көн-төн белгән догаларымны укып, Раббым, могҗиза яса инде, күзләремне ач, авыруымның ахырын хәерле кыл, дип ялвардым. Иртән торып, иртәнге намазымны укыгач, хаҗәт намазын укып, шул ук теләгемне кабатладым. Вакыт булган саен, өйдә нинди догалар китабы бар, шуларны алам да укыйм, алам да укыйм. Намазымны да калдырмаска тырышам. Аларны укыгач, ничектер җиңел булып китә иде. Бераздан мин күземдә үзгәреш тә сизә башладым. Ике атна дәваланганнан соң киттем табибка. Ул, бик озаклап карагач, операция турында онытыгыз, димәсенме?! Ничек инде, операциясез булмый, дип кат-кат кабатлаган табиб шул сүзләрне әйтәме? Мин түгел, ул үзе дә бик нык гаҗәпләнгән иде бу вакытта.
Боларны нәрсәгә сөйлимме? Әйтәсе килгәнем шул: бернинди ышаныч-өмет калмаганда да Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый икән. Иң мөһиме, чын күңелдән сорарга гына кирәк. «Могҗиза яса инде» дип сорый торгач, чынлап торып могҗиза ясады бит Раббым. Шул хәлдән соң берничә ай үткәч, күземне дәвалаган табибны очраттым. Ул, хезмәттәшләр белән берәр атна бик озак уйланып йөрдек әле, күзегездәге элпә ничек шулай бик тиз юкка чыкты, бик гаҗәп булды ул безгә, дип сөйләде. Менә шул: Раббыбыз авырлыгын да бирермен, аның артыннан җиңеллеген дә бирермен дип әйткән түгелме соң? Сынауны сабыр гына узарга кирәк, ул әҗерен бирми калмый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading