16+

Рамазан ае – яхшы сабак ае

Рамазан аеның 29 нчы көнендә, Татарстан мөселманнары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә ифтарга җыелды. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы исеме астында узды. 

Ифтарда катнашучылар арасында гади мөселманнар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр, җитәкчеләр, чит төбәкләрдән кунаклар бар иде. Шулай ук, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, җәмәгатьчелек белән ахшам намазын укыды. Авыз ачканчы вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр башкарылды. 
10 000 мөселманга авыз ачу өчен мул сый-нигъмәтле табын әзерләнгән иде. “Рамазан аенда яхшы сабак алырлык нәрсәләр күп. Бу айда без икмәкнең, бер йотым суның кадерен аңлыйбыз. Рамазан ае бетәргә көн ярым вакыт калды, әле гөнаһларны ярлыкауны сорап, Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышырга була”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading