16+

Рамазан аенда сукырлар өчен үзәк ачыла

Иртәгә Казанда сукыр инвалидлар өчен мөселман уку-тернәкләндерү үзәгенең тантаналы ачылышы була. «Ярдәм» дип аталган дини үзәк Коләхмәтов-Серов урамнары кисешкән җирдә урнашкан.

Рамазан аенда сукырлар өчен үзәк ачыла

Иртәгә Казанда сукыр инвалидлар өчен мөселман уку-тернәкләндерү үзәгенең тантаналы ачылышы була. «Ярдәм» дип аталган дини үзәк Коләхмәтов-Серов урамнары кисешкән җирдә урнашкан.

Сукырлар өчен тәгаенләнгән үзәктә берьюлы 60 кеше тора алса, мәчеттә 300 мөселман намаз укый алачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганча, мондый үзәк Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә юк иде әле. «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге үз эченә тулы бер комплексны ала. Биредә намаз укый торган залы булган мәчет, читтән килүчеләргә тулай торак, ашханә, компьютер класслары, китапханә, кечкенә типография урнашкан.
Яңа бина физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен яраклаштырылган. Пандус, төрле дәрәҗәдәге тоткычлар, махсус җиһаз - болар барысы да сукырлар тормышын җиңеләйтә. Ә иң мөһиме - биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ булганнарны Луи Брайль системасы буенча укырга, язарга һәм компьютер серләренә өйрәтәләр. Моннан тыш, курска килүчеләр үзләренә һөнәр үзләштерә һәм адаптация курслары уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading